«Гыйлем» (2014 елның октябреннән алып) — татар телендәге фәнни-популяр интернет-проект. Төрле фәннәр, технологиялар турында актуаль һәм хакыйкый мәгълүмат яктырту, төрле фән өлкәләрендәге белем сыйфатын арттыру, шуңа мультимедиа ресурсларын әзерләү аның төп максатлары булып тораБезнең хакта giylem.tatar.

Тарих «Гыйлем» проекты 2014 елда Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында оештырылаНәрсә ул Гыйлем? giylem.tatar. 2015 елның октябреннән проект КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән тыгыз хезмәттәшлек итә башлый. Шул ук елдан балалар һәм яшүсмерләр журналы "Ялкын" үзенең битләрендә яңа "Гыйлем" рубрикасын ачып җибәрә. 2016 елның гыйнварында "Гыйлем" берләшмәсенең сайты .tatar доменына күчә. Шул ук елның октябрендә "Хәлбуки" лекторие даими үткәрелә башлый, TED Ed анимацияләре татар телендә чыгарыла, «Татарстан» радиосында фәнни-популяр тапшырулар урын ала.

Тасвирлама Бүгенге көндә проектның хәзинәсендә йөзләгән фәнни-популяр мәкаләләр, видеоматериаллар, инфографика, XKCD һәм ZenPencils комикслары, китаплар, җәмгыятьнең төрле катламнарына кызык булган җитди темаларга татарча лекторийлар һәм үзенчәлекле зәвыклы бренд продукциясеГыйлем - акыллы буын тәрбиялибез giylem.pro.

Проектның беренче көннәрендә аның кысаларында мәктәп укучылары гына хезмәт иткән. Әкренләп проект даирәсе шактый киңәйгән, бүгенге көндә проект кысаларында Татарстан, Россия һәм чит илләрдә белем алучы студентлар, укучылар, укытучылар, галимнәр һәм күпсанлы ихтыярилар хезмәт итә«Гыйлем»: популяр фәнни белем татар телендә magarif-uku.ru. "Гыйлем" проекты белән КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре, Математика һәм механика институты галимнәре һәм Бионанотехнологияләр лабораториясе хезмәткәрләре, Башкортстан тире-венерология диспансеры медицина профилактикасы бүлеге башлыгы М. Хәйдәров тә хемәттәшлек итә.

«Гыйлем»нең фәнни эшчәнлеге ВКонтакте, Facebook, Instagram сәхифәләрендә, рәсми сайтта, «Ялкын» журналының махсус рубрикасында укучыга ачык.

Темалар Проект кысаларында түбәндәге темаларга зур әһәмият бирелә: +ФизикаХимияАстрономияПсихологияДиннәрҖәмгыятьТелӘдәбиятФәлсәфәБиология Матбугатта сирәк яктыртылган темалар да проектта кулланыла: +Квантлар физикасыСәясәт гыйлемеАстрофизикаМикробиологияВирусологияПсихиатрияГалактика астрономиясе

Сылтамалар

Проектныйң рәсми сайты giylem.tatar

Чыганаклар

Проектның рәсми сайты giylem.tatar Гыйлем: популяр фәнни белем татар телендә magarif-uku.ru

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз Гыйлем Иннополис университеты Хәлбуки (лекторий) Ачык университет (Татарстан) Милли университет (концепция)

Төркем:Татар интернеты Төркем:Мәгърифәтчелек Төркем:Фән Төркем:Татар сайтлары