Йолдыз Миңнуллина (Йолдыз Фәрваз кызы Миңнуллина) — XXI гасыр татар шагыйрәсе, журналист. «Калеб» иҗади берлеге лидерларының берсе. «Яңа татар прозасы» конкурсын оештыручы. «Яңа татар пьесасы-2007», «Тантана» (2022), Һади Такташ исемендәге (2026) премияләр лауреаты. ТР Язучылар берлеге әгъзасы.
Биографиясе Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә туа. Татар гимназиясен тәмамлый. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә. Әдәбиятка булган мәхәббәте КФУның татар филологиясе факультетына алып килә. Аны тәмамлагач, Мәскәүдә Әдәбият институтында укый.
2002 елдан «Ялкын» журналында эшли башлый. 2011 елдан алып 2016 елга кадәр журналның баш редакторы була.
Иҗаты 2011 елда Татарстан китап нәшриятында «Күк тирмәсе» дигән бердәнбер шигырьләр җыентыгын бастыра.
«Зөһрә» (Кариев театры), «Мергасовский», «Төшке ялдан соң» спектакльләре авторы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2007 ― «Яңа татар пьесасы-2007» премиясе 2022 ― «Тантана» премиясе ― «Сезон уңышлары өчен» () номинациясендәОбъявлены победители театральной премии Министерства культуры РТ «Тантана». Министерство культуры Республики Татарстан, 28.03.2022 2026 ― Һади Такташ исемендәге премияРузилә Мөхәммәтова. Ркаил Зәйдулла: «Премиясе булмау премия алу өчен дәлил түгел. Минем әнинең дә премиясе юк». Интертат, 31.01.2026 Китаплары Күк тирмәсе : шигырьләр / Йолдыз Миңнуллина. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2011. - 46, с. : ил.; 17 см.; ISBN 978-5-298-02049-7. Йолдыз Миңнуллина. // Ак юл. Яшь язучылар иҗаты (төзүчеләр Ркаил Зәйдулла, Вакыйф Нуриев). Казан, 2012, 7-19нчы бит. ISBN 978-5-4428-0003-6 Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар журналистлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Әдәбият институтын тәмамлаучылар Төркем:Һади Такташ премиясе лауреатлары