Словениядә ислам () — Словения территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Словения халкының (2 078 мең кеше) 3,60 % ы (74 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)Muslim Population By Country 2020 .

Тарих

Ислам — Словениядә тарафдарлары саны буенча христианлыктан соң икенче урындагы дин. Словениянең 2 миллионнан артык халкының 3, 60 % ын мөселманнар тәшкил итә. Тарафдарлары саны буенча ислам католик диненнән соң икенче дин саналса да, ил территориясендә бер генә мәчет тә булмый. Илдә бердәнбер кечкенә мәчетне 1916 елда Лог шәһәрчегендә Босния мөселманнары төзегән булган. Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, мәчетне җимергәннәр Люблянада Словениянең беренче мәчете төзеләчәк. islamisemya.com, 8.05.2015.

Словениядә мөселманнар саны 1960 һәм 1970-елларда Югославиянең башка республикаларыннан күченгән эчке мигрантлар исәбенә кисәк арта.

Оешмалар Словениядә берничә ислам дини оешмасы эшли: Словения Ислам җәмгыяте () һәм Словениянең мөселман берләшмәсе (). Ике оешма да хәнәфи мәзһәбе кысаларында эшли.

Мөселманнар милләте буенча МилләтСаны (кеше)ПроцентБосниялеләр38,92373.64 %Албаннар5,23711.03 %Словеннар1,5063.17 %Чегәннәр8681.83 %Каратаулылар6341.33 %Македониялеләр5071.07 %«Югославлар»550.12 %Серблар530.11 %Хорватлар300.06 %Маҗарлар80.02 %Пакистанлылар80.02 %Башкалар23064.86 %Барлыгы (2002 ел)47,488100 %

Мәчет

2004 елда Любляна муниципалитеты мәчет төзелешенә рөхсәт биргән, әмма халыкның католик өлеше протесты аркасында төзелешне берничә елга кичектерергә туры килгәнЛюблянада беренче мәчет төзеләчәк . Любляна мәчете — Словения ислам җәмгыятенең, мәчет төзелешенә каршы көчләрне җиңеп, күпьеллык тырышлыгы нәтиҗәсендә төзелгән мәчет. Төркия дин эшләре вакыфы (Diyanet) мәчет төзү өчен биш миллион евро торган җир участогы сатып алуда ярдәм күрсәткән. Төзелеш бәясе 12 миллион евро тәшкил итә. Әлеге сумманың 70% ын Катар әмиренең ислам фонды каплый Ваня Бркич. Denar za džamijo obljubil katarski emir. dnevnik.si, 19.10.2011.

Сылтамалар Словения ислам җәмгыяте рәсми сайты Resnica-Haq

Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Словениядә ислам Төркем:Словениядә дин