PH яки сутуар күрсәткече (водород күрсәткече, латинча pondus Hydrogenii - сутуар авырлыгы дигән сүз, "пэ-аш" дип әйтелә) - сулы эремәләрнең әчелелек дәрәҗәсе, сутуар ионнары концентрациясе белән бәйләнгән, бик сыекланган эремәләрдә сутуар ионнары активлыгына тиң.

Сулы эремәләр өчен PH < 7 әчелекле эремәгә туры килә, PH > 7 нигезле эремәгә туры килә.

Формула буенча -PH сутуар ионнары активлыгыннан (моль/литр) унарлы логарифмга тигез:

Әчелек-нигез индикаторлары ярдәмендә билгеләнә, PH-үлчәгече белән үлчәнә.

Төшенчә 1909 елда Дания галиме Сөренсен тарафыннан кертелгән.

Тасвир

Чиста суда сутуар ионнары [H+] һәм гидроксид-ионнар ([OH−]) концентрацияләре бертигез һәм 22 °C температурасында 10−7 моль/л тәшкил итә.

Әгәр эремәдә ике төр ионнар концентрациясе бертигез булса, эремә нейтраль реакциягә ия.

Суга әчелек кушылса, сутуар ионнары концентрациясе (сутуар ионы беркетелгән кушылма) арта, ә гидроксид-ионнар концентрациясе кими.

Шул чак: [H+] > [OH−] очракта, эремә әчелекле дип атала, [OH−] > [H+]  очракта — нигезле дип атала.

pOH Эремәдә OH− ионнары күрсәткече эремәнең нигезлелеген күрсәтә, һәм 25 °C температурасында , шуңа күрә:

pH күрсәткече төрле эремәләрдә + pH күрсәткече Матдә pH Индикатор төсе Геотермаль су Даллол вулканы янында ≈ 0 Электролит кургаш аккумуляторда <1,0 Ашказаны сүле 1,0–2,0 Лимон согы (лимон әчелеге 5 %) 2,0±0,3 Азык серкәсе 2,4 Алма согы 3,0 Кока-кола 3,0±0,3 Каһвә 5,0 Шампунь 5,5 Чәй 5,5 Исән кеше тиресе 5,5 Әчелекле яңгыр < 5,6 Эчәргә яраклы су 6,5–8,5 Сөт 6,6–6,93 Селәгәй 6,8–7,4 Чиста су, 25 °C 7,0 Кан 7,36–7,44 Диңгез суы 8,0 Кул сабыны (майлы) 9,0–10,0 Нашатырьлы спирт 11,5 Агарткыч (хлор акшары) 12,5 Селте куертылган эремәләре >13

Кеше каны рН нормаль дәрәҗәсе 7,36 тәшкил итә, әгәр рН 6,95 төшсә, кеше аңын югалта, әгәр рН 7,7 күтәрелсә - бик көчле көзән җыеру башлана.

Сылтамалар

Бейтс Р. Определение рН. Теория и практика / пер. с англ. под ред. акад. Б. П. Никольского и проф. М. М. Шульца. — 2 изд. — Л. : Химия, 1972. Водородный показатель pH. Таблицы показателей pH.

Төркем:Химия Төркем:Әчелекләр