Паола мәчете (; ), Мәрьям әл-Батул мәчете, шулай ук Мальта ислам үзәге — Мальтаның Паола (Рахал Гдид, Яңа шәһәр) шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, сөнни җәмигъ мәчете. 1702 елдан соң Мальтада төзелгән беренче заманча мәчет. 1978 елда Мөәммәр әл-Каддафи башлангычы белән төзелә башлый, 1982 елдан җомга намазлары укыла, 1984 елда рәсми рәвештә ачыла.

Тарих Мальтада мөселман җәмәгатьчелеге чагыштырмача зур түгел. Ил халкының (~397 296 кеше) 95 проценты Рим католик чиркәвенә карый. Мөселманнар 2003 елда 3 000 кеше, шуларның 2 250 — чит ил кешеләре, 600 — Мальта ватандашлары һәм 150 — үз халкы (күпчелеге — мөселманннарга кияүгә чыгып, динен алыштырган хатын-кызлар). 1974 елда йөздән дә кимрәк, 2003 елда 3 мең, 2010 елга 6 000, 2014 елда 10 мең мөселман исәпләнә Il-komunità Musulmana b'xewqa għal żewġ Moskej ġodda u skola akbar (Мөселман җәмгыяте ике мәчет һәм яңа мәктәп булдырырга тели). tvm.com.mt, 29.12.2014 — аларның күбесе сөнниләр һәм чит ил кешеләре була. Әлеге саннар дөреслеккә туры килмәскә мөмкин, мәгълүматы буенча, Мальтада 18 мең качак кына бар — алар күпчелек мөселман ир-атларAlison Gerard. The Securitization of Migration and Refugee Women. New York, 2014. Мөәммәр әл-Каддафи үтерелгәч (2011), 55 мең Ливия ватандашына Мальта виза биргән. Премьер-министр Джозеф Мускат кабинетында Коръән тотып ант иткән дәүләт хезмәткәре дә барInternational Religious Freedom Report 2003 (Дин иреге турында халыкара доклад. 2003).

Мәрьям әл-Батул мәчете Илдә мөселманнар өчен башка намаз уку бүлмәләре дә бар, Мәрьям әл-Батул мәчете илдә рәсми танылган һәм проект буенча төзелгән мәчет булып тора. Аның каршында мөселман башлангыч мәктәбе (мәдрәсә) эшли Islamic Centre of Paola. salatomatic.com. Мәчет 1978 елда дөньяда ислам динен тарату белән шөгыльләнүче Ливия хөкүмәт оешмасы — «Дөнья ислам бергәлеге» () тарафыннан төзелә. 1975 елның 21 апрелендә Ливия Мальта хөкүмәтеннән мәчет өчен 6 700 квадрат метр мәйданлы җир кишәрлеге сатып ала. Мәчетнең проектын төзүче — Ливия архитекторы Мөхәммәд Габид әл-Шөкри (Mohammed Abid Elshukri). Мальта инженеры Альфред Бальзан (Alfred Balzan) җитәкчелегендә Gebco International Ltd. ширкәте 1978 елда төзелешне башлаган. Беренче таш 1978 елның 2 июлендә халык алдында тантаналы чара барышында Мөәммәр әл-Каддафи тарафыннан салына. 1982 елда җомга намазлары укыла башлый, 1984 елда Мальта белән Ливия арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куярга килгән Ливия Җәмәһириясе башлыгы (1969—2011), полковник Мөәммәр әл-Каддафи белән Мальта премьер-министры (1971—1984) катнашында рәсми рәвештә ачыла. Төзелешне Ливия финанслый, Доминик Минтофф хөкүмәте дә үз өлешен кертә. Мәчетне һәм манараны төзү бәясе — 900 мең . Башта мәчет, нигездә, Мальтага Ливиядән эшкә килгән мигрант-мөселманнарга хезмәт күрсәтү өчен дип билгеләнгән була.

Мәчет белән мөселман җәмгыяте әгъзалары идарә итә һәм Мальта хөкүмәте дини эшләргә тыкшынмый. Илнең президенты, премьер-министры, католик дине башлыгы, илчеләр үз вакытында мәчеткә һәм мәктәпкә визит ясаганнар.

Мөселман башлангыч мәктәбе (мәдрәсә) Mariam Albatool School. Facebook — дөньяда уникаль мәктәп, чөнки аның укучылары — мөселманнар, укытучыларның 80% ы һәм хәтта директоры — католиклар булганNoel Grima. Mepa approves building of secondary school next to mosque (Евросовет мәчет янында урта мәктәп төзүне хуплый). independent.com, 05.07.2013.

Тасвирлама Мәчет гомуми мәйданы 6 700 квадрат метр булган, Мальта ислам үзәге дип аталган комплекста урнашкан. Комплекста, мәчеттән тыш, ислам мәдәни үзәге, мәдрәсә, имам йорты, ишегалды, бакча, мөселман зираты бар. Мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз уку бүлмәләре булдырылган. Мальта хөкүмәте мөселман хатын-кызларга йөзләрен тулысынча каплап йөрүне хупламый. Алар закон буенча, кирәк булганда, мәсәлән, фотога төшү өчен йөзен ачарга тиеш.

Мәчет известь кулланып төзелгән, штукатурланган һәм яшел, сары һәм алсу төскә буялган. Манарасы сигез кырлы, биеклеге 31,5 метр. Яшел төскә буялган гөмбәзе бар. Соңгы вакытта үткәрелгән төзәтү эшләре вакытында манарадагы алсу төс бетерелеп, ачык яшел төскә буялган.

Мәчет иртәнге 8 дән кичке 10 га хәтле ачык. Җомга намазлары көндезге 1 дә укыла. Сөнниләрдән тыш, исламның башка агым вәкилләренә дә, башка диннәрне тотучыларга да мәчеткә керү ирекле.

Мәчеттә аралашу өчен гарәп теле һәм инглиз теле кулланыла. Азан тавышы урамга яңгыратылмый.

Имам — Мөхәммәд Әл Сади (Mohammed El Sadi) ( вакытында Фәлистыйннан килгән Мальта ватандашы).

Фотогалерея

Сылтамалар Мәчет сайты il-Moskea

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:1982 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Мальта мәчетләре Төркем:Паола (Мальта)