Джоуль (билгесе Дж, халыкара J) — СИ берәмлекләр халыкара системасында эш, энергия һәм җылылык микъдарын үлчәү берәмлеге. Джоуль - бер Ньютон зурлыктагы көч тәэсирендә ноктаны көч юнәлешендә бер метрга күчерсен өчен башкарылган эшкә тигез. Шулай итеп, Дж = 1 Н·м=1 кг·м²/с².

Электромагнетизмда 1 Дж = бер секундта 1 вольт көчәнешендә 1 ампер электр агымы көчен тотар өчен электр кыры сарыф ителгән эшкә тигез.

Энергия үлчәү берәмлеге Джеймс Джоуль хөрмәтенә аталган.

Бүтән берәмлекләргә күчерү

1 Дж = 1 кг·м²/с² = 1 Н·м = 1 Вт·с = 1 Кл·В. 1 Дж = 107 эрг. 1 Дж ≈ 6,24151 эВ. 1 МДж = 0,277(7) кВт·сәг. 1 кВт·сәг = 3,6 МДж. 1 Дж ≈ 0,238846 калория. 1 калориях (халыкара) = 4,1868 Дж 1 термохимик калори = 4,1840 Дж 1 килотонна ТНТ (=Ткалт) ≈ 4,1840 ТДж (4,184 Дж). 1 килограмм-көч-метр (кгс·м) = 9,80665 Дж . 1 Дж ≈ 0,101972 кгс·м.

Өлешле һәм мәртәбәле берәмлекләр

Мәртәбәле Билгеләмә Өлешле Билгеләмә 101 (дека) даДж / daJ 10−1 (деци) дДж / dJ 102 (гекто) гДж / hJ 10−2 (санти) cДж / cJ 103 кило кДж / kJ 10−3 милли мДж / mJ 106 мега МДж / МJ 10−6 микро мкДж / μJ 109 гига ГДж / GJ 10−9 нано нДж / nJ 1012 тера ТДж / ТJ 10−12 пико пДж / pJ 1015 пета ПДж / PJ 10−15 фемто фДж / fJ 1018 экса ЭДж / EJ 10−18 атто aДж / aJ 1021 зетта ЗДж / ZJ 10−21 зепто зДж / zJ 1024 йотта ИДж / YJ 10−24 йокто иДж / yJ

Мисаллар 1 Кельвин температурасында молекула ирекләре бер дәрәҗәсенә туры килүче җылылык хәрәкәте уртача энергиясе: 0,690 Дж. Күренмә яктылыкның кызыл фотон энергиясе 2,61 Дж. Нормаль шартларда металлик алтын Ферми энергиясе 8,8 Дж 20 °C градустан 100 °C кадәр су кайтатыр өчен кирәкле энергия 3,35 Дж. 1 тонна тринитротолуол (тротил эквиваленты) шартлаганда чыгарылган энергия 4,184 Дж Хиросима шәһәрен атом бомбалаганда чыгарылган энергия 6 Дж.

Сылтамалар Джоуль // Физическая энциклопедия / Гл. ред. А. М. Прохоров. — М.: Советская энциклопедия, 1988. — Т. 1. — С. 604. — 704 с. — 100 000 экз. Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Төркем:Үлчәү системасы Төркем:Физика