Сәмәкәй — Татарстан Республикасының Тукай районындагы Сәмәкәй авыл җирлегенә керүче авыл. Географиясе Сәмәкәй Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 228 чакрым, ә район үзәге Чаллыдан көньяк-көнчыгышка таба 24 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Тарих 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә. 1920 елдан Татарстан АССР Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннары составында. 1930 елның 10 августыннан Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән Тукай районнарына кертелгәнИстория деревни Семекеево. nailtimler.com. 2002 елга кадәр авыл җирләрендә игенчелек, терлекчелек, дуңгызчылык белән шөгыльләнгән «Ленар» күмәк хуҗалыгы урнаша. Соңрак җирләр игенчелек белән шөгыльләнүче «Кама» агрофирмасына, бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче «Шилнә» ПК га бирелә. 1998 елда авылны газлаштыру уздырыла. 2009 елда барлык йортлар су белән тәэмин ителә. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Халык саны 1795 1816 1834 1859 1870 1897 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010 110 117 373 306 799 1 133 1 462 1 182 833 557 504 558 396 300 320
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 279 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 92,83%, урыслар — 6,09%, башка халыклар — 1,08%.
Шәхесләр Дамир Шәмсин (1964), «Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы» ААҖ (Менделеевск) генераль директоры (2003 елдан). Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Сылтамалар Карта села Семекеево Искәрмәләр