Чүпрәле районы туган якны өйрәнү музее () — Татарстанның Чүпрәле районы үзәге Иске Чүпрәле авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чүпрәле төбәге тарихы, татар һәм чуаш халкының мәдәнияте белән таныштыра.
Филиаллары Ә. Ш. Әбдриев исемендәге «Җир һәм кешеләр» музее (Иске Шәйморза) Петр Дементьев музее (Үби)
Тарих 1970 елда район пионерлар йортында (директоры Рафаил Сирачетдин улы Субаев) туган якны өйрәнү почмагы ачыла.
1990 елның 16 мартында музейга элекке хәрби комиссариат бинасы бирелә. 1991—2000 елларда ТР милли музее филиалы.
2011 елның 1 гыйнварында муниципаль бюджет оешмасы статусы ала. 2013 елда музейга элекке Агробанк бинасында урын бирелә.
Музей директорлары: 1990—1993 елларда Рәфәгать Фәтхелислам улы Низамов (1933—1993), 1994 елдан Рәдиф Рафаил улы Субаев Дрожжановский краеведческий музей. Культурный дневник школьника.
2026 елның сентябрендә, капиталь ремонт ясалганнан соң, туган якны өйрәнү музее тантаналы рәвештә ачылган Чүпрәле районында туган якны өйрәнү музее капиталь ремонттан соң ачылды. Татар-информ, 14.09.2026 В Дрожжановском районе после капитального ремонта открылся краеведческий музей. Министерство культуры Республики Татарстан, 11.09.2026. Экспонатлар Төп фондта 2 030, фәнни-ярдәмче фондта 1 363 саклау берәмлеге. Музейда тарихчы-галим Һади Атласи, фронтовик-шагыйрьләр Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис, җырчы Габдулла Рәхимкулов, Камал театры актерлары Һидаят Солтанов, Ринат Таҗетдинов, академик Ирек Фәхретдинов, чуаш драматурглары , Анатолий Чебанов, шагыйрә Валентина Тарават һ. б. турында мәгълүмат тупланган.
Палеонтология, этнография бүлекләре, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында экспозиция бар. Татар һәм чуаш халкының көнкүреш әйберләре тупланган.
Экскурсияләр Туган ягым Беркем дә, берни дә онытылмаган. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында чүпрәлеләр Чүпрәле районының элеккесе һәм бүгенгесе Үзеңә таләпчән булсаң, зур уңышларга ирешерсең. Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы, 9 Ленин ордены кавалеры, ССРБ авиация сәнәгате министры булган Пётр Василий улы Дементьев (1907—1977) турында Әфганстан – йөрәк ярам Искәрмәләр
Сылтанмалар Краеведческий музей Дрожжановского района. Музеи России Краеведческий музей Дрожжановского района. tatfrontu.ru
Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Чүпрәле районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары