Олугбәк Хамдам, Олугбәк Габделваһаб улы Хамдамов (, 1968 елның 24 апреле, ССРБ, Үзбәк ССР, Әндиҗан өлкәсе, Мәрхәмәт районы, Югары Равват) — язучы, тәрҗемәче, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты (1997), Үзбәкстан язучылар берлеге әгъзасы (2003 елдан). «Шәрыкъ йолдызы» («Звезда Востока») журналлары баш мөхәррире (2009—2015).

Тәрҗемәи хәле 1968 елның 24 апрелендә Үзбәк ССР Әндиҗан өлкәсе Мәрхәмәт районы Югары Равват мәхәлләсендә балта остасы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. 1986—1988 елларда Украина ССРда хәрби хезмәт үтә. Ташкәнт дәүләт университетының филология факультетын (1993), Үзбәкстан Милли университетының филология факультеты каршында аспирантура (1996) тәмамлаган. Бер ел Төркиянең Конья шәһәрендә укыган. «XX гасырның 30нчы елларындагы үзбәк поэзиясендә чиста лирика (Айбәк шигырьләре мисалында)» темасына кандидатлык диссертациясе яклый (1997, фәнни җитәкчесе профессор Умарали Нурматов). «XX гасыр үзбәк поэзиясенең эволюцион фикер үсешендә социаль-психологик нигезләр» темасына докторлык диссертациясе әзерли (фәнни җитәкчесе профессор Наим Каримов).

1993—1994 елларда Ташкәнт Шәрыкъны өйрәнү институтында төрек теленнән укыта.

1997—2009 елларда Үзбәкстан А. Нәваи исемендәге Тел һәм әдәбият институтында өлкән фәнни хезмәткәр. Ташкәнт дәүләт университетында (Үзбәкстан Милли университеты) укыта.

2009—2015 елларда ― «Sharq yulduzi» (Шәрыкъ йолдызы) һәм «Звезда Востока» журналларының берләштерелгән мөхәрриятенең баш мөхәррире Литературно-художественный журнал «Звезда Востока».

Иҗаты Проза һәм шигърият өлкәсендә уңышлы эшли. «Тигезләнеш» (1997), «Фетнә һәм буйсыну» (2003), «Сабо һәм Самандар» (2011), «Ялгызлык» (1998), «Ерактагы Дилнура» (2010) роман, повесть һәм хикәяләр җыентыклары, «Аллаһыга илтүче фетнә юлы» (1997), «Гөләп чәчәге» (2005), «Сине көттем» (2007) шигырьләр җыентыгы, «Онытылган най көе» (2013, ) җыентыгы һ. б. китаплар авторы. Үзбәк әдәбияты, дөнья халыклары әдәбияты буенча фәнни хезмәтләр язган. Тәрҗемә өлкәсендә уңышлы эшли (Руми) Ulug’bek Hamdam. Ijodkor haqida . mingtepa.uz.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Шөһрәт» медале (Shuhrat medali, Үзбәкстан) — «Тигезләнеш» (1997) романы өчен.

Гаиләсе Өйләнгән, балалары: улы, кызы. Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Кардәшлеккә чикләр юк: Улугбек Хамдам (Факил Сафин кереш сүзе белән). «Казан утлары», 2019 ел, апрель, 132-145нче бит.

Сылтамалар Улуғбек Ҳамдам . Портал узбекской литературы Улугбек Хамдамов. facebook сәхифәсе

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Үзбәкстан язучылары Төркем:Үзбәк шагыйрьләре Төркем:Әдәбият галимнәре Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Ташкәнт Урта Азия университетын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:«Шөһрәт» үзбәк медале белән бүләкләнүчеләр