Бари Әлибасов, Бари Кәрим улы Әлибасов (, 1947 елның 6 июне, ССРБ, Казакъ ССР, Симәй өлкәсе, Чар) — продюсер, музыкант, композитор, Татарстанның һәм РФ (1999) атказанган артисты. «Интеграл» (1989 елга кадәр) һәм «На-На» төркемнәренең оештыручысы һәм җитәкчесе.
Тәрҗемәи хәле 1947 елның 6 июнендә Казакъ ССР Симәй өлкәсе Чар бистәсендә (1967 елдан шәһәр) туган. Әтисе Кәрим Касыйм улы Әлибасов, казакъ, Чарда банк идарәчесе; әнисе Ираида Ибраһим кызы Әбрарова, татар, балалар бакчасында хисапчыЛюдмила Николаева. Биография Бари Алибасова . Сайт группы «На-на». Туганнары Зоя, Роза, Газиз, Булат. Бари Чарның 232нче санлы мәктәбен тәмамлаган (1965). 1965—1969 елларда Үскәмән юл-төзелеш институтының архитектура-төзелеш факультетында укый. 1969—1971 елларда Алматы өлкәсендә хәрби хезмәт үтә. 1973—1974 елларда Үскәмән музыка укуханәсендә бәрмә кораллар классында укый, әмма «Интеграл» төркеме белән гастрольләргә чыгып китүе сәбәпле, укуын тәмамлый алмый.
Иҗаты Мәктәптә укыган елларында ук иҗатка тартыла: драмтүгәрәк оештыра, музыка ансамбле төзеп, якын-тирә күмәк хуҗалыкларда чыгыш ясый. Армиядә вакытта Урта Азия хәрби округы җыр һәм бию ансамблендә чыгыш ясый, штаб каршында «Задор» ансамбле оештыра.
1966 елда курсташы Михаил Арапов белән Үскәмән юл-төзелеш институтында джаз стилендә музыка башкаручы «Интеграл» төркемен оештыра. 1971 елда армиядән кайткач, төркемнең эшен яңарта, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе филармониясе штатында эшләүче ВИА итеп теркәтә. Күп стильләрдә музыка башкаручы «Интеграл» ВИАсы 1989 елга кадәр эшли. Женя Белоусов, Юрий Лоза, Андрей Разин, Сергей Челобанов, Марина Хлебникова, Александр Назаров кебек сәхнә йолдызларын ача.
1989 елда поп-төркеменә кастинг игълан итә. 1990-елларда әлеге төркем гаять зур танылу ала. Төркемнең сәнгать җитәкчесе буларак, Бари Әлибасов төркем өчен шоу-программалар төзи, репертуардагы күп кенә җырларны үзе яза, «На-На» турында төшерелгән фильмнарның режиссеры була «На-На» төркеменең рәсми сайты.
Фотография белән мавыга. Берничә фильмда актер, композитор, продюсер буларак катнашкан. 2001—2005 елларда Мәскәүнең М-1 телеканалында ток-шоу алып барган.
Гаилә хәле Берничә мәртәбә өйләнгән. Улы Бари (20.09.1985, әнисе Елена Уронич). 2018 елның 20 ноябрендә киноактриса (1938) өйләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган артисты 1999 — РФ атказанган артисты 2008 — «Астанага 10 ел» медале «Овация» премиясе
2012 елда Казакъстанда Чар шәһәренең Тынычлык урамы атамасы Бари Әлибасов урамы итеп үзгәртелгән.
Китабы Бари Алибасов. Основы НА-НАйской философии. М.: Центрполиграф, 1999. ISBN 5-227-00512-5
Искәрмәләр
Сылтамалар
Бари Алибасов, биография . vipdossier.ru Вконтакте сәхифәсе Бари Әлибасовның рәсми блогы Bari Alibasov. IMDb
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:ССРБ музыкантлары Төркем:Россия музыкантлары Төркем:Продюсерлар Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:ССРБ җырчылары Төркем:Россия җырчылары Төркем:Әлифба буенча композиторлар Төркем:ССРБ композиторлары Төркем:Россия композиторлары Төркем:ССРБ актерлары Төркем:Россия актерлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:XXI гасыр актерлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:«Овация» премиясе лауреатлары