Томас Манн (, , — , ) — (). Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе иясе (1929). Генрих Манның энесе, Клаус Манн, Голо Манн һәм Эрика Манның әтисе.

Биографиясе Чыгышы һәм яшьлек еллары Пауль Томас Манн, 1875 елның 6 июнендә Германиянең төньягындагы Лүбек шәһәрендә сәүдәгәр, кала сенаты әгъзасы Томас Йоханн Генрих Манн (1840-1891) гаиләсендә туган. Бу гаиләдән күп билгеле язучылар чыккан, ләкин Томас Манн алар арасында иң күренеклесе. Томасның әнисе Юлия Манн (кыз фамилиясе Сильва-Брунс) (1851-1923) Бразилия кешеләре гаиләсеннән. Томас күпбалалы гаиләдә үсә, аның абыйсы — атаклы язучы Генрих Манн (1871—1950), энесе — Виктор (1890—1949) ике сеңлесе — Юлия (1877—1927) һәм Кара (1881—1910) була. Бай гаиләдә балалар бернинди авырлык күрми, җитешле тормышта үсә.

1891 елда әтиләре яман шештән үлеп китә. Аталарының васыяты буенча гаилә фирмасы, Любектагы йорт сатыла, балаларга әниләре белән саткан әйберләрнең процентына яшәргә кала.

Иҗат башы

Әтиләре 1891 елда үлеп, гаилә фирмасы сатылганнан соң, гаилә Мүнхенга күченә. Томас бу шәһәрдә (бик азга гына читкә китүләр белән) 1933 елга кадәр яши. 1890нчы еллар уртасында Томас белән Генрих Италияга китә. Лүбекта чакта ук Манн үзен әдәбиятта сынап карый, әдәби-фәлсәфи «Язгы яшен» журналын чыгара, аның редакторы була, соңрак абыйсы Генрих Манн чыгарган «Двадцатый век» журналы өчен мәкаләләр яза. Италиядән кайткач, Манн 1898-1899 елларда популяр «Симплициссимус» исемле немец сатира журналы редакторы булып эшли, бер ел хәрби хезмәттә була һәм башлангыч новеллаларын бастыра.

1901 елда башлангыч, «Будденброклар» («Buddenbrooks») романы чыккач, Томас Манн билгеле язучы булып китә. Бу романда Манн үз гаиләсе тарихына нигезләнеп, Любектагы сәудәгәрләр гаиләсенең бөлү һәм җимерелү тарихын сүрәтли. Бу гаиләнең һәрбер яңа буыны бүргерлар өчен кирәкле сакчыллык, тырышлык һәм эшкә тугрылык кебек сыйфатларны югалта бара. Алар чын тормыштан дингә, фәлсәфә, музыка, хилаф эшләр дөнъясына авыша бара. Боларның нәтиҗәсе — бу гаилә вәкилләре акрынлап сәүдә эшенә кызыксынуны һәм Будденброкларга хас горурлык тойгысын югалта бара. Бу гына да түгел, алар тормышның мәгънәсен һәм яшәү көчен югата. Бу нәселнең соңгы буын вәкилләренең үлеме дә мәгънәсез һәм куркыныч була.

«Будденброк»лардан соң «Тристан» исемле уңышлы новеллалар җыентыгы чыга, алар арасында иң якшысы — «Тонио Крёгер» новелласы. Новелланың төп герое үзенә тик сызланулар гына китергән мәхәббәтеннән баш тарта, үзен сәнгатькә багышлый, җавапсыз ике мөхәббәте Ганс Гансе һәм Ингеборга Хольмны очраткач, ул яңадан яшьтән үзенең сөйгәненә бер караш ташлаганда нинди көчле хисләр кичерсә, шушындый ук хисләрне кичерә.

1905 елда Томас Манн Мүнхеннан математик, профессор Альфред Принсайд кызы Катаринага () өйләнә. Аларның алты баласы була, шуларның өчесе — Эрика, Клаус һәм Голы соңрак әдәбияттә үз урыннарын таба. Голо Манның сөйләвенчә, әниләренең яһүд кызы булуы балалардан нык яшереләТомас Манн: биография, фотографии, произведения, статьи .The Pity of It All: A Portrait of Jews In Germany 1743—1933, :en:Amos Elon, p. 375, G. Mann, Frankfurt, 1986, p.166

Томас Манның икенче романы («Королевское Высочество») 1906 елның җәендә языла башлый һәм 1909 елның февралендә язылып бөтә.

Томас Манның сәяси карашларының үзгәреше. Яңа әсәрләре Өйләнгәч, Манн эре буржуазия вәкилләре белән аралаша башлый, бу башта тыштан артык сиздермәсә дә, аның сәяси карашларында кадимчелек сыйфатлары көчәюенә китерә. 1911 елда Манн «Смерть в Венеции» новелласын яза. Новеллада зур яшьтәге Мүнхен язучысы Густав Ашенбахның, Венециядә ялда чакта, 14 яшьлек малайга уянган мөхәббәте тасвирлана.

Беренче дөнья сугышы башлануны Манн хуплый, пацифизм һәм җәмгияттәге реформаларга каршы чыга. Бу турыда аның «Размышления аполитичного» җыентыгына ингән мәкаләләре сөйли.

Бу карашлар аркасында ул абыйсы Генрих белән ачуланыша, чөнки Генрих Манн сул як демократик карашлы һәм сугышка каршы була. Туганнар тик 1922 елда, национал-социалистлар Веймар Республикасының (Алмания, 1919-1933) чит ил эшләре буенча министры Вальтер Ратенауны үтерелгәч кенә, килешә. Томас Манн карашларын үзгәртә һәм демократия яклы булуын ачыктан ачык әйтә. Ул либерал-демократия яклы Немец демократик партиясенә керә; 1923 елның маенда, Бертольт Брехтның «В чаще городов» пьесасы барганда, национал-социалистлар пьесада «яһүди рухы» бар дип, залда яшь агызгыч гранаталар шартлата. Ул вакытта «Дайел» АКШ агентлыгы корреспонденты булган Томас Манн фашистларның бу кыланышын хуплый. «Мюнхен халкының консерватизмы, уяу булып чыкты. Ул большевистик сәнгатьне күрә алмый», — дип яза ул үзенең "Германиядан язышу"ында.

1924 елда Томас Манның «Тылсымлы тау» исемле күләмле, авторга зур килем китергән әсәре басыла. Бу да XX гасыр немец әдәбиятендәге иң катлаулы әсәрләрнең берсе. Романның сюжеты буенча төп каһарман, Ганс Касторп, үзенең ике туганының хәлен белергә дип, таулардагы туберкулёз белән чирлеләр өчен курортка килә. Ул үзенең дә авыру икәнен белә. Таудагы үз философиясе хаким иткән тормыш аның интеллектуаль донъясы белән арбый. Шулай итеп, ул курортта берничә ел үткәрә. Кастор үз философиясен яңадан карый, фрейдизмнан (гаҗизлек һәм үлемнән) баш тарта, үзе югары рухи көч бирүчегә әйләнә.

1929 елда Манга «Будденброклар» романы өчен әдәбият буенча Нобель премиясе бирелә.

1930 елда Томас Манн, бу вакытта көннән-көн сул як идеяләр белән кызыксына, Берлинда «Акылыгызга мөрәҗәгать итәм» («Призыв к разуму») дигән ялкынлы сүз тота, социалистларны һәм либералларны бердәм антифашистлар фронтына берләшергә һәм бергә гомуми дошманга көрәшергә чакыра, эшчеләр сыйныфының нацизмга каршы изге көрәшен мактый.

Эмиграциядә 1933 елда язучы нацист Алманиясеннен гаиләсе белән эмиграциягә китә һәм Цүрихка барып урнаша.

«Иозеф һәм аның ир туганнары» («Иосиф и его братья») роман-тетралогиясенең беренче саны чыга, Манн Библиядә язылган Иосиф һәм аның ир туганнары турындагы ривәятне абый-энеләренә тәфсирли. Бу әсәр берничә аерым: «Иаков тарихы», «Иосифның яшүсмер чагы», «Иосиф Мисырда» һәм «Иосиф—тәрбияче» романнарыннан тора. Романны языр өчен автор Палестина белән Мисырга барып кайта. Автор беренче чиратта борынгы донъяны сүрәтләргә уйлый. Моннан тыш, романда күмәк аңнан индивидуаль аңга күчү барышы сүрәтләнә.

1942 елда ул Пасифик-Палисейдз шәһәренә (АКШ) күченә, немец радиотыңлаучылары өчен фашизмга каршы тапшырулар алып бара. 1945 елда үзенең Конгресс китапханәсендәге «Алмания һәм немецлар» () дигән чыгышында Томас Манн болай дип әйтә: "Ике, изге һәм явыз, Алмания юк, бердәнбер Алмания гына бар, аның иң яхшы сыйфатлары иблис хәйләсе тәьэсиренә эләгеп, явызлыҡның җанлы гәүдәләнешенә әйләнде. Явыз Алмания — шушы ук изге, тик ялгыш юлга баскан, бәләгә тарыган, муеннан җинәятләргә баткан һәм әле афәт алдында торган Алмания. Шушының өчен мин, немец булып туган кеше, тарих алдында гаебе булган Алманиянан бөтенләй баш тартып: «Мин изге, намуслы, гадел Алмания; карагыз, мин ап-ак күлмәктә. Ә явызын сезгә туздырып, ботарлап ташларга бирәм, дип әйтә алмыйм»

1936 елда язучыны Германияга кайтырга үгетли алмагач, нацистлар Маннан һәм аның гаиләсеннән немец гражданлыгын алалар. Язучы Чехословакия гражданлыгы ала, ә 1938 елда АКШка китә, биредә Принстон университетында эшли. 1939 елда аның «Лотта Веймарда» («Лотта в Веймаре») романы чыга. Роман инде олыгайган Гёте белән аның яшь чагындагы мәхәббәте Шарлотта Кестнер арасындагы мөнәсәбәтне тасвирлый. Шарлотта (Лотта) — Гётеның «Страдания юного Вернера» исемле әсәрендәге Лоттаның прототибы, шагыйрь яшьлек мәхәббәте белән озак еллар үткәч очраша.

1947 елда аның «Доктор Фаустус» романы чыга, романдагы хәл-вакыйгалар XX гасырда барса да, төп батыр Фаустның юлын тулысынча диярлек кабатлый. Даһи, ләкин психик авыру, композитор Адриан Леверкюн көнбатыш буржуаз интеллигенциясенә хас бозыклык образы булып тора.

Аурупага кайтуы

Икенче дөнья сугышы тәмамлангач, АКШта яшәве Манн өчен авырлаша бара: язучыны Советлар Союзына ярдәм итүдә гаеплиләр.

1952 елның июлендә Томас Манн гаиләсе белән Швейцарияга кайта. Икегә бүленгән туган иленә бөтенләй дә кайтасы килмәсә дә, Манн (1949 елда Гётеның юбилеен бәйрәм иткәндә, Германиянең ике өлешендә дә (ФРГда һәм ГДРда) булып өлгерә.

Гомеренең соңгы елларында ул күп языша — 1951 елда «Избранник» романы, 1954 елда — «Черный лебедь» новелласы чыга. Бу чорда Манн Беренче дөнья сугышына чаклы ук яза башлаган романын язуны дәвам итә (язып бетелмәгән килеш бастырыла). Роман хәзерге заман Дориан Грейы турында. Бу кеше, сәләтле, акыллы һәм матур булса да, алдашу юлына баса һәм үзенең вөждансыз, пычрак эшләре аша җәмәгать баскычы буйлап югары үрмәли, ләкин акрынлап кеше булудан туктап, куркыныч бер затка әйләнә бара.

Томас Манн 1955 елның 12 августында Цүрих кантоны хастаханәсендә вафат була.

Язучының стиле Манн — интеллектуаль чәчмә әсәрләр авторы. Үзенең укытучылары дип ул рус язучылары Лев Толстой һәм Фёдор Достоевскийны атый; тәфсирләп, вак детальләргә игътибар бүлеп, ашыкмаенча язуны язучы XIX гасыр әдәбиятеннән өйрәнгән. Тик, шөбһәсез, аның романнарының темалары XX гасырга бәйле. Алар үткен, кыю, фәлсәфи тирән йомгаклауга китерә һәм аларга бер үк вакытта кискен җанлылык хас.

Томас Манн романнарында котылгысыз үлем темасы («Смерть в Венеции» повесте, «Волшебная гора» романы), теге дөнья якынлыгы («Волшебная гора», «Доктор Фауст» романнары), дөньядагы кеше язмышын һәм дөнья турында төшенчәләрне кискен үзгәртүче иске тәртипнең юкка чыгуын алдан сизенү; кайвакыт төп геройларның сызатларында җиңелчә гомоэротизм сизелә (И. С. Кон фикеренчә, «Лунный свет на заре. Лики и маски...» китапларын карагыз). Бу темалар Маннда һәлакәткә илтүче мәхәббәт темасы белән кушылып бара. Бәлки бу язучының психоанализ белән кызыксынуы эземтәседер (Эрос — Танатос пары).

Әсәрләре Сборник рассказов / Der kleine Herr Friedemann, (1898) «Будденброки» / «Buddenbrooks — Verfall einer Familie», (роман, (1901) «Тонио Крегер» / «Tonio Kröger», новелла, (1903) «Тристан», перевод Апта, (1902) «Тристан» / «Tristan», новелла, (1903) «Королевское высочество» / «Königliche Hoheit», (1909) «Смерть в Венеции» / «Der Tod in Venedig», рассказ, (1912) , «Размышления аполитичного» / «Betrachtungen eines Unpolitischen», (1918) «Волшебная гора» / «Der Zauberberg», роман, (1924) , «Двое» (Голодающие) / «Die Hungernden», рассказы (1927) «Культура и социализм» / «Kultur und Sozialismus», (1929) «Марио и волшебник» / «Mario und der Zauberer», рассказ, (1930) «Страдания и величие Рихарда Вагнера» / «Leiden und Größe Richard Wagners», эссе, (1933) «Иосиф и его братья» / «Joseph und seine Brüder», роман-тетралогия, (1933—1943) «Былое Иакова» / «Die Geschichten Jaakobs», (1933) «Юный Иосиф» / «Der junge Joseph», (1934) «Иосиф в Египте» / «Joseph in Ägypten», (1936) «Иосиф-кормилец» / «Joseph der Ernährer», (1943) «Проблема свободы» / «Das Problem der Freiheit», эссе, (1937) «Лотта в Веймаре» / «Lotte in Weimar», роман, (1939) «Обмененные головы. Индийская легенда» / «Die vertauschten Köpfe — Eine indische Legende», (1940) «Доктор Фаустус» / «Doktor Faustus», роман, (1947) , «Избранник» / «Der Erwählte», роман, (1951) «Чёрный лебедь» / «Die Betrogene: Erzählung», (1954) «Признания авантюриста Феликса Круля» / «Bekenntnisse des Hochstaplers Felix Krull», роман, (1922/1954)

Томас Манн турында хезмәтләр Hans Bürgin: Das Werk Thomas Manns. Eine Bibliographie. unter Mitarbeit von Walter A. Reichert und Erich Neumann. S. Fischer Verlag, Frankfurt a. M. 1959. (Fischer Verlag, Frankfurt a. M. 1980, ISBN 3-596-21470-X Georg Potempa: Thomas Mann-Bibliographie. Mitarbeit Gert Heine, Cicero Presse, Morsum/Sylt 1992, ISBN 3-89120-007-2. Hans-Peter Haack (Hrsg.): Erstausgaben Thomas Manns. Ein bibliographischer Atlas. Mitarbeit Sebastian Kiwitt. Antiquariat Dr. Haack, Leipzig 2011, ISBN 978-3-00-031653-1.

Әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүчеләр Апт Соломон Константинович Манн Наталия Бабанов Игорь Евгеньевич

Кинофильмнар «Смерть в Венеции» — Висконти Лукино фильмы (1971).