Чулпан Зариф, Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин (Төркиядә: Çulpan Zaripova Çetin, 1969 елның 25 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Субаш Аты) — шагыйрә, журналист, тәнкыйтьче, тәрҗемәче, укытучы, филология фәннәре кандидаты, профессор (2023). 1999 елдан Төркиядә яши, Мугла, Карс шәһәрләре университетларында укыта. Татарстан (2006 елдан), Төркия, Ауразия язучылар берлекләре әгъзасы. Өч телдә (татар, рус, төрек) иҗат итә Чулпан Зариф. «Литературная газета», 2017, 22 ноябрь.
Тәрҗемәи хәле 1969 елның 25 апрелендә Татарстан АССР Арча районы Субаш Аты авылында дүрт балалы гаиләдә икенче бала булып туган. Әтисе Әфрәим сәүдә системасында эшләгән, әнисе Гөлфама, укытучы. Туганнары Ландыш, Миләүшә, Рамил. 1975 елда гаиләсе Арчага күченә. Арчаның 1нче урта мәктәбен (1986), Казан дәүләт университетының 1нче курсын (1987), Казан дәүләт педагогия институтының рус филологиясе факультетын (1992), аспирантура тәмамлаган.
Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында «Сәгыйть Рәмиев иҗатында Көнчыгыш - Аурупа эстетикасы контекстында демонизм проблемасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаган (1995, фәнни җитәкчесе филология фәннәре докторы, профессор Альбина Мазһар кызы Саяпова).
1992 елдан Казан дәүләт педагогика университетының (КДПУ) татар әдәбияты кафедрасында эшли, 1999 елдан доцент. 1995—1999 елларда КДПУ татар филологиясе факультетында татар халык авыз иҗаты, XX гасыр башы татар әдәбияты һәм борынгы шәрык әдәбияты фәннәреннән укыта. Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан һ. б. әдипләрнең иҗатын өйрәнә.
Төркиядә Казанда үзлегеннән төрек телен өйрәнә. 1999 елдан бирле Төркиядә: 1999—2002 елларда Антальядә яши, 2002—2012 елларда Мугла шәһәре университетының () әдәбият факультеты «Хәзерге заман төрки телләре һәм әдәбиятлары» кафедрасы доценты. Татар халык авыз иҗаты, татар әдәбияты, татар теле укыта, берничә урында рус теле курслары алып бара. Төрле ил журналларында татар әдәбияты һәм татар халык иҗаты турында фәнни мәкаләләр бастыра, төрек телендә татар халык ашлары, татар милли киеме турында китаплар чыгара ALİMCAN İBRAHİMOV’UN ESERLERİNDE TATAR TÜRKLERİNİN KÜLTÜREL DEĞERLERİ1 (Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә татарларның мәдәният кыйммәтләре), халыкара конференцияләрдә катнаша. Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдмәнд, Мәҗит Гафури, Сибгат Хәким, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Мөхәммәт Мирза, Роберт Миңнуллин, Ркаил Зәйдулла, Марсель Гарипов һ. б. әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, Төркия вакытлы матбугатында бастырып чыгара.
2012 елдан Карс шәһәренең Кавказ университетының славян телләре һәм әдәбиятлары кафедрасында рус теле һәм әдәбияты укытаРозалия Зиннәтова. Между Арском и Карсом. Арча районы сайты, 15.08.2014.
Иҗаты Мәктәп елларында Арча районының «Коммунизмга» («Арча хәбәрләре») газетасы каршындагы «Тукай якташы» әдәбият-сәнгать түгәрәгенә (җитәкчесе Радик Фәизов) йөри, телевидение тапшыруларында катнаша, татарча һәм русча шигырьләре вакытлы матбугатта басыла башлый. 1998 елда «Идел» журналы уздырган «Ләйлә-Мәҗнүн» мәхәббәт турында язылган шигырьләр бәйгесендә беренче урын ала.
Казанда укыган һәм эшләгән елларында республика газета-журналларында шигырьләре һәм фәнни мәкаләләре басылып чыга. Бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә (Мәскәү, Уфа, Пермь, Ырынбур, Яр Чаллы, Днепропетровск (Украина) һ. б. шәһәрләрдә) катнаша. КДПУ татар әдәбияты кафедрасы каршында оешкан «Илһам» иҗат оешмасын җитәкли. Татарстан радиосы һәм телевидениесенең әдәби тапшыруларында катнаша.
«Чулпан Зариф» псевдонимы белән шигырь китаплары бастыра. Төркиядә төрек телендә шигырьләр яза, китабын чыгара. Күп шигырьләре, фәнни мәкаләләре чит илләрдә дөнья күргәнЭльхан Зал Гараханлы. Чулпан Зарипова: Я снова хочу в Баку… Каспiй (газета), 11.07.2013.
Шигырьләре, мәкаләләре татар, рус, төрек телләрендә газета-журналларда бик күп басыла. 2003 елда ’’Кояшка юл тота кәрваным”, 2013 елда “Апельсиновая осень” шигырьләр җыентыгы, 2005 елда “Уйласам уй, сызлый күңлем, сызлый җан” исемле Сәгыйть Рәмиев иҗатына карата яңа мәгълүматлар, истәлекләр һәм моңарчы басылмаган фоторәсемнәр җыентыгы чыгара. Төрле телләрдә 3 гыйльми китап, 2 уку китабы һәм бик күп тәрҗемә эшләре бар. Ул 1995 елдан бирле галимә, шагыйрә, һәм тәрҗемәче буларак берничә юнәлештә эшчәнлек күрсәтә.
2009 елда Мәгариф нәшриятында Мөхәммәт Мирзаның басылган "Адәм баласы" җыентыгында шигырьләрне төрек теленә тәрҗемә итүендә катнашкан.
Кайбер хезмәтләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2023 ― ТР язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясе ― татар әдәбиятын пропагандалаудагы зур хезмәте өченРузилә Мөхәммәтова. Татарстанның әдәби премия лауреатлары билгеле. Татар-информ, 12.05.2023 2023 ― ТЮРКСОЙ Молла Пенах Вагиф медале (Әзербайҗан) 2023 ― Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара медаль (Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара фонд, Әзербайҗан) ― гомумтөрки мәдәният һәм әдәбият өлкәсенә керткән хезмәтләре өчен Рушания Алтай. Чулпан Зариф-Четинга Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия бирелде. Татар-информ, 10.07.2023 Гаиләсе Ире Йосыф Четин, уллары Ильяс. «Четин» – төрекчә «булдыклы», «үткен».
Бүгенге көндә Чулпан Зариф Татарстан (2006) һәм Эгей Язучылар берлекләре әгъзасы. Гаиләсе белән Төркиянең Карс шәһәрендә яши. Искәрмәләр
Әдәбият Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов, Р. Ф. Рахмани). К.: ТКН, 2009. Фәүзия Бәйрәмова. Төркия: шәһәрләр һәм шәхесләр. Китапта: Бәйрәмова Ф. Ә. Туран иле. К.: «Аяз» нәшрияты, 2008 ел, 65-68нче бит.
Сылтамалар Чулпан Зариф. ТР язучылар берлеге сайты Чулпан Зариф. Әдипләр (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы) Çulpan Zaripova Çetin. facebook. Арча җәүһәрләре. Чулпан Зариф. Мөнир Вафин сайты
Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Төркия язучылары Төркем:Татар тәрҗемәчеләре Төркем:Әдәбият галимнәре Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Хатын-кыз шагыйрьләр Төркем:Хатын-кыз журналистлар Төркем:Хатын-кыз тәрҗемәчеләр Төркем:Җамал Вәлиди премиясе лауреатлары Төркем:Профессорлар