Лошбур кешесе 1935 елда, Вальдбиллиг коммунасында, Люксембургта Муллертхаллда Европа мезолит Homo sapiens скелеты.
Тарихы
Тулы диярлек скелет 1935 елның 7 октябренда Мулертхалда Кара Эрнц елгасы ярларында таш сыену урынында табылган булган. Ул һәвәскәр археолог һәм мәктәп укытучысы Николас Тхилл тарафыннан табылган булган. Хәзер ул Люксембург шәһәрендә Табигать Тарихы Милли Музеенда урнашкан..
Тормышы Лошбур кешесе аучы-җыючы булган. Ул үз төреннән соңгылардан берсе булган, аны аксылрак тән белән кешеләр алыштырган. 2014 ел ДНК тестлары буенча, Лошбур кешесе ир кеше булган, аның тире кара булган (97% мөмкинчелек белән), чәче көрән яки кара булган (99%), һәм күзләре зәңгәр булган, мөмкинчелеге - (53%). 90% хәзерге Европалылардан аермалы буларак, ул лактозага толерант булмаган. Үлгәндә ул 34 һәм 47 яше арасында булган, буе 1,6 метр (5,2 фут) булган, авырлыгы 58 һәм 62 кг арасында булган. Шәхеснең яндырылган калдыклары, мөгаен олы хатынның якында табылган булган, 1930-ынчы елларда беренче казып чыгарылган һәм соңыннан янә ачылган чокырда. Аяк сөякләре булмаган, һәм калган сөякләрдә кыру эзләре булган, бу мөгаен, кремация алдыннан эшкәртү булган, шулай ук баш сөяген дә кырганнар.
Даталау Лошбур кешесе 8000 ел элек яшәгән, ул скелетны илдә табылган иң борынгы кеше калдыгы итә. Калдыкларда I-M423* гаплотөркеменең Y-хромосомасы булган. ДНК тестлары күрсәткәнчә, Лошбур кешесе кебек Көнбатыш Аурупа аучы-җыючылар "барлык Европалылар токымына, ләкин якын Көнчыгыш кешеләренә түгел кертем ясаганнар."
Массакүләм мәгълүмат чараларында, фәндә The ДНК нәтиҗәләре буенча Luxembourg Centre National de Recherche Archéologique һәм Musée National d'Histoire et d'Art кешенең 3 үлчәмле реконструкциясен ясаган. L'homme de Loschbour бу җиде минут озынлыктагы Ник Хербер анимация фильмы. "Redonner vie à l’Homme de Loschbour" - бу Милли Табигый Тарих Музеенда бер көн конференция булган, анда соңгы тикшерүләрнең нәтиҗәләре китерелгән булган.
Лошбур хатыны 1935 елның көзендә Лошбур хатыны табылган булган, ул Лошбур кешесеннән 1000 елга борынгырак булган, ягъни аңа 9000 ел булган. Шулай итеп, 2015 елда Лошбур кешесе "иң борынгы Люксембурглы" титулын югалткан.
Шулай ук карагыз List of human evolution fossils, Holocene
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар L'homme de Loschbour, 3-D animation by Nic Herber, 2012
Төркем:Тарих