Щ-402 — дизель-электр торпедлы су асты көймәсе Щ — «Щука» проекты.
Совет-фин сугышы Ак финнәр белән сугыш башлангач, Төньяк флоты сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.
Бөек Ватан сугышы Бөек Ватан сугышын да төньякта каршылый. Төньяк флотның су асты көймәләре бригадасы 3нче дивизионына кертелгән, командиры Н. Столбов булган «Щ-402» су асты көймәсе 1941 елның 14 июлендә Порсангерфиордка үтеп керә һәм, совет су асты көймәләреннән беренче булып дошманга һөҗүм итеп, Хоннингсвог портында якорьда торган 3 мең т сусыешлы «Ханау» пароходын шартлата. «Щ-402» су асты көймәсе экипажы, үзенең һәлакәтенә кадәр дошманның 11 транспортын һәм су асты көймәсен юкка чыгара. Су асты көймәсенә «гвардия» исеме бирелә, ул Кызыл Байрак ордены белән, ә көймә командиры Н.Г. Столбов икенче Кызыл Байрак ордены бүләкләнә, аңа чираттан тыш 3нче ранг капитаны дәрәҗәсе бирелә.
1942 елның 14 августында сугышчан бирем үтәп кайтып килгәндә, аккумулятор батареяларын корганда су тудыргыч шартлап, көймә экипажыннан 19 кеше (командирны да кертеп) һәлак булаЩ-402 (до 16.5.1937 – Щ-314). «Щ-402» су асты көймәсе (командиры А.М. Каутский) 1944 елның 21 сентябрендә торпеда йөртүче «Бостон» совет хәрби очкычы тарафыннан, ялгышлык белән, торпеда һөҗүменә дучар була һәм барлык экипажы белән су төбенә китә.
Командирлар Николай Столбов 1940-1942 елларда «Щ -402» су асты көймәсендә хезмәт итә Столбов Николай Гурьевич. Центр Генеалогических Исследований А.М. Каутский
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар Великая Отечественная под водой // Щ-402 П. Веселов. Отвага, мужество, находчивость… — «Моделист-конструктор», 1983, №7 на сайте hobbyport.ru Щ-402 (бывшая Щ-314) на сайте submarine-at-war.ru
Төркем:Баткан кораблар Төркем:Су асты көймәләр