Атәшгяһ ( — «ут урыны»Фарсы теленнән: атәш — ут, ялкын; гяһ — урыны, вакыты. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.) — Азәрбайҗанда, Апшерон ярымутравында, Баку үзәненнән 30 км да, Сурахан районында, Сурахан авылы кырыенда ут гыйбадәтханәсе, монда төрле вакытта Зәрдөштлек дине тарафдарлары (атәшпәрәстләр), Һинд дине тарафдарлары һәм Сикхлар табынганнар. XVII–XVIII гасырларда «мәңге» сүнми торган утлар — табигый газ чыганаклары урынында барлыкка килгән,, шуңа күрә гыйбадәтханәнең атамасы «Атәшгяһ», моның мәгънәсе «Ут йорты», «Ут урыны».

Архитектура комплексы алтыпочмактан гыйбарәт, аның тышкы стенасы тешле һәм эчке порталы бар, бина яны үзәгендә дүртпочмаклы төп гыйбадәтханә тора, бу утка табынучыларның (азерпәрәстләрнең) табыну өчен алтаре булып тора. Керү порталы өстендә Апшеронда традицион кунак бүлмәсе урнашкан (балахана).

Гыйбадәтханә корылмалы комплексының биналарын төзү датасы 1713 елга карый. Гыйбадәтханә үзе, фараз ителгәнчә, борынгы заманнан бирле булган һәм безгә беренчел планын саклап барып җиткән. Ут алтаре берникадәр дәрәҗәдә алтарьларның Мидия эпохасында борынгы традициясен чагылдыра, ул беренчел планын саклый. Шуннан ут алтаре традицион күренешкә ия дип нәтиҗә ясарга була, квадратның почмакларында дүрт багана, үзәк пространство купол белән капланган һәм дүрт яктан ачык. Гыйбадәтханәдә 24 келья бар. Хәзерге заманда Атәшгяһ Ширваншаһ Сарай комплексы филиалы буларак эшли. Күпсанлы туристлар арасында, бирегә дини сәфәр кылучылар итеп килүчеләр дә бар.К.М. Мамедзаде. Строительное искусство Азербайджана (с древнейших времен до XIX в.), Баку, 1983..

Ачык күк астындагы музей Азәрбайҗан президенты әмере буенча Дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы дип игълан ителгән.. Елына музейга килүчеләрнең уртача саны якынча 15000 кеше.

1998 елда «Атәшгяһ» ЮНЕСКО тарафыннан Дөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелү өчен тәкъдим ителгән.

Тарихы

Иртә урта гасырларда Кавказ артында утка табыну Баку янында территория инде иртә урта гасырларда чыганакларда сүнмәс утлар яну урыны буларак искә алына. Сара Ашурбейли буенча, бу феномен турында иң иртә искә алу V гасыр Византия авторы Приск Панийскийда очрый. Янучы газ чыгулары турында монда VII–X гасыр әрмән һәм гарәп авторлары аль-Истахри, аль-Масуди һ.б. язган, ә шулай ук соңрак көнчыгыш һәм көнбатыш Европа чыгынакларында язылган булган. Иң көчле газ чыгулар Сураханы авылында булганАтәшгяһ бу һәйкәлгә заказ ясаган һиндлеләр планы буенча тарафыннан биредәге осталар тарафыннан төзелгән булган. Мәгълүм булганча, Баку зонасы урта гасырларда үк инде чыганакларда сүнмәс утлар янучы урын дип искә алына. Моның турында иң иртә искә алу V гасыр. Византия авторы Приск Панийскийда очрый. Янучы газ чыгуын урта гасыр әрмән һәм гарәп авторлары (VII—X гасырлар) әл-Истахри, Мас'уди һ.б. тасвирлаганнар һәм шулай ук Апшерон утравында башка урыннарда — Пир-Аллахи утравында, Сураханы авылында, Бакы бухтасында, Шубаны тавында соңрак көнчыгыш һәм көнбатыш-Европа чыганаклары тарафыннан тасвирланган булган. Әмма газның иң көчле чыгулары Сураханы авылы янында булган..

Кавказ артында Зәрдөштлек кануннары буенча утка табыну турында иң элек искә алу Сасанидлар чорына карый.Abolghassem Khamneipur. «Zarathustra: Myth - Message - History»Сара Ашурбейли. «История города Баку: период средневековья», алар биредә ут гыйбадәтханәләрен нигезләгәннәр. Өлкән мобед Картирның (III гасыр) «Кааба Зороастра»да язмасыннан билгеле булганча, ул Кавказ артында изге утларны корган һәм аларга хезмәт итәргә каһиннәрне билгеләгән: «Албания һәм Баласакан иленә кадәр үк, Албан капкаларына кадәр...шул илләрдә булган мәҗүсләрне һәм утларны тәртипкә салдым, җәберләүне һәм талауны тыйдым, алардан көчләп алынган нәрсәне кире бирдем; һәм аларны үз илемә китердем, маздаясний диненә күчердем һәм яхшы мәҗүсләрне хөрмәтле һәм шәп иттем»Надпись Картира на «Каабе Зороастра» в Накши-Рустаме, стр. 12 и 13. Касумова С. Ю. Азербайджан в III–VII вв. Этно-культурная и социально-экономическая история. Баку. Элм. 1993.

Мовсес Хоренаци Багаван өлкәсен тасвирлаганда «Еотнпоракиан багинк» (борынгы әрмәнчә. «Җиде чокыр табыну урыны») топонимын искә ала һәм шахиншах Ардаширом I (227–241) тарафыннан Багаванда ут гыйбадәтханәләрен кору турында яза.Хоренский М. История Армении. Пер. с древнеармянского Г. Саркисяна, Айастан, Ереван, 1990.

В 624 елда император Ираклий Баку районына бәреп кергән һәм фарсылар янучы газга табынган күп гыйбадәтханәләрне җимергән.Г. Харт. Венецианец Марко Поло. М., 1956, с. 114.

Гевонд (VIII гасырда) Атши-Багуан шәһәрен искә ала, анда сүнмәс утлар янганГевонд. История халифов вардапета Гевонда, писателя VIII в., пер. с арм. К. Патканова, СПб, 1862:"После него властвует Шам или Гешм в продолжение 19-ти лет. В первый год своего правления он возымел злобное намерение и отправил военачальника Герта произвести поголовную перепись в Армении для большего еще отягчения рабства нашего, чтобы подвергнуть нас разного рода бедствиям. Он порицал щедрость Омара и обвинял его в том, «что он незаконно истратил сокровища, собранные его предшественниками»; и много причинил он бедствий Армении (до того), что все стонали от горьких притеснений, и не было никакой возможности избавиться от невыносимых бедствий. С тех пор рука его еще более отяготила над Арменией. В то же время начались беспокойства в странах северных; ибо царь хазарский, Хаган, умер. Мать его, Парсбит, приказала полководцу Тармачу собрать огромное войско и вести его на Армению; и полководец выступил с собранным войском, и пошел через землю Гуннов и через проход Джорский, по земле Маскутов, и сделал набег на страну Пайтакаран. Он переправился через реку Аракс в Персию, разрушил Артавет, Гандзак-Шагастан, область, называемую Атши-Багуан, Спатар-Пероз и Ормизд-Пероз.". Кайбер галимнәр фикеренчә Атши — ул бозылган «Аташ» («ут») сүзе, ә Аташи-Багуан — «изге утлар урыны»С.Б. Ашурбейли. Очерк истории средневекового Баку (VIII — нач. XIX вв.), Издательство АН Азерб. ССР, Баку 1964. 336 стр.(21 п.л.), ул хэзерге Баку булган.Ahmad Kasravi Tabrizi. Namha-ye shahrha va deyeha-ye Iran, I, Tehran, 1929. (نام شهرها و ديه‌هاي ايران). Истахри 930 елда «Илләр һәм юллар китабы»нда язганча Баку янында яшәүчеләре зәрдөштлек дине тарафдарлары булган авыллар бар дип яза.Al-Istakhri. Kitab Masalik al-Mamalik. BGA, 1, ed. M.J. De Goeje., 1927 Шул ук мәгълүматны гарәп географы Абульфеда кабатлыйGeographie d’Aboulfeda traduite de Parabe en francais et accompagnee de notes et d’eclaircissements par M. Reinaud, t. I–II, Paris, 1848–1883. Гөрҗи «Картлис Цховреба» язмасында Баку XIII гасырга кадәр Багаван дип аталган.Картлис Цховреба, т. I, Тбилиси, 1955 г., с. 371 (на фр. яз.); т. II, Тбилиси, 1959 г., с. 166 (на груз. яз.).

Апшеронда җиде хөрмәт ителә торган чокыр турында 1683 елда Сураханы авылына сәяхәт кылган Алман сәяхәтчесе Кемпфер искә алган..

XVII–XVIII гасырлар

Якынча XV–XVI гасырлардан бирле Ширванның Һиндстан белән дипломатик һәм сәүдә мөнәсәбәтләре киңәя. Төньяк Һиндстаннан тәмләткечләр һәм тукымалар сата торган сәүдәгәрләр акчасына (алар мөгаен Шиваизм һәм Сикх моннас сектасы тарафдарлары булган) Ашурбейли С. Б. Об истории Сураханского храма огнепоклонников, Сураханы авылы янында утка табыну урыны торгызылган булган һәм Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм Сикхлар табыну урыны өчен кулланылган булган.Alakbarov, Farid (Summer 2003), «Observations from the Ancients», Azerbaijan International 11 (2): «„according to historical sources, before the construction of the Indian Temple of Fire (Atashgah) in Surakhani at the end of the 17th century, the local people also worshiped at this site because of the 'seven holes with burning flame'.“„The Indian diaspora in Central Asia and its trade, 1550–1900 “… George Forster … On the 31st of March, I visited the Atashghah, or place of fire; and on making myself known to the Hindoo mendicants, who resided there, I was received among these sons of Brihma as a brother; an appellation they used on perceiving that I had acquired some knowledge of their mythology, and had visited their most sacred places of worship …»Ervad Shams-Ul-Ulama Dr. Sir Jivanji Jamshedji Modi, Translated by Soli Dastur (1926), My Travels Outside Bombay: Iran, Azerbaijan, BakuFarroukh Isfandzadeh … Not just me but any Parsee who is a little familiar with our Hindu brethren’s religion, their temples and their customs, after examining this building with its inscriptions, architecture, etc., would conclude that this is not a Parsee Atash Kadeh but is a Hindu Temple … informed me that some 40 years ago, the Russian Czar, Alexander III, visited this place with a desire to witness the Hindu Brahmin Fire ritual … gathered a few Brahmins still living here and they performed the fire ritual in this room in front of the Czar … I asked for a tall ladder and with trepidation I climbed to the top of the building and examined the foundation stone which was inscribed in the Nagrik [or Nagari] script … the installation date is mentioned as the Hindu Vikramaajeet calendar year 1866 (equivalent to 1810 A. D.) …". В XVII гасырда чыганаклар буенча Бакуга утка табыну өчен дини сәфәр кылучы Һинд дине тарафдарлары килгән. Гыйбадәтханәнең иң элек төзелүе 1713 елга карый. Соңракларына язма буенча сәүдәгәр Канчанагар акчасына 1810 елда төзелгән үзәк гыйбадәтханә-алтарь карый.

XVIII гасыр дәверендә изге урын тирәсендә бер-берсенә төзелеп, табыну урыннары, кельялар, Кәрван-сарай төзелгән булган. Һәйкәлнең кельяларында таш буенча киселгән язмалар бар, алар Дэванагари һәм Гумруки Һинд язуы белән язылган. XIX гасыр башында гыйбадәтханәнең кыяфәте хәзергегә охшаш булган инде. Хәзерге архитектур традицияләрдә төзелеп, Атәшгяһның борынгы ут алтарьлары хасиятләре бар. Бу планы буенча биш почмакли бина, аның тышкы стенасы тешле һәм эчке порталы бар. Эчке бина яны урынында төп алтарь-гыйбадәтханәнең дүртпочмаклы ротондасы бар. Эчке портал өстендә Апшеронда традицион кунак йорты - "балахане" урнашкан.

Гыйбадәтханә-изге урын янында дүртпочмаклы чокыр бар, ул тулаем ташлар белән тутырылган, анда элек изге утта үлгән Һинд дине тарафдарларының тәннәрен яндырганнар. Атәшгяһта уннарча булган Һинд дине тарафдарлары - дәрвишләр утка табынганнар, аскетик тормыш алып барганнар, тәннәрен тыйганнар һәм җаннарын сафландырганнар. Алар үзләренә 30 кг га җиткән чылбырлар асканнар, сүндерелмәгән известь өстенә ятканнар - моны тәннең аерым өлешләренең үле хәлгә килүе өче эшләгәннәр. Алар эшләмәгәннәр, Һинд сәүдәгәрләре акчасына яшәгәннәр. Алар ышануынча үлемнән соң кеше җаны янә туа һәм Җиргә кайта. Ә нинди кыяфәттә икәне - затлы кеше яки берәр нинди хайван кыяфәтендәме - бу кармага карый - яхшы һәм явых эшләр суммасына карый.

Моннан кала, Һинд дине тарафдарларыннан һәм Сикхлардан башка, гыйбадәтханәдә шулай ук Зәрдөштлек дине тарафдарлары (парслар һәм гебрлар) булган дип әйтелә. XVII гасырның 60-ынчы елларда Шарден парс-гебрлар турында әйтә, алар гел янә торган утка табынганнар, ул Шемахадан ике көн юлда, Апшерон ярымутравында булган.Chardin J. Voyages en Perse et autres lieux de 1’Orient. Vol. II. Amsterdam, 1735. p. 311.

1683 елда Сураханыга килгән Э. Кемпфер язганча утка табынган кешеләр арасында, икесе Һиндстанга күчкән парслар.E. Kämpfer. Amoenitatum exoticarum politico-physico-medicarum fasciculi V, quibus continentur variae relationes, observationes et descriptiones rerum Persicarum et ulterioris Asiae, multa attentione, in peregrinationibus per universum Orientum, collecta, ab auctore Engelberto Kaempfero. Lemgoviæ : Typis & Impensis Henrici Wilhelmi Meyeri, Aulæ Lippiacæ Typographi , 1712, p. 253–262

Азәрбайҗанда 1689 елдан бирле яшәгән Француз иезуиты Виллот мәгълүмат биргәнчә Атәшгяһта Һиндлеләр һәм борынгы фарсылар токымы гебрлар табыналар.J. Villotte, Voyage d’un missionnaire de la Compagnie de Jésus en Turquie, en Perse, en Arménie, en Arabie et en Barbarie, Paris, 1730.