Тайказан, тай-казан () — 2018 елның 12 октябрендә Казанның Нурсолтан Назарбаев һәм Качалов урамнары чатындагы скверда урнаштырылган скульптур композиция. Тайказан — Казакъстан Республикасы Көнчыгыш-Казакъстан (2018 елдан Төркистан) өлкәсе хакимиятенең (версия — Симәй шәхси эшмәкәренең)Зауреш Ахмеджанова. Казань тұрғындарына семейлік тайқазан сыйға берілді. ustinka.kz, 10.07.2017 татар халкына бүләге. Кунакчыллык һәм уңдырышлылык символы булган казан Нурсолтанда коелган, Казанга автотранспорт белән 5 көндә китереп җиткерелгән. «Тайказан» скульптур композициясен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов һәм Төркистан өлкәсе хакиме Даниал Әхмәтов катнаша Скульптуру «Тайказан» установили в Казани. МИА «Казинформ», 12.10.2018.
Тарихы
Тайказанның төп нөсхәсе Казакъстанның Төркистан өлкәсе үзәге Төркистан шәһәрендәге урнашкан. XI гасыр төрки шагыйре Әхмәд Ясәви (1093—1166) каберендә булдырылган һәм «Хәзрәт-солтан» тыюлыгы тарихи-мәдәни музееның үзәк объекты булып тора. Казан шәһәрендә куелган Тайказан — төп нөсхәсеннән күләмен, авырлыгын, эретмә составын төгәл саклап, кечерәйтеп ясалган беренче копиясе. Күчермә Нурсолтанда Казакъстан Президенты идарәсе күрсәтмәсе буенча 3 айда эшләнгән. Проект җитәкчеләренең берсе — Сарсен Сәетов.
Төркистандагы казан Әмир Тимер фәрманы белән Төркистан тирәсендә яшәгән оста Әбелгазиз Шәрәфетдин улы әл-Тәбризи тарафыннан 1399 елның 25 июнендә (801 хиҗри елның 20 шәүвәлендә) коелган. Аның биеклеге 1, 60 м, касәсенең диаметры – 2,42 м. Казанга 3 мең литр су сыйган. Авырлыгы 2 тонна. Ясаганда 7 кушылма, шул исәптән кызыл бакыр, алтын, цинк, аккургаш һ. б., кулланылган. Әлеге казанда атнага ике тапкыр диндарлар өчен «хәлим» — бодай һәм иттән пешерелгән азык әзерләнә торган булган. Тайказан — тай ите (күп ит) пешерү өчен махсус зур казан.
1935 елда Ленинград Эрмитажына алып китеп, төрки мәдәният бүлегендә күрсәтелгән.
1989 елда Казакъстан бәйсезлеккә ирешкәч, казан Ватанына кайтарылган.
Тасвирлама Татарстандагы копиясе чиста бронзадан эшләнгән. Бронза казанның биеклеге — 1,7 м, диаметр — 2,5 м, биеклеге — 2,5 м.
Постамент 30 мм калынлыктагы ак граниттан эшләнгән, скульптура тирәсендә 150 см х 150 см гранит брусчатка җәелгән, аны 1 м озынлыктагы һәм 12 см киңлектәге бордюр дәвам итә. Постамент астында яктыртучы ут үткәрелгән. Ак граниттан эшләнгән табличкада бронза хәрефләр белән казакъ телендә язылган:
Искәрмәләр
Чыганаклар Надежда Гордеева. Скульптурная композиция «Тайказан» в Казани. Татар-информ МА, 12.10.2018 Елена Бритвина, ТР Президенты Матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов һәм Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов «Тайказан» скульптурасын ачу тантанасында катнаштылар. «Рәсми Татарстан» порталы, 12.10.2018 Возвращение тайказана в мавзолей Ходжы Ахмеда Яссави (YouTube видео, 8:40)
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Казан һәйкәлләре Төркем:Казанның Нурсолтан Назарбаев урамы Төркем:Казанның Качалов урамы