«Утыз-Имәни» мәчете — Яр Чаллы шәһәрендә 14нче булып ачылган мәчет. Адресы: 423803 ТР, Яр Чаллы, Комсомол районы, бистәсе, 27нче комплекс, Аэродром урамы, 20. Проект авторы — Рамил Хәйруллин. Баш иганәче — EuroGroup башлыгы Алексей Миронов (әнисе Әлмира Фәрәхетдин кызы истәлегенә төзегән). Мәчет имам-хатыйбы — Салихҗан хәзрәт Гайниев. Мәчеткә татар шагыйре, фикер иясе Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари (1754—1834) исеме бирелгән.
Тарих 2014 елда Яр Чаллының Комсомол районы Мәләкәс аръягы бистәсе 27нче комплексында Утыз Имәни исемендәге мәчет төзелә башлый. Мәчет төзелеше өчен кирәкле 57 сутый җирне шәһәр башкарма комитеты бүлеп бирә. Сазлык урынга туры килгәнгә, нигезгә 12 метр озынлыктагы 49 тимер-бетон сугарга туры килә. Мәчет фундаментын «Камгэсэнергострой» оешмасы өеп бирә. Мәчет төзелеше туктап калгач, Яр Чаллы эшмәкәре, Eurogroup компанияләре төркеме директоры Алексей Миронов 10 млн сум акча бирә, үзе төзелешне тәмамлый. Мәчет төзелешенә барлыгы 2 ел 6 ай китә. Башлап йөрүчесе — Салихҗан хәзрәт Гайниев, Утыз Имән (Яңа Кади) авылында туган, «Камгэсэнергострой» генераль директорының элекке урынбасары, Яр Чаллы шәһәренең Мечеть, построенная черемшанцами в Набережных Челнах, носит имя Утыз Имяни. «Безнең Чирмешән», 21.11.2016.
2016 елның 19 ноябрендә мәчетнең тантаналы ачылышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Яр Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Яр Чаллы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Хәлимов, Габдерәхим Утыз Имәни якташлары – Чирмешән һәм Ленингороск районнары рәсми делегацияләре катнаша Камиль хазрат Самигуллин в Набережных Челнах открыл новую мечеть «Утыз Имяни». ТР диния нәзарәте сайты.
Бина Мәчет 150 гыйбадәт кылучыны кабул итә ала. Ике катлы итеп ак кирпечтән төзелгән, яшел түбәле бина. Мәчеткә киң биек баскычтан менәсе. Беренче катта ир-атлар өчен намаз залы (105 кешелек) һәм гардероб. Икенче катта (тыштан аерым керү юлы булган) хатын-кызлар өчен намаз залы (45 кешелек) һәм имам бүлмәсе. катта – уку бүлмәләре урнашкан. Мәчет территориясендә киләчәктә кунак өе, имам йорты төзеләчәк. Бина диварында истәлек тактасы беркетелгәнДаниил Ляпунов. В Челнах в микрорайоне Замелекесье открыли мечеть имени Утыз Имяни, построенную главой группы компаний EuroGroup Алексеем Мироновым. kazanfirst.ru, 22.11.2016:
«Габдрәхим Утыз-Имәни исемендәге мәчет баш иганәче Алексей Василий улы Миронов акчасына Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен һәм әнисе Әлмира Фәрәхетдин кызына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре төшсен өчен төзелгән»
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар Мечети г. Набережные Челны. Официальный сайт Мухтасибата г. Набережные Челны Яр Чаллы мәчетләре. vk.com Аэродром урамы панорамасы
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Чаллы мәчетләре Төркем:Утыз Имәни хөрмәтенә аталган объектлар