Туфан мәчете — Яр Чаллы шәһәренең мәчете. Адресы: ТР, Яр Чаллы, Үзәк район, 4нче комплекс, 21а, Төзүчеләр бульвары, 14нче А йорт. Архитекторы — Әнәс Габдулла улы Шәмсиев. Мәчет имам-хатыйбы — Равил хәзрәт Нуруллин.

Тарих Мәчетнең мәхәлләсе 1994 елның 12 гыйнварында оеша. Мәхәлләне оештыручы һәм мәчетне төзүдә башлап йөрүче — югары белемле төзүче Равил хәзрәт Нуруллин. Төзелеш эшләре 1997 елның 12 маенда башлана. 2006 елның 16 сентябрендә мәчет тантаналы ачыла.

Бина

Мәчет күпкатлы йортлар арасындагы калку җиргә салынган, архитектурасы җыйнак, үзенчәлекле. Бина эчендә 2 намаз залы, уку бүлмәләре, ашханә урын алган.

Мәчет янәшәсендә аерым төзелгән хәләл ит кибете халыкка хезмәт күрсәтә.

Беренче намаз залы (ирләр өчен) 150 кешене, икенче намаз залы (хатын-кызлар өчен) 40 кешене кабул итә ала Все мечети города. nashichelny.ru.

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар «Туфан» мәчете Яр Чаллы картасында Мечети г. Набережные Челны. Официальный сайт Мухтасибата г. Набережные Челны

Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Чаллы мәчетләре