А
Адаштыру сукмагы «Адаштыру сукмагы» — шашка-шахмат композициясе төшенчәсе. Шашка композициясендәге «бикләп кую» проблемнарында, этюдларда һәм уен азагы комбинацияләрендә булган ялган чишелешләр шулай атала. Автор беренче карашка дөрес булып тоелган гади чишелешләрне кире кагу ысуллары, куелган бурычны (җиңүне, ничьяга ирешүне, билгеле бер күләмдә дамнарны яки шашкаларны "бикләп кую"ны) үтәргә мөмкинлек бирми торган йөрешләр сериясе тәкъдим итә. Шулай итеп, композициядә күпкә катлаулырак, бай эчтәлекле һәм бердәнбер чишелеш кенә кала. «Адаштыручы сукмак» композициянең зур өстенлеге дип санала һәм композиторлар ярышларында бик югары бәяләнә. Аның капма-каршысы — икенче чишелеш. {| class="standard" |- Совет чорының иң сәләтле шашка композиторларыннан берсе, спорт остасы Аркадий Гуральник (1931—1999) иҗат иткән уен азагы комбинацияләренең берсендәге (диаграмманы кара) гаять катлаулы төп чишелешне төрле финаллы берничә вариант һәм «адаштыру сукмаклары» бизи. Куелган бурыч гадәттәгечә — аклар башлый һәм җиңә. Төп вариант: 1.fg5 ca5 2.db6 ac5 3.hg3! (A) hd4 4.cc7 db6 5.bc3 (B) fh4 6.cd4 ac3 7.dh6 hg7 (C) 8.hf8 hg3 9.fh6 (D) gh2 10.ab4 (E, F) hg1 11.bc5 bd4 12.ef2 ge3 13.hd2 X. Каралар өчен башка оттырышлы вариантлар: C. 7. … hg3 8.he3 ba5 9.e1-d2 gh2 10.eg1 hg7 11.dc3 gf6 12.ab4 fe5 13.bc5 ef4 14.cd6 X. F. 10. … ba5 11.ef2 ac3 12.fg3 hf4 13.ha5 X.
Актив борт шашкалары Такта кырыенда урнашкан килеш тә, каршы якның уенын чикли торган гади шашкалар: халыкара шашкада — акларның 15 кырындагы шашкасы, караларның 36 кырындагысы. 64 шакмаклы уеннарда a3 һәм h6 кырларындагыларны, аларның торышы тулаем позиция үзенчәлекләренә ярашлы булган хәлдә, актив дип санарга мөмкин. Мәсәлән, сул фланг симметриясе позицияләрендә.
«Алтын шашка» Халыкара шашка уенында акларның «48», караларның «3» кырларында урнашкан шашкалары. 64 шакмаклы тактадагы уеннарда — e1 һәм d8 кырларындагылар. Аларны позициянең тоткасы дип тә атап була. Шуңа бу шашкаларны мөмкин кадәр озаграк урыныннан кузгатмаска тырышалар. Чөнки алар төрле колонналарның терәге, кирәк булган алмашынуларның нигезе булып хезмәт итә. Аларның үз урынында булмавы каршы якка төрле комбинацияләр үткәрү мөмкинлеген тудыра. Ә уен азагында "алтын шашкалар"ны теләсә кайсы флангны саклауга юнәлтергә яки үзәктә калдырырга мөмкин. Ләкин кайбер башлангычларда һәм уен уртасында барлыкка килә торган үзенчәлекле позицияләрдә киресенчә — нәкъ менә "алтын шашка"ның йөреше иң көчлесе дип санала. {| class="standard" |- Каралар лагерендагы «челтәр» (шашкаларның ара калдырып урнашуы) һәм иң мөһиме — d8 "алтын шашка"сының урынында булмавы акларны комбинация эзләүгә этәрә. Һәм ул табыла да: 1.ed4! cc1 2.hg5! hf4 3.ed2 ce3 4.ab4 ac3 5.bf2 X.
{| class="standard" |- "Алтын шашка"ны урыныннан кузгату, каршы якка комбинация үткәрү мөмкинлеге бирү аркасында, уен башында ук һәлакәтле була ала. Бу хәл «Төс алмашынулы казык» башлангычында акларның яраксыз планны тормышка ашыруы сәбәпле барлыкка килергә мөмкин: 1.cb4 fe5 2.gh4 ef4 3. eg5 hf4 4.ba5 bc5 5.dc3? Әлбәттә, b2 шашкасын уенга кертү хәерлерәк булыр иде. 5. … gf6 6.ed2? Аклар «казык шашкасын» артка таба алмаштырып, үз позициясен ныгытырга тели. Сорау билгесе куелган соңгы ике йөреш шул максатны күздә тотып ясалган.
Анализ Позициядә булган мөмкинлекләрне тикшерү һәм тирәнтен өйрәнү, аңарга тулаем бәя бирү.
Анык корбан Ахыргы нәтиҗәсе аермачык булган, кире кагып булмый торган корбан. {| class="standard" |- Анык корбан үрнәге. "Иске партия"нең 1.cd4 dc5 2.bc3 ed6 3.gf4 fg5 4.fg3 gh4 5.gf2 вариантында каралар уен характерын бер шашканы вакытлыча корбан итү аша үзгәртә ала: 5. … ba5 6.db6 ac5 7.cb2 ab4! 8.ca5 fe7! (диаграмманы кара).
Артта калган һәм «эленеп торучы» шашкалар
Артта калган һәм «эленеп торучы» шашка — үз артында терәк шашкасы булмаган хәлдә, алдагы шашкаларга терәлеп торучы һәм шул сәбәпле алга йөри алмаган уен берәмлеге. 8х8 уен тактасында артта калган шашкалар дип акларның — a1 һәм h2, караларның a7 һәм h8 шашкалары санала. Акларның — b2, c3, d2, e3, f2, g3, h2 кырларында, караларның b6, c7, d6, e7, f6, g7, h8 кырларында урнашкан шашкалары «эленеп торучы» була алалар. Хәлбуки, артта калган шашкалар алга атлаган очракта да уенда катнашмыйлар һәм бары тик "эленеп торучы"га гына әвереләләр. Мондый уен берәмлекләре, беренчедән, алмашыну үткәрергә яки алдагы шашканы корбан итәргә комачаулыйлар, икенчедән, каршы як өчен һөҗүм итәргә яисә комбинация оештырырга сәбәп булып торалар — «чикләвеч шашка» яки «челтәр» буыны рәвешендә. Еш кына каршы як, андый шашканы булдыру өчен, үз шашкасын да корбан итә ала. Биредә шундый уен алымы мисаллары. I. {| class="standard" |- Аклар, бер шашкасын корбан итеп, a7 кырындагы артта калган шашкага өстәп, d6 кырында «эленеп торучы» шашка булдыралар һәм җиңүгә ирешәләр: 1.ed4 ef4 2.de5 fd6 3.cd4 X. Каралар зур югалтуга яки каршы як шашкасын дамга үткәрергә дучар ителде.
II. {| class="standard" |- Караларның b6 һәм c7 шашкалары «эленеп тора», ә h8 шашкасы «артта калган» һәм уенга кереп өлгерә алмый. Башта аклар дамга үтү янавы булдыралар: 1.de3. Караларның җавабы мәҗбүри — 1…cd6 (югыйсә, 2.ab4! ae5 3.fb8 X). Ниһаять, 2.dc5 bd4 3.ee7 df6 4.gh4 hg7 5.fe3 X.
III. {| class="standard" |- Караларның сул яктагы куәтле колоннасы (d6, e7, f6, f8 шашкалары) аларны җиңелүдән коткарырга тиеш шикелле. Шуңа күрә аклар, аны җимерү өчен, бер шашканы корбан итәләр һәм каршы якның сул флангын «бикләп куялар»: 1.hg7! fh6 2.ed4 hg7 3.de3 X. Ике шашка (e7 һәм g7) алдагы шашкаларга терәлеп калды.
IV. {| class="standard" |- Караларның a7 шашкасын дөнья хәлләре борчымый: ул уенда бөтенләй катнашмый. Акларның җиңүгә иң кыска юлы яңадан бер шашканы корбан итү аша үтә: 1.cd2 fe5 2.fg5! hf4 3.fe3 X.
V. {| class="standard" |- Биредә караларның «артта калган» h8 шашкасы акларга «әйләнәле сугу» комбинациясен үткәргәндә «чикләвеч» булып тора: 1.hg5!! eg3 2.cd4 ce3 3.ab4 ac3 4.cb2 ca1 5.gf6 ag7 6.hh4. Уен караларга «ыштан кидертү» белән тәмамлана: 6. … hg7 7.hg3 cb6 8.ge5 gh6 9.ed4 ba5 10.dc3 hg5 11.cd2 gh4 12. de1 X.
Ә
Әйләнәле сугу Сугучы шашканың, уен тактасын дүрт диагональ буйлап әйләнеп чыгып, үзе урнашкан кырга яки янәшәдәге кырларның берсенә кайтуы. Гадәттә өчлек һәм «ишек яңагы» юллары аша үткәрелә, сугу йөрешенең азагында башка юлларга да күчәргә мөмкин. Әйләнәле сугуның төрле вариантлары очрый, шул исәптән такта уртасындагы кырлардан башлана торганнары да. Иң киң таралганнары — аклар өчен f2, h4 һәм h6, каралар өчен a3, a5 һәм c7 кырларыннан башлана.I диаграмма: «Үзәк партия» башлангычында, 1.cd4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 hg7 4.fg3? gh4 5.ab2 hf2 6.eg3 fg5 7.gh4 gf6 8.fe5?! df4 9.gf2 bc5! 10.db6 ac5 11.cd4 йөрешләреннән соң. 11. … fg3! 12.hf4 fe5!! 13.fb4 ed6 14.hf6 dc5 15.db6 ce7 X.II диаграмма: «Шәһәр партиясе» башлангычында, 1.cd4 dc5 2.bc3 fg5 3.cb4 gh4 4.bd6 cc3 5.db4 dc7? 6.ba5 bc5 7.ab2 gf6 8.gf4 hg7 9.cd2 fg5 10.bc3 gf6 йөрешләреннән соң. 11.ab4! ca3 12.cb4 ac5 13.fe5 fd4 14.dc3 db2 15.ef4 ge3 16.fa1 X.III диаграмма: "Исемсез башлангыч"тан, 1.gh4 fe5 2.ef4? eg3 3.hf4 gf6 4.de3 bc5 5.ed2?? ab6! 6.cd4 йөрешләреннән соң. Биредә «гади комбинация» зур нәтиҗә бирми: 6. … de5? 7.fb4 bc5 8.db6 cg3 9.hf2 — һәм акларның позициясе очын очка ялгарлык. Җиңү китерүче сугулы һөҗүм катлаулырак, әмма аның механизмы остарак уенчыларга күптән билгеле: 6. … hg5! 7.fh6 fg7! 8.hf8 fe5 9.df6 eg5 10.hf6 de7 11.fd8 de5 12.fb4 ef4! 13.aa5 X.IV диаграмма: "Каулен уены"ннан, 1.gf4 fe5 2.hg3 gf6 3.cb4 bc5 4.ba5 ed4? 5.dc3 fe5 6.cb4 hg7 7.cd2 gf6 8.dc3 fg7 йөрешләреннән соң. 9.gh4! eg3 10.ce5 fd4 11.hg5 hd2 12.ee5 ge1 13.bc3 df4 14.bc1 eb4 15.ac3 X.V диаграмма: «Казык» башлангычының «Авыл казыгы» дип аталган һәм каралар өчен кимчелекле вариантыннан, 1.cd4 ba5 2.dc5 db4 3.ac5 cb6 4.ed4?! bc7? 5.gf4 cd6 6.ba3 db4 7.ac5 fg5 8.fe5 dc7? йөрешләреннән соң. 9.ef6!! gc3 10.db4 bd4 11.hg3! ac3 12.ed2! ce1 13.gh4 eg3 14.hh4 X.VI диаграммадагы позиция «Бодянский уены», «Филиппов уены» һәм «Икеләтә Бодянский уены» башлангычларындагы симметрик уен нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, мондый йөрешләрдән соң: 1.ab4 ba5 2.ba3 hg5 3.gh4 gh6 4.ed4 de5 5.bc5 gf4 6.fg3 cb6 7.ab4 fg7 8.ab2 hg5 9.de3 fd2 10.ce3. Ике якның да позициясендә «челтәрләр» барлыкка килде. Ләкин йөреш караларныкы һәм алар комбинация үткәрү мөмкинлегеннән беренче булып файдалана: 10. … ed6! 11.ce7 ef4! 12.ge5 gh6 13.eg7 hd6 14.hf6 bc5 15.db6 ae7 X.VII диаграмма — шашка композициясе үрнәге, аңарда дамның ахыргы сугу юлы тактаның төп диагоналенә «борылып китә»: 1.cb4! ac5 2.ed6 ce7 3.fg3! hf4 4.dc3 fb4 5.de5 fd4 6.hh8 X.VIII диаграмма — алдагы комбинациянең «игезәге»: бу юлы сугучы шашка төп диагональнең икенче ягына «борылып китә»: 1.fg3!! hd4 2.ef3 ge3 3.bc3 db2 4.fa1 X.
Б
Багана Багана — дамнарның 64 шакмаклы уен тактасы диагональләрендәге оппозициясе. Капма-каршы баскан "түрәләр"нең кайсысы башлап йөрергә тиеш булса, шунысы корбан була. Багана олы юлда да (I), икелек (II) һәм өчлек (III) юлларында да барлыкка килергә мөмкин. I. 1.ab4! ac3 2.fh2 hf4 3.ha1 X. II. Цирик-Седов партиясенең финалы: 1.bc7 dg1 2.fh6 db6 3,ha7 X. III. 1.ed2! gc1 2.hg3 hg5 3.fg1 hf2 4.gh6 X.
Баскыч сугуы "Трап сугуы"н кара
Башлангыч "Уен башлангычлары"н кара
Бикләп кую Каршы як шашкасын яки шашкалар төркемен гади йөреш ясау мөмкинлекләреннән мәхрүм итеп тоткарлау. {| class="standard" |- Аклар дамга да үтте, йөреш тә аларныкы. Ләкин гадәти юллар белән генә җиңүгә ирешеп булмый. Бары тик «бикләп куеп» кына: 1.gf2! eg1 2.ba7 gf2 3.ag1 X.
Югарыдагы позиция практик партияләрдә дә хасил булырга мөмкин. Шашка композиторлары да аны уен азагы комбинацияләренең финалы буларак куллана. Мисал өчен, Иван Кобцев композициясе:Габриэлян В. Р., Дрозд Н. И. — Творчество армейских шашистов. — М.: Воениздат, 1989. — 140 нчы бит. {| class="standard" |- Композиция чишелешенең төп варианты: 1.cd6! ce5 2.hg3 fh2 3.hd6 ec5 4.bd6 fg7 5.ab4 gh6 6.ba5 hg5 7.dc7 db6 8.ac7 gf4 9.cb8 fe3. Дәвамы — алдагы миниатюрадагы кебек.
Кайбер позицияләрдә, каршы якны дамга үткәреп, соңгысын бикләп кую алымы да җиңү китерә. Мәсәлән: 1.dc5! b:d4 2.ba3 d:b2 3.a:e3 ba1 4.ed4 e:c3 5.d:b4 a:c3 6.cb2! cd2 7.e:c3 X Баскыч алымы Уң (кыска) флангта, такта кырыенда урнашкан шашканы дамга үткәрү өчен кулланыла һәм шашка уеннарының барлык төрләрендә дә очрый. Аның асылы — башта каршы як шашкаларын дамга үткәреп, аннары аларны берәм-берәм тота-тота, дамга үтәргә тиешле борт шашкасы алдына бер «сугым сыерын» китертү. Бу алым каршы якның «алтын шашкасы» (халыкара шашка уенында шулай ук янәшәдәге, «2» яки «49» кырларындагылар да) үз урынында булмаганда, аеруча үтемле була. Урыс шашкасында «баскыч» ярдәмендә h4 шашкасы дамга үтә, 100 шакмаклы тактадагы уенда — «25» яки «35» кырларындагылар. {| class="standard" |- Каралар акларның d4 шашкасына һөҗүм иткән, димәк, аларның киләсе йөреше e5:c3 сугуы булачак. Караларның позициясендә, «алтын шашка» булмау сәбәпле, e7-c7 "рәшәткә"се барлыкка килгән. Аклар бу ирекле йөрештән, стандарт калыптагы h4:f6:d8:b6:e3 «баскычлы» сугуны үткәрү өчен файдалана алалар: 1.ef4! ec3 2.ed2 ce1 3.fe5! fd4 4.cb2 ac1 5.gh4 eg3 6.hf4 cg5 7.he3 X.
Башлангыч ялгышы Уен башында ук, позиция аныкланып беткәнче ясалган хаталы һәм партияне оттыра торган йөреш. {| class="standard" |- "Үзәк партия"нең 1.cd4 fg5 2.gf4 gf6 3.bc3 hg7 4.cb2 ba5 вариантында 5.de5? fd4 6.ce5 алмашынуы — шундый ялгышларның берсе.
Бердәнбер йөреш Ихтимал булган бөтен мөмкинлекләр арасында партиядә җиңү яулау яки аны оттырмау өчен кулай булган ялгызак, соңгы һәм «тиңдәшсез» йөреш. Кайвакыт аны эзләп табуы бик читен була. {| class="standard" |-