Сертификат - аерым фактларны һәм хәлләрне раслаучы документ (таныклык, шаһәдәтнамә). Ул түбәнләге төрләрдән тора: продукциянең (товарларның хезмәт күрсәтүнең) сыйфатын раслаучы документ; акцияләргә һәм башка кыйммәтле кәгазьләргә хокуклы булуны дәлилләүче финанс документы; акционерлык җәмгыятен финанс тәшкиләтендә теркәү турындагы документ кредит тәшкиләтенең үзенә сакларга акча бирелү турындагы кертем таныклыгы; дәүләт органнарының финанс буенча йөкләмәләрен дәлилләүче документ; затлы мәгъдәннәрнең сафлык дәрәҗәсен күрсәтүче келәймәне раслаучы документ һ.б.

Төркем:Документлар