Энҗе Мөэминова, Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминова (1924 елның 18 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә кантоны, Яңа Кәшер — 2009 елның 2 марты, ?) — балалар язучысы, шагыйрә, укытучы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994). Рафаил Төхфәтуллин (1998) һәм Абдулла Алиш (2005) исемендәге премияләр лауреаты . СССР язучылар берлеге әгъзасы (1965 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1924 елның 18 маенда ТАССР Бөгелмә кантоны (1930 елдан Татарстан АССР Әлмәт районы) Яңа Кәшер авылында тимерче гаиләсендә туган. Әнисе вафат булгач, әтисе белән 1931 елга кадәр Тымытыкта яшиләр, аннан Әлмәткә кайталар. Әлмәт урта мәктәбен тәмамлагач (1941), унҗиде яшендә хезмәт юлын башлый. Сугыш елларында Югары Мактама авылында, соңрак Мәмәт һәм Габдрахман авылларында мәктәптә математика укыта. 1944—1946 елларда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. 1948 елда Ташкәнт педагогия институтының (1998 елдан Низами исемендәге Ташкәнт дәүләт педагогика университеты) (uz) математика бүлеген тәмамлый. Әлмәт районы Габдрахман авылына үзе эшләгән мәктәбенә кайтып, 1974 елга кадәр әлеге мәктәптә математика укыта.

2009 елның 2 мартында вафат була.

Иҗаты

Ике дистәдән артык шигырь китаплары, очерк, җырлар, сценарийлар авторы. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә яза. Аның беренче шигырьләре 1957 елда вакытлы матбугатта басылган. 1961 елда «Ефәк яулыгым» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. «Әниләргә һәм нәниләргә» (1964), «Шигырьләр» (1966), «Синең өчен язам» (1968), «Бүләгем» (1970), «Чәчәкләр китердем», «Исемдә» (1984), «Әйтер сүзем бар», «Оныту мөмкинме соң», «Безгә килегез» (1992), «Үрдәгем үпкәләде», «Әйдәгез танышыйк», «Бәйрәмнәр» һ. б. китаплар авторы. Җырлары: «Укытучыма» (Ифрат Хисамов көе), «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй», «Әлмәтем минем», «Яшьлектә бары тик яз гына», «Белсәм әгәр», «Килер ул», «Әлмәтебез таңнары», «Моңнар булып калдың», «Бишек җыры» (Роберт Андреев көе) һ. б.

Гаиләсе Энҗе Мөэминованың өч баласы, 6 оныгы барТатар язучылары безнең районда. Иске Кулаткы районы Иске Атлаш авылы сайты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1994 — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 1998 — Рафаил Төхфәтуллин премиясе 2005 — Татарстан язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге премиясе — «Бәйрәмнәр» китабы өчен».

Хәтер

1949—1974 елларда укыткан Габдрахман мәктәбе диварына истәлек тактасы эленгән.

Искәрмәләр

Әдәбият Совет Татарстаны язучылары (төзүчеләре Даутов Р. Н., Нуруллина Н. Б.). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.

Сылтамалар

Энҗе Мөэминова. Әхмәт Дусайлы порталы Э. Мөэминова «Милләттәшләр» порталында Галерея писателей Альметьевского края

Моны да карагыз

Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татарстан шагыйрьләре Төркем:Укытучылар Төркем:Ташкент педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Абдулла Алиш премиясе лауреатлары Төркем:Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре