Мишель Родригес, Майте Мише́ль Родри́гес (, 1978 елның 12 июле, АКШ, Техас штаты, Сан-Антонио) — АКШ кино һәм телевидение актрисасы, сценарий авторы, продюсер. Тамашачыга «Форсаж», «Мачете», «Аватар» фильмнары аша таныш.

Тәрҗемәи хәле 1978 елның 12 июлендә АКШның Техас штаты Сан-Антонио шәһәрендә туган. Әтисе Пуэрто-Рико кешесе, әнисе Доминика Республикасыннан чыккан. Балачакта башта Доминикан Җөмһүриятендә, аннары Пуэрто-Рикода яшиләр. Унбер яшендә АКШның Нью-Джерси штатындагы Джерси-Сити шәһәрендә урнашалар. Унҗиде яшендә шоу-бизнес белән шөгыльләнә башлый, фильмнарда күмәк күренешләрдә катнаша, кастингларга йөри.

2000 елда актерлык карьерасы башлана: «Girlfight» () фильмында Диана Гузмен ролендә уйный.

2001 елда режиссер Роб Коэнның «The Fast and the Furious» (, РФ прокатында «Форсаж») фильмында Летти Ортис ролендә уйный.

2002 елда Англия режиссеры Пол Уильям Скотт Андерсон үзенең «Resident Evil» () фильмында Рэйн Окампо ролен тапшыра.

2009 елда Җеймс Камеронның «Avatar» () фильмында очучы Труди Чакон ролендә уйный.

Әдәбият Июль аенда кабынган йолдызлар. Мишель Родригес. «Сөембикә», 2018 ел, июль, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар Мишель Родригес. IMDb

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:АКШ актрисалары Төркем:АКШ кинематографы актрисалары Төркем:АКШ телевидение актрисалары Төркем:АКШ кинопродюсерлары Төркем:Сценарийчылар Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:АКШ киноактерлар гильдиясе премиясе лауреатлары Төркем:Шәхесләр:АКШ Төркем:XXI гасыр актрисалары