Русча-татарча хәрби терминнар сүзлеге () — 2000 елда Казанда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан сүзлек. Кораллы Көчләрнең төрләрендә кулланылышта йөрүче 8 мең терминны эченә ала. Автор - төзүчесе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хәрби журналист Рафис Әмерсәяф улы Могыйнов (1948 — 2013). Консультант — запастагы полковник, техник фәннәр докторы Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин. Сүзлекне бастырып чыгаруга әзерләгәндә филология фәннәре докторы Фуат Әшрәф улы Ганиев (1930 — 2016) киңәшләре белән ярдәм иткән. Хәрби терминнар русчадан татарчага тәрҗемә ителеп кенә калмыйча, күп очракта аларга киңәйтелгән аңлатма да бирелә. Мәсәлән, «Б» хәрефенә башланган 102 терминның 60ына татарча кыскача аңлатма бирелгән.

Тарих 1926 елда Казанда «Русско-татарский словарь военных терминов (толмач)» нәшер ителә. Әлеге сүзлек XX гасырның беренче чирегендә татар телендә күпләп чыгарылган хәрби газеталар һәм журналлар (мәсәлән, «Сугыш хәбәрләре» (1916-1917), «Ирекле солдат» (1917), «Сугыш сафы» (1917-1918), «Кызыл Армия» (1917-1921), «Кызыл йолдыз» (1919-1920), «Кызыл яу» (1918-1919), «Солдат ялкыны» (1917-1918), «Калкан» (1923-1924) һ. б.) мөхәрририятләре өчен, шулай ук хәрби хезмәткә алынган рус телен белмәүче татар егетләрен өйрәтүче кече командирлар өчен зур ярдәмче була. Бөек Ватан сугышыннан соң Кораллы Көчләрдә булган үзгәрешләр татар телен яңа төшенчәләр, терминнар белән баета. Хәрби терминнар куллануга тәрҗемә ителмичә рус теле һәм рус теле аша Көнбатыш Аурупа телләреннән алына: рота, интервал, казарма, калибр, лекало, маневр, матрос, обойма. Сугыштан соң нәшер ителгән русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләргә хәрби терминнар бик аз күләмдә кертелә, мәсәлән, 1950 елда чыгарылган «Татарча-русча сүзлек»тә хәрби тематикага багышланган 278 сүз бар: авиадесант, амбразура, ветеран, залп, маршал, окоп, пехота, снайпер, снаряд, танк, фронт, эскадра һ. б.

Татар телендә хәрби вакытлы матбугат

XX гасыр башында (1916 — 1937 елларда) Россиядә (РИ, Россия республикасы, РСФСР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) татар телендә 31 исемдә хәрби вакытлы матбугат (28 газета һәм 3 журнал) нәшер ителгәнСафаров Р. Т. Военная лексика татарского языка. К.: ИЯЛИ АН РТ, 2015, стр. 190 — 195. ISBN 978-5-93091-185-5 .

Бөек Ватан сугышы елларында (1941 — 1945 елларда) татар телендә 16 фронт газетасы чыгарылганРабит Батулла. Скандал в мастерской. «Звезда Поволжья» (1) , 7 — 13 июня 2018 года, № 21 (892), стр. 4.

Максат Сүзлек хәрби темага язучы журналистлар, тәрҗемәчеләр, язучылар, хәрби комиссариатлар, хокук саклау органнары, РОСТО хезмәткәрләре, Татарстанда урнашкан РФ предприятиеләре, оешмалары эшчеләре, хәрби хезмәткә барырга әзерләнүче егетләр өчен, шулай ук мәктәпләрдә, укуханәләрдә, техникумнарда хәрби хезмәт нигезләре фәнен, югары уку йортларында хәрби әзерлек курсларын укытканда әсбап буларак куллану өчен чыгарыла.

Кушымта Сүзлекнең кушымтасында төрле халыкларның борынгы һәм бүгенге армия сугыш кораллары, техникасы, хәрби кием үрнәкләренең сурәтләре урнаштырылган. Шулай ук хәрби темага багышланган татар һәм рус мәкальләре бирелгәнРинат Сәфәров. Военная лексика татарского языка. К.: ТР ФА нәшрияты, 2015, 28нче бит. ISBN 978-5-93091-185-5. Кушымтада хәрби терминнарның шартлы кыскартмалары (АМОВД — һава десантын матди тәэмин итү аэродромы), А. П. Смирновның «Идел болгарларының хәрби сәнгате» мәкаләсе (кыскартылып), XII — XIII гасырлар Болгар дәүләте җирләрендәге борынгы саклану ныгытмалары картасы, җил көчен һәм диңгез торышын чагыштыру таблицасы урнаштырылган.

Үрнәк Абордаж — абордаж (ишкәкле һәм җилкәнле флот чорында: дошман корабына якынаеп кул сугышына керү өчен аңа һөҗүм ясау).

Сылтамалар Русча-татарча хәрби терминнар сүзлеге. «Минем Йорт» сайты Русско-татарский словарь военных терминов. Studmed.ru

Искәрмәләр

Төркем:Татар теле сүзлекләре