Парашакти (Санскрит Әлифбасының Халыкара Транслитерация Әлифбасында: Paraśakti, Санскрит телендә: पराशक्ति) ул Шива Һинд дине Ходаеның өч аспектларының берсе. Ул "иң олы энергия" дигәнне аңлата. Шайвизмның төп мәктәбе булган Шайва Сиддханта буенча (Шайвизм Һинд диненең 4 төп сампрадаяларның берсе); Парашакти ул бөтен нәрсәгә үтеп керүче саф аңлау, куәт һәм барлык булган нәрсәнең башлангыч формасы һәм аның формасыз парашивадан аермалы буларак формасы бар. Шива Ходаеның башка ике аспекты парашива һәм парамешвара.
Шива Лингамның аскы өлеше (пьедестал) парашактины чагылдыра, шул ук вакытта өске өлеш (овал таш) парашиваны чагылдыра.
Шулай ук карагыз Ади Парашакти
Искәрмәләр
Төркем:Һинд дине