Caps Lock ( сүзтезмәсеннән кыскарту — «зур хәрефләрне беркетү») — компьютер төймәсары төймәсе. Хәрефләрнең регистырын бәләкәй хәрефләрдән баш хәрефләр җыю режимына автоматик (даими) рәвештә алмаштыру өчен кулланыла. QWERTY һәм Дворак җәемнәрендә ул сулдан кырыйда  һәм  төймәләре арасында урнашыла. Күп төрле төймәсарларда Caps Lock режимы кабынганын күрсәтә торган яктылык диоды була. Гадәттә ул төймәсарның өске уң почмагында урнаштырыла (Num Lock һәм Scroll Lock яктылык диодлары белән беррәттән), яки үзе  төймәсе янында, яки бөтенләй аның өстендә.

Функцияләре Caps Lock режимы кабынган чакта төймәсенә басу режимны сүндермәйче генә бәләкәй хәрефне кертергә мөмкинлек бирә:

Caps Lock режимын кабызмайчы җыелган текст

cAPS lOCK РЕЖИМЫ КАБЫНГАН ЧАКТА ҖЫЕЛГАН ТЕКСТ

Килешү буенча IBM PC гаиләсе компьютерларында төймәнең эшләве хәрефле символларга гына тарала һәм саннарга, тыныш билгеләренә, математик һәм махсус символларга кагылмый. Әмма иске компьютерлар төймәсарларында (мәсәлән, Commodore 64) , төймәсе бар. Ул  төймәсе торышын инвертлый, һәм, димәк, хәрефләргә генә түгел, ә калган символларга да тәэсир итә.

Кулланучының керү хокукларын исем һәм серсүз белән тикшерүне таләп итүче күпчелек програмлар симвооларның регистрына сизгер.  төймәсенә ялгыш басу дөрес түгел серсүзне кертүгә китерергә мөмкин.

Уеннарда  берәр нәрсәне кабыза яки сүндерә (мәсәлән, йөгерүне).

Тарих  төймәсе үзенең тарихын, өске регистр йозагы функциясы булган, язу машинкаларыннан йөртә. Тормышка ашырылды ул махсус ачкыч-төймә ярдәме белән. Шушы төймәгә басу төймәсен басылган килеш беркетеп калдыруга китерә иде. төймәсенә кабат басып язу машинкасын түбән регистрга кире кайтарып була иде. Бу очракның яңгырашын Windows-ның стандарт көйләүләрендә күрергә була. Анда Caps Lock режимын ничек , шулай ук  төймәләре белән сүндерүне билгеләп була.

Caps Lock-ка каршы хәрәкәт

Баш хәрефләрне беркетү төймәсенә каршы берничә нигезле дәлилләр бар: Механик язу машинкалары, текст бастырган чакта, төймәгә берникадәр көчәнеш белән сугуны таләп итәләр иде, ә аны, бер үк вакытта чәнтеки бармак белән төймәсенә басып торып, ирешергә кыен иде. Компьютер төймәсарларында бу хәл бүтән проблем түгел, чөнки төймәгә көчәнеп басу таләп ителми.  төймәсенең стандарт урнашылуы — төймәсарның икенче рәтендә «A» хәрефе янында. Шундый төймә өчен бу артык үтәрлек урын: бер яктан, аны ялыш басырга җиңел; икенче яктан — аның урынына ешырак кулланыла торган төймәне урнаштырып була. Фидонетта һәм Интернетта ЗУР ХӘРЕФЛӘР белән җыелган текст, кычкырып (акырып) эндәшү дип аңлана; символлар регистры белән чиктән тыш күп файдаланган кулланучыга гадәттә «Капслама» яки «Caps Lock төймәсенә бас» дип киңәш бирәләр. Caps Lock төймәсе булмаса «кычкырырга» алай ук җиңел булмаячак. Хәзерге заман текст эшкәрткечләрендә башисемнәрне тиешле формага китерү яки инде язылган текстның регистрын алмаштыру өчен күп төрле ысуллар бар.

2001 елда Швециядә  төймәсенә каршы беренче кампания эшли башлады — anticAPSLOCK.

2006 елда CAPSoff дип аталган кулланучылар төркеме төмәсардан төймәсен алып ташларга, яки, альтернатив вариант буларак, аны  төймәсе янына урнаштырырга тәкъдим иттеләр.

Бушаган урында нәрсә урнаштырырга гомуми кабул ителгән фикерләр юк. Мондый вариантлар тәкъдим ителәCAPSoff: Alternatives antiCAPSLOCK — Options :

 төймәсе; икенче яки ; ике бәләкәйрәк төймә; алмашу буферын идарә итү төймәсе.

 төймәсенә кайчакта «җәемне алмаштыру» гамәлен билгеләйләр. Unix-та бу функционаллык X Window System-га башта ук хас, ә Microsoft Windows-та ул Keyboard Ninja һәм Punto Switcher шикелле махсус програмлар ярдәме белән генә, яки реестрны үзгәртеп кенә гамәлгә куелырга мөмкин.

Caps Lock-сыз җайланмалар Барлык бу җайланмаларда баш хәрефтән җыю яки интерфейс аша, яки нинди дә булса төймәләр тезмәсе аша кабына. Әлифбалы төймәсарлары булган төрле коммуникаторлар һәм смартфоннар — мәсәлән, Nokia E70. Бәләкәй генә One Laptop per Child төймәсарыРаскладка клавиатуры OLPC. Корвет» һәм аңа ярашлы компьютерларда «Беркеткеч» төймә  булган.  төймәсенә беркеткеч төймәсе белән берьюлы басу  төймәсе шикелле эшләгән. «Корвет»-та булган беркеткеч төймәсе башка модификатор-төймәләр белән дә эшләгән: (әлифбаны алмаштыру),  (псевдографикны кертү), ( төймәсенә охшаш). Colemak җәемендә  төймәсе урынында икенче  төймәсе урнашкан. Google ширкәтенең Cr-48 ненбукында  төймәсе эзләү функциясын чакыра торган төймәгә алмаштырылган.

Искәрмәләр

Сылтамалар CAPSoff сайты anticAPSLOCK сайты Caps Lock — зачем эта клавиша на клавиатуре?

Төркем:Төймәсар төймәләре