Патрисия Каас (, 1966 елның 5 декабре, Франция, Мозель департаменты, Форбак) — Франция җырчысы, кино актрисасы. 1988 елда «Мадемуазель блюз җырлый» дип аталган беренче альбомын чыгарганнан соң, җырлары дөнья буйлап таралып, альбомнары 17 млн тираж белән сатыла.

Тәрҗемәи хәле

1966 елның 5 декабрендә Франциянең Мозель департаменты Форбак шәһәрендә шахтер гаиләсендә туган. Әтисе Йозеф Лотарингиядә, әнисе Ирмгард Саар төбәгендә туган Франция ватандашлыгы алган алманнар. Әнисе кечкенәдән музыка дәресләренә йөртә. «Карлыккан» тавышын Эдит Пиаф, Марлен Дитрих тавышына охшаталар. Җырчы карьерасын 13 яшендә башлый. Саарбрюккен шәһәрендә «Rumpelkammer» клубы белән контракт төзи. Әлеге клубта аны актер Жерар Депардье күреп ала һәм кызны җырлар язучы Франсуа Бернхейм белән таныштыра. Беренче пластинкасы «Jalouse» () 1985 елда Жерар Депардье акчасына языла. 1990 елда дөнья буйлап беренче гастрольләрен оештыра. Унике илдә 196 концерт куя, җырчыны 700 мең кеше тыңлый. Берничә тапкыр Русиягә дә килә, репертуарында урысча җырлар да («Очи черные», «Не позвонишь», «Мне нравится, что вы больны не мной») бар. Мәскәү кирмәненең Зур концерт залында куйган концертын РФ телевидениеcенең Беренче каналы күрсәтә. 2008-2013 елларда «Л'Этуаль» компаниясенең тауарын рекламалый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1990 елда «Golden Europa» (Алмания), 1991 елда World Music Awards һәм «Bambi» премияләре ала.

Eurovision җыр бәйгесе 2009 елда Eurovision җыр бәйгесендә (Мәскәү) «Et s'il fallait le faire» балладасы белән катнашып, 8нче урынны ала.

Дискография 1988 : Mademoiselle chante... 1990 : Scène de vie 1991 : Carnets de scène 1993 : Je te dis vous 1995 : Tour de charme 1997 : Dans ma chair 1997 : Black Coffee 1998 : Rendez-vous 1999 : Le Mot de passe 1999 : Christmas in Vienna VI 2000 : Long Box (Scène de vie, Je te dis vous, Dans ma chair & Le mot de passe) 2000 : Ce sera nous 2001 : Les indispensables de Patricia Kaas 2001 : Rien ne s'arrête/Best Of 1987–2001 2002 : Piano Bar 2003 : Sexe fort 2005 : Toute la musique... 2007 : Ma Liberté contre la tienne 2008 : Kabaret 2009 : 19 (The best of) 2012 : Kaas Chante Piaf 2016 : Patricia Kaas

Фильмография 2001 — «And Now… Ladies and Gentlemen» (, режиссер Клод Лелуш) 2012 — «Assassiné» (, режиссер Тьери Бинисти)

Әдәбият Декабрьдә кабынган йолдызлар. Патрисия Каас. «Сөембикә», 2016 ел, декабрь, 63нче бит.

Сылтамалар Патрисия Каас. IMDb Патрисия Каас. Рәсми сайт

Искәрмәләр

Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Франция актрисалары Төркем:Франция җырчылары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:XX гасыр җырчылары Төркем:XXI гасыр җырчылары Төркем:«Алтын граммофон» премиясе лауреатлары Төркем:Франциянең Сәнгатьләр һәм әдәбият ордены офицерлары Төркем:Eurovision җыр конкурсында катнашучылар