Аманда Пит (, 1972 елның 11 гыйнвары, АКШ, Нью-Йорк) — Америка кино һәм телевидение актрисасы.
Тәрҗемәи хәле
1972 елның 11 гыйнварында Нью-Йоркта туган. Әтисе Чарльз Пит — корпорация юристы, инглиз һәм алман чыгышлы квакер, әнисе Пенни Леви — социаль хезмәткәр, яһүдә, нәсел башы Алмания, Маҗарстан, Русиягә барып тоташа. Әти-әнисе аерылышкан. Аманда Колумбия университетында тарих өйрәнгән, бер үк вакытта университет каршындагы театр студиясендә дә шөгыльләнгән (җитәкчесе Ута Һаген). Студияне тәмамлагач, актриса һөнәрен сайлаган. Берничә тапкыр «Канун һәм тәртип» сериалында эпизодик рольләр башкара, Skittles кәнфите рекламаларында күренә. Киноэкраннарда исеме күренгән беренче картинасы — «Җәнлек бүлмәсе» фильмы (1995). Беренче зур роле — «Җек һәм Җилл» сериалындагы Жаклин Барретт роле.
2000 елда «Тугыз ярд» Канада комедиясендә уйнаган Җилл Сент-Клэр роле танылу китерә.
2003 елда «Кагыйдәләр буенча һәм кагыйдәләрсез сөю» фильмында төшә.
2005 елда актрисаны «Мәхәббәттән дә зуррак» фильмында уйнарга чакыралар. Фильм уңыш казанса да, тәнкыйтьләүчеләр дә була.
2010 елдан башлап, «Квант сәяхәте: Кассининың космик одисеясы» дип аталган фәнни-танып белү проектында катнаша.
Гаиләсе Ире (2006 елдан) — сценарий язучы Дэвид Бениофф. Балалары: кызлары Фрэнсис Пен Фридман (2007), Молли Джун Фридман (2010), уллары Генри Пит Фридман (2014).
Фильмография Ел Фильмның исеме Оригинал исеме Роль 1995 Җәнлек бүлмәсе Animal Room Дебби 1996 Winterlude Virginity C.P.W. Робин Гейнер Тик ул гына бердәнбер She’s the One Молли Бер бик матур көн One Fine Day Селия 1997 Sax and Violins Спин-Сити Spin City Шелли МакКори Язмыш тәгәрмәче Grind Пэтти Миңа кагыл Touch Me Бриҗит Эллен Фостер Ellen Foster Җулия Һоббс 1998 Төрләрнең килеп чыгышы Origin of the Species Җулия 1999 1999 Николь Софи Southie Мариан Сильва Мәхәббәт ялгышлары Playing by Heart Эмбер 1999 Күзне алгысыз Simply Irresistible Крис Jump Лиза Катлы-катлы мәхәббәт Two Ninas Нина Һаррис Шәрә тәннәр Body Shots Җейн Баннистер1999—2001 Җек һәм Җилл (телесериал) Jack & Jill Җек 2000 Zoe Loses It Зои Чын хатын-кыз Isn’t She Great Дебби Тугыз ярд The Whole Nine Yards Җилл Вату Takedown Карен Оттыручы Whipped Миа 2001 Date Squad Белкис Фельчер Әрсез Saving Silverman Җудит 2002 Үтә авыр җинаятьләр High Crimes Җеки Чит рәттә Changing Lanes Синтия Игби төпкә бата Igby Goes Down Рэйчел 2003 Безнең барлык эшебез Whatever We Do Пэтти Идентификация Identity Пэрис Невада Кагыйдәләр буенча һәм кагыйдәсез сөю Something’s Gotta Give Мэрин 2004 Тугыз ярд 2 The Whole Ten Yards Җилл Мелинда һәм Мелинда Melinda and Melinda Сюзан 2005 Сөюдән дә зуррак A Lot Like Love Эмили Фрихл Сириана Syriana Җулия Вудмен 2006 Гриффин һәм Феникс: Бәхет кырында Griffin & Phoenix Сара Феникс Элекке сөяркә The Ex София Ковальски 2006—2007 Сансет-Стриптагы 60 нчы студия Studio 60 on the Sunset Strip Җордан Макдир 2007 Терра планетасы өчен көрәш Battle for Terra Мария (тавыш) Марстан килгән бала Martian Child Һарли 2008 Көнгә биш доллар Five Dollars a Day Мэгги Яшерен материаллар: Ышанасы килә The X-Files: I Want to Believe Дакота Уаитни Сине ни кайгыга салмый What Doesn’t Kill You Стэйси Рейли 2009 2012 (фильм) 2012 Кейт 2010 Квант квесты: Космик одиссея Quantum Quest: A Cassini Space Odyssey Рейнҗер (тавыш) Зинһар өчен, бир Please Give Мэри Гулливерның сәяхәтләре Gulliver’s Travels Дарси 2011 Күңел яту Bent Алекс 2012 Әйбәт хатын (телесериал) The Good Wife Лаура Һеллинҗер2013 Булдыра алсаң, юанны тот Identity Thief Триш Патерсон Юл, өйгә юл The Way Way Back Җоан
Әдәбият Безнең кавем. Гыйнварда кабынган йолдызлар. Аманда Пит. «Сөембикә», 2007 ел, гыйнвар, 63нче бит.
Сылтамалар Аманда Пит. IMDb Аманда Пит белән интервью
Искәрмәләр
Төркем:АКШ актрисалары Төркем:АКШ кинематографы актрисалары Төркем:Яһүд актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Колумбия университетын тәмамлаучылар