Гыйләҗ Ганиев (Гыйләҗетдин Камалетдин улы Ганиев, , — , ) — фирка-дәүләт эшлеклесе.
Хезмәт юлы
1927-1928 — Үгез авыл шурасы (БАССР, Уфа кантуны, Шәрип вулысы) сәркәтибе. 1928-1929 — Үгез авыл шурасы рәисе. 1929-1939 — БАССРның Кушнаренко, Дүртөйле, Кырмыскалы, Мишкә, Миякә районнарында фирка эшендә. 1939-1940 — Казакъстан коммунистлар (большевиклар) фиркасе үзәк комитетының кадрлар бүлеге мөдире. 1940-1942 — КазССР урынбасары. 1942-1944 — ВКП(б) ҮК каршындагы фирка контроле комитетының КазССР буенча урынбасары. 1944-1947 — ВКП(б) ҮК каршындагы фирка контроле комитетының ТАССР буенча вәкаләтлесе урынбасары. 1947-1948 — ВКП(б) ТӨКның кадрлар бүлеге мөдире урынбасары. 1947-1959 — ТАССР Югары Шурасы депутаты. 1948-1952, 1953-1957 — ТАССР авыл хуҗалыгы министры. ТАССР авыл хуҗалыгы министры булып эшләгәндә, Татарстанда авыл хуҗалыгының матди-техник базасы ныгытылган, МЭТ исәбе 11%ка, дуңгызлар исәбе 161%ка, сарыклар исәбе 64%ка арткан; ит җитештерү 52%ка, сөт җитештерү 35%ка арткан. 1952-1953 — ВКП(б)ның Казан өлкә комитетының 1 нче сәркәтибе. 1957-1959 — ТАССР җиңел сәнәгать министры.
Искәрмәләр