Иске АкхуҗаЯңа Акхуҗа. Tatarica. Татар энциклопедиясе.История одной деревни.Туган җир журналы. 3.2026.Язучы — Иж-Бубыйда.Казан утлары журналы. 9. 2003. (, шулай ук Иске АккүзИске Аккүз. Tatarica. Татар энциклопедиясе.) — Татарстан Республикасының Әгерҗе районында урнашкан, бүгенге көндә юкка чыккан татар авылы. Ул Әгерҗе тимер юл станциясеннән көньяк-көнбатышка таба 48 чакрым ераклыкта урнашкан булган.
Тарихы
Иске Акхуҗа төбәкнең иң борынгы торак пунктларының берсе булып санала. Авылның барлыкка килүе турында берничә тарихи чыганак һәм риваять сакланган:
Нигезләнү риваяте: Җирле риваятьләр буенча, бу төбәккә Нократ татарлары күченеп килгән. Риваять нигезендә, өч бертуганның өлкәне — Шыкшыбы исемле кеше Иске Акхуҗа авылына нигез сала (уртанчысы Сыгашан — Тоба авылын, ә кечесе Шаһи — Көчек авылын оештыра). Башка бер тарихи риваятьтә авылны нигезләүче кеше исеме турыдан-туры Акхуҗа дип искә алына (аның бертуганы Балтач күрше Балтач авылына нигез сала).
Яушевлар биләмәсе: Язма чыганакларда авыл 1646 елда ук Тирсә волосте алпавытлары Яушевларның биләмәсе буларак теркәлә.
Иске Акхуҗа тарихи яктан Көчек һәм Тирсә авыллары белән тыгыз бәйләнгән.
1859 елда Иске Акхуҗа һәм Көчек авыллары крестьяннарының Тирсә алпавытлары Тәфкилевләр белән зур җир бәхәсе чыкканнан соң, хөкүмәт тарафыннан яңа ызан бүлү үткәрелә.
Бу бүлешү нигезендә, Иске Акхуҗаның ике зур чәчүлек басуы һәм болыннары алпавыт Тәфкилевләргә һәм Көчек авылына бирелә. Алмашка хөкүмәт халыкка Шөшле елгасы буендагы калын урман массивын бирә. Нәтиҗәдә, 1863—1864 елларда Иске Акхуҗа халыкның бер өлеше яңа урынга күченә һәм Яңа Акхуҗа (Шөшле) авылына нигез сала.
Иске Акхуҗаның халкы игенчелек, терлекчелек белән көн күрә.
Элек Иске Аккуҗада бер мәчет булган. Авылда 1909 елда зур янгын булып, 26 хуҗалык янып юкка чыккан.
Бу авыл халкы 1917 елга хәтле, нигездә, кыш көне агач кисеп, язын сал агызган, капчык тегеп саткан.
Революциягә кадәр авыл Вятка губерниясе Алабуга өязенең Мушаков волостена карый. 1921 елның мартыннан — Әгерҗе кантонының Киясов волосте составында.
1924 елдан — Алабуга кантонының Омга волостена кертелә.
1927 елның 14 февраленнән — Әгерҗе районының Яңа Көчек авыл советы составында. 1948 елдан — Көчек авыл советына буйсына.
1963—1964 елларда — районнарны эреләтү сәбәпле, вакытлыча Алабуга районында була, соңыннан кабат Әгерҗе районына кайтарыла. Иске Акхуҗа «перспективасыз авыллар» исемлегенә кертелә.
1646 елда 17 хуҗалык булган, 1859 елда — 332 кеше, 1924 елда 412 кеше, 1930 елда авылда 425 кеше, 1956 елда 319 кеше яши.
1966 елдан соң авыл тулысынча таркала, халкы күчеп бетә. Рәсми белешмәлек басмаларында Иске Акхуҗа авылы бүтән телгә алынмый һәм ул бөтенләй юкка чыккан торак пунктлар исемлегенә кертелә.
Халкы, нигездә, күршедәге Көчек һәм Рус Шаршадысы авылларына күчкән.
Искәрмәләр
Төркем:Әгерҗе районының торак пунктлары Төркем:Татарстанның юкка чыккан торак пунктлары