Татар Пакае (Урзамәт, ) — Сарытау өлкәсе Петровск районында урнашкан татар авыл, Синенькие муниципаль берәмлеге составына керә.

Географиясе Район үзәге Петровск шәһәреннән төньяк-көнчыгышка турыдан-туры якынча 24 километр ераклыкта урнашкан.

Атамасы Авыл атамасы монда беренче булып килеп утырган Пакай исемле татардан килә. Якында элек руслар һәм эрзялар яши торган Рус Пакае авылы да булган.

Тарихы Бер чыганакларда XVIII йөзнең беренче яртысындаТатарская Пакаевка — малая частица большой Родины. икенче чыганакларда 1859 елда нигезләнгән дип күрсәтелә. Пенза өязенең Иске Вершаут, Биги, Темников өязе Усть-Рахманка, Иса авыллары йомышлы татарлары тарафыннан нигезләнгән. 1859 елда 99 йортта 696 кеше, 1897 елда 768 кеше яшәгән.

Халык саны 2002 елда халык саны 359 кеше (96 % — татарлар) тәшкил иткән, 2010 елда 307 кеше яшәгән.

2021 елда авылда 278 кеше яшәгән, шул исәптән татарлар 97 %База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2020/21 года».

Дин Татар Пакаендагы беренче мәчет 1893 елда Волгоград шәһәрендәге фабрика идарәчесе Пакаевкадан чыккан Бәшир бай акчасына төзелә.

1893 елдан Татар Пакаенда мәчет эшли, XX йөз башында бинасы мәктәпкә тапшырыла, аннан соң сүтелә. 2007 елда иске мәчет бурасыннан яңа мәчет төзелә.Хабибуллин А. А. Мечети Саратовской области. Иллюстрированный альбом. — Саратов: Медресе «Шейх Саид» ДУМСО. — Издательский центр «Наука», 2022. — 64 с.: ил.

Инфраструктура

Биредә мәдәният йорты, китапханә, тугызьеллык мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Мәдәният Татар Пакаеның мәдәният йортында «Әкият» декоратив — гамәли сәнгать түгәрәге, «Салават күпере» сынлы иҗат түгәрәге, «Акада» бию төркеме, «Сандугач» вокаль төркеме эшләп килә. 2013 елда мәдәният йорты каршында мәдәният хезмәткәрләре, татар теле укытучылары һәм халык инициативасы белән милли татар көнкүреше музее ачыла.

1982 елдан Татар Пакаенда «Алтын ай» татар җыры хор коллективы эшли (җитәкчесе — Ә.Шабаева, 1994 елдан халык исемен йөртә). Сабан туе үткәрелә.Сабантуй в Татарской Пакаевке.

Искәрмәләр

Төркем:Сарытау өлкәсе татар авыллары Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Сарытау өлкәсе Петровск районы торак пунтлары