Яңа Әләзән — Сарытау өлкәсе Балаков районында урнашкан татар авылы, Быково-Отрогский муниципаль берәмлеге составына керә.
Физик-географик характеристика Авыл Идел аръягында, Кече Кушым елгасының сул ярында (Олы Иргиз елгасының сул кушылдыгыз), диңгез дәрәҗәсеннән якынча 30 метр биеклектә урнашкан. Туфраклар — көньяк кара.
Климаты Климаты уртача континенталь (Кеппен климатлары классификациясе буенча — Dfa). Күпьеллык явым-төшем нормасы — 491 мм . Яңгырның иң күбе ноябрьдә (52 мм), иң азы март аенда (28 мм) ява. Уртача еллык температура уңай һәм + 6,1 °С тәшкил итә, иң салкыны гыйнвар аенда — −11,1 °С, иң кызу июль аенда — +22,5 °С.
Тарихы Яңа Әләзән авылына 1820 елларда Урта һәм Түбән Әләзән авылларыннан чыккан кешеләр нигез сала.Онлайн — энциклопедия Tatarica.
Әләзән (Кушым) авылы Россия империясенең 1859 елгы мәгълүматлар буенча торак пунктлар исемлегендә искә алына. Исемлек буенча, авыл Самара губернасының Николаевский өязенә караган, анда 85 йорт булган, 302 ир-ат һәм 302 хатын-кыз яшәгән. Авыл өяз шәһәреннән 67 чакрым ераклыкта, Балаков трактатының сул ягында, Яңа Үзәнк өязе чигенә якынрак урнашкан, мәчете булган.
Крәстиян реформасыннан соң Әләзән авылы Камен-Сармин волосы составына кертелә. Самар губернасы торак пунктлары буенча, 1889 елда авылда 98 йорт булган, 1450 кеше яшәгән (татарлар, мөселманнар), мәчет, җил тегермәне, земская станция эшләгән.
1910 ел Самар губернасы торак пунктлары исемлеге буенча Яңа Әләзән авылында элекке дәүләт крестьяннары, башлыча татарлар, мөселманнар, 890 ир-ат һәм 838 хатын-кыз (247 йортта) яшәгән, авылда 2 мәчет, татар мәктәбе, 5249 дистә уңайлы һәм 2020 дистә уңайсыз җирләре булган.
Халык саны Халык санының еллар буенча динамикасы:
Еллар18501859188918971910200220102021Халык саны521604145011691728481426463
Милли составы
2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар авыл халкының 90 % тәшкил иткән.
2021 елда авылда 463 кеше яшәгән, шул исәптән татарлар 89 %.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2020/21 года».
Шәхесләр Мидхәт Яһудин — дәүләт, хуҗалык эшлеклесе, 1932—1937 елларда Тат ЦИК президиумы рәисе. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы.Яһүдин Мигъдәт Гобәйдулла улы. Онлайн — энциклопедия Tatarica.
Дин 1889 елда авылда 1, 1910 елда 2 мәчете булуы билгеле. 1940 еллар мәчетләре ябыла. Хәзерге көндә 1 яңа мәчет эшли.
Мәгариф
1910 елда авылда мәдрәсә эшләгән. 1962 елга кадәр сигезьеллык татар мәктәбе була. Хәзерге вакытта авыл мәктәбендә татар теле предмет буларак кына укытыла.
Искәрмәләр
Төркем:Сарытау өлкәсе татар авыллары Төркем:Балакау районы торак пунктлары Төркем:1829 елда нигезләнгән торак пунктлар Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар