Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исемендәге мәчет () (рәсми атама түгел) ― Казан шәһәренең Мәскәү районының Казансу елгасы ярында, элекке «Кырлай» паркы урынында төзелүче ислам гыйбадәтханәсе (мәхәллә мәчете).

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны мәңгеләштерү максатында салына.

Тарих

Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исемендәге мәчет урнашачак урында (Казансуның уңъяк ярында) 2004 елның 25 августында «Шүрәле» (2009 елдан «Кырлай») аттракционнар паркы ачылган.

2022 елның март ахырыннан паркны сүтү башланган, май ае башына «Кырлай» паркында аттракционнарны демонтажлау эшләре төгәлләнгән«До свидания, а не прощайте!»: аттракционы «Кырлая» пропишут в зеленой зоне парка Победы. Татар-информ, 30.04.2022. Аның урынында Җәмигъ мәчете төзү планлаштырылган булганАндрей Лебедев. Какой быть Соборной мечети? Республика Татарстан, № 48, 5.04.2022..

2022 елның 20 маенда Җәмигъ мәчете төзелеше урынында истәлек ташы ачылган. Ташка гарәп, татар һәм рус телләрендә: «Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчетен төзи башлауга багышлана»,— дип язылганГөлнар Гарифуллина. «Мәчет – җәннәт өенең алды» – Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлек ташы ачылды. Интертат, 20.05.2022.

2023 елның 27 июнендә Казан ратушасында архитектура җәмәгатьчелеге һәм Казан мэры катнашында Җәмигъ мәчетенең яңа проекты турында фикер алышуда Илсур Метшин Җәмигънең «Кырлай» паркында төзелмәү сәбәпләрен аңлата: «Казансуның бер агымы елгага кушылганлыгы ачыкланды. Геодезия белгечләре җир асты сулары булуын әйтте. Хәзерге мөмкинлекләр белән инженерлар теләсә кайсы бинаны хәтта диңгез, елга өстендә төзи ала, әмма аның чыгымы бик зур булыр иде»Казан мэры Илсур Метшин Җәмигъ мәчетенең «Кырлай» паркында төзелмәү сәбәбен аңлатты. Татар-информ, 27.06.2023.

Татарстан җитәкчелеге, шәһәр хакимияте, республика мөфтияте белән берлектә элекке «Кырлай» паркы урынында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел паркы булдыру (Ак Барс банкы бинасы каршында, Декабристлар урамының Комсомол һәм Проолетар урамнары белән кисешкән чатлары) һәм мәхәллә (квартал) мәчете төзү турында карарга киленгән Альфред Мухаметрахимов. «Кырлай» снесли, а камень остался: на месте аттракционов все-таки построят мечеть, но не Соборную. БИЗНЕС Online, 24.06.2026.

2026 елның сентябрендә эшләр башланырга тиеш. Быел нуль циклын тулысынча тәмамлау бурычы тора. Сүз әзерлек һәм инженерлык эшләре комплексы турында бара: участокны чистарту һәм планлаштыру, бүлү, котлован эшләү, фундамент төзү, җир асты коммуникацияләре салу, гидроизоляция, җылыту һәм кире туфракны күмү.

Тасвирлама Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исемендәге мәчеттә урыннар ~800 кешегә исәпләнгән: 620се — ир-атлар, 180е — хатын-кызлар өчен. Ирләргә, хатын-кызларга мәчеткә керү юлы аерым булачак.

Мәчет территориясендә мәетханә, хәләл үзәк төзелер дип ниятләнә. Хәләл үзәктә никах, Коръән ашлары, ифтарлар узачак.

Республикада беренчеләрдән булып мәчет каршында хәләл Медицина үзәге барлыкка килер дип көтелә.

Эчәргә яраклы суы булган чишмә, машина кую урыннары каралган. Мәчет комплексының мәйданы 2 гектарны алып торачак, калган 5 гектарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел паркы урнашачак. Биредә ял итү өчен беседкалар, фонтаннар төзү ниятләнә. Проект авторлары фикеренчә, яңа парк халык телендә «җәннәт бакчасы» дип йөртелүче Көньяк Испаниянең Гранада шәһәрендә урнашкан паркын хәтерләтәчәк. Булачак мәчет яшел массив тирәсендә урнашачак. Бер яктан — ачык пространство һәм визуаль «һавалылык» тойгысы тудыручы яр буе һәм сулык, икенче яктан — агачлар, чәчәкләр һәм җәяүле юллар, алар тыныч парк тирәлеген формалаштыра.

Мәчет проектының авторы — Татарстанның атказанган архитекторы Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты профессоры Айвар Гомәр улы Саттаров.

Проектның төп инвесторы ТАИФ АҖ холдингы булачакКак будет выглядеть мечеть на месте «Кырлая» в Казани – публикуем реальные эскизы. Татар-информ, 26.06.2026.

Имам Аллаһы йортын төзүче ТАИФ хуҗалары, иганәче хокукларында, мәчет имамын сайлау хокукына ия, дип исәплиләр. Альберт Шиһабетдинов аерым кандидатлар белән шәхсән очрашырга өлгергән. Тәкъдим ителгән дин әһелләре арасында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең элеккеге мөфтие (1998―2011), хәзер «Бишбалта» мәчетенең икенче имамы Госман Исхакый, Казанның Кол Шәриф мәчетенең элеккеге ике имамы Рамил Юныс һәм Рөстәм Зиннуров кебек дәрәҗәле шәхесләр исеме аталган. ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә исә, бизнесменнарга Татарстан мөфтияте ризалыгыннан башка мондый карарлар кабул ителә алмый, дип искәртәләрЛегенда следствия возвращается в Казань, ТАИФ ищет имама для мечети, силовики послали месседж Сберу. БИЗНЕС Online, 8.08.2026.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Эльвира Мозаффарова. Казанда җәннәт бакчалы мәчет төзеләчәк. «Ирек мәйданы», № 29 (823), 30.08.2026. — Б.5.

Сылтамалар Альфред Мухаметрахимов. «Кырлай» снесли, а камень остался: на месте аттракционов все-таки построят мечеть, но не Соборную. БИЗНЕС Online, 24.06.2026 Анна Тарлап. На месте «Кырлая» в Казани построят мечеть. inkazan.ru, 24.06.2026

Төркем:Әлифба буенча мәчетләрТөркем:Казан мәчетләре