Россиядә хәрби бурыч (шулай ук хәрби чакыру, мәҗбүри хәрби хезмәт) — закон белән билгеләнгән чаралар комплексы, ул ир-ат гражданнарны хәрби бурычны үтәргә һәм Россия Федерациясе Кораллы көчләренең тулыландырырга мәҗбүри җәлеп итүнең дәүләт системасын билгели. Россия Федерациясе Конституциясе 59 маддәсенең 1 өлеше буенча, Ватанны саклау Россия гражданның бурычы һәм бурычы булып тора, әмма гадәти яктан хәрби бурыч гендерлы характер белән аерылып тора һәм 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-атлар өчен генә мәҗбүри.

Хокук яклау оешмалары, либертариан экономистлары һәм халыкара тикшеренүчеләр арасында хәрби чакыруны законлаштырылган мәҗбүри хезмәт яки кешедән ихтыяры автономиясен һәм дәүләт файдасына үз тәнен идарә итү хокукыннан мәхрүм итүче коллыкның хәзерге формасы дип тәнкыйтьлиләр. Киресенчә, чакыру тарафдарларының позициясе милли иминлекне, гражданлык бурычын һәм илне саклау буенча конституцион бурычны саклау кирәклегенә мөрәҗәгать итә.

РФ гражданнары «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль закон нигезендә (1998 елның 21 июлендәге редакциядә, аннан соңгы чорда кертелгән үзгәрешләре белән) хәрби хезмәт үтәләр. Исегезгә төшерик, РФ гражданының хәрби бурычы түбәндәгеләрне үз эченә ала: хәрби исәпкә басу, хәрби хезмәткә әзерлек, хәрби хезмәткә чакырылу һәм хәрби хезмәт узу, шулай ук запаста булу, хәрби җыеннарга чакырылу һәм запаста булган чорда хәрби җыеннар узу.

Якын киләчәктә мәктәпне тәмамлаучы яшүсмерләргә кагылачак хәрби бурыч аспектларына тукталып үтик.

Иң элек шуны ассызыклыйк, 17 яше тулган елда яшь егет (1 гыйнвардан 31 марткача) тору урыны буенча район хәрби комиссариатында хәрби исәпкә басарга бурычлы. Ул повестка буенча билгеләнгән вакытта район хәрби комиссариатына килергә тиеш. Хәрби исәп кагыйдәләрен бозучы, чакыру буенча хәрби комиссариатка тиешле сәбәпсез килмәүче кисәтелә яки административ штрафка тартыла.

Азат ителү яки чакырудан кичектерелү хокукы булмаган ир-ат җенесендәге 18 яшьтән 27 яшькәчә барлык гражданнар хәрби хезмәткә чакырыла. Хәрби хезмәттән читләшкән өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнгән. Закон шулай ук ир-ат һәм хатын-кызларның хәрби хезмәткә контракт буенча керүен дә күздә тота.

Чакыру буенча хәрби хезмәт вакыты 12 ай тәшкил итә. Хәрби хезмәткә контракт буенча кергән гражданнар аны контрактта күрсәтелгән вакытта уза.

Әгәр аны хәрби хезмәткә яраксыз яки чикләүле генә яраклы дип тапсалар, ул хәрби хезмәттән азат ителергә мөмкин. Моннан тыш фәннәр кандидаты яисә фәннәр докторы дигән гыйльми дәрәҗәсе булган гражданнар хәрби хезмәткә чакырылмый. Шулай ук әтисе, әнисе, бертуган абыйсы, апасы хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган егетләр армиягә алынмый.

Закон хезмәткә чакыру яшендәге кайбер категория гражданнар өчен хәрби хезмәткә чакыруны кичектереп тору мөмкинлеген күздә тота. Моның өчен нигез булып вакытлыча сәламәтлек какшау проблемасы; чит кеше ярдәменнән башка тора алмаган туганы яки якын кешесен карау зарурлыгы; баланы әнисеннән башка тәрбияләү тора. Ике һәм аннан күбрәк баласы яисә өч яшенә кадәрге бер баласы булган граждан да кичектерүгә өметләнә ала һәм башкалар Башлангыч һөнәри, урта һөнәри яисә югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә эштән аерылып укый торган гражданнарга да — уку чорында, шулай ук гомуми белем учреждениеләрендә 18 яшьтән соң укучыларга (мәктәпне тәмамлаганчы) чакыру кичектерелә.

Шунысына да игътибар итегез: хәрби хезмәткә чакыруны күрсәтелгән кичектерү ике тапкырдан артык булмый.

Хәрби хезмәт узу мәсьәләләре (вакыты, контракт төзү, кандидатлар сайлап алу тәртибе һәм башкалар) РФ Президенты Указы белән расланган Нигезләмә белән җайга салына (2000 елның 26 июнендәге редакциядә). Хәрби хезмәткәрләрнең хокукый хәле «Хәрби хезмәткәрләрнең статусы» Федераль законы (2000 елның 19 июнендәге редакциядә) билгеләнгән .

Искәрмәләр

Әдәбият

Eichler, Maya. Militarizing Men: Gender, Conscription, and War in Post-Soviet Russia. — Stanford University Press, 2011. — 256 p. — ISBN 9780804778367.

Төркем:Россия кораллы көчләре Төркем:Хәрби хезмәт