Якутск шәһәре Николаевский соборы — Якутия Республикасының башкаласы Якутск шәһәрендә бүгенге көндә гамәлдә булган иң өлкән православие гыйбадәтханәләренең берсе. Бу — шәһәрдә үзенең беренчел кыяфәтен һәм күләмен саклап калган бердәнбер гыйбадәтханә. Бу хәл биредә төрле совет оешмалары: шәһәр архитектурасы канцеляриясе, китапханә коллекторы, ә 1970 нче еллар ахырына кадәр СБКФ (КПСС) өлкә оешмасының партия архивы урнашуы белән аңлатыла.
Тасвирлама Николай Чудотворец хөрмәтенә салынган беренче агач чиркәү, зират чиркәве буларак (җирләү йолаларын үткәрү өчен), 1718 елда төзелә. Агач гыйбадәтханә якынча Россия фәннәр академиясе Себер бүлегенең Якутск фәнни үзәге спорт залы урнашкан урында булган. 1791 елда бу урында алты тәхетле яңа таш бина төзелеше башлана. Төзелеш эшләрендәге хаталар һәм нигезнең какшаулыгы аркасында, чиркәү җимерелә башлый һәм XIX гасыр уртасында аны сүтәләр.
1847 елда сәүдәгәр Иван Яковлевич Шилов-кече акчасына һәм шәһәрлеләрнең иганәләренә шәһәр читендә шул ук исемдәге яңа таш зират гыйбадәтханәсе төзелә башлый. 1851 елга төзелешнең төп эшләре тәмамлана. Бу пардуан өстендә кыңгыраулыгы булган, стеналарының калынлыгы бер метрдан артып киткән, планлаштыруда тәресыман, җылытыла торган бер гөмбәзле һәм өч тәхетле чиркәү була. Бина ике метр тирәнлектәге бут ташыннан ясалган тасмалы нигезгә утыртыла. Аның архитектурасының үзенчәлеге булып төп бинаның һәм кыңгыраулыкның яруслы түбәләрен бизәп торучы кысылган кечкенә гөмбәзләр (главки) санала. 1852 елның 22 маенда архиепископ Иоанн Вениаминов тарафыннан чиркәүнең урта өлешендәге төп тәхет изгеләндерелә, ә 24 майда һәм 3 июньдә аның кушуы буенча калган ике тәхет изгеләндерелә: уң (көньяк) өлешендә Раббыбызны каршылау (Сретение Господне) һәм Алла Анасының Смоленск иконасы хөрмәтенә; сул (төньяк) өлешендә — преподобный Иоанн Лествичник һәм изге апостолларга тиң Константин белән Елена хөрмәтенә. Николай чиркәве коймасы эчендә зират булдырыла, анда шәһәрнең барлык катламнарыннан булган мәрхүмнәрне җирлиләр. Риваятьләр буенча, сәүдәгәр Иван Яковлевич Шилов-кече «гыйбадәтханәгә керү юлының уң ягында» җирләнгән. Вакыт узу белән, иске каберлекләр урынында җирле җәмәгать эшлеклеләре, дворяннар, сәүдәгәрләр, мещаннар һәм казакларның каберләре пәйда була.
1930 нче елларда чиркәүнең кыңгыраулары бәреп төшерелә һәм ул ябыла. Аннары, шәһәр төзелеше зонасын киңәйтү өчен, зиратны әкренләп сүтә башлыйлар, ә 1950 нче елларда аны бөтенләй җир белән тигезлиләр. 1990 нчы еллар башында чиркәү диндарларга кайтарыла. Гыйбадәтханә 1995 елның 8 октябрендә кабат изгеләндерелә һәм Якутск епархиясенең кафедраль соборы статусын ала. Бу статус 2005 елга кадәр саклана, аннары ул яңадан мәхәллә (приход) чиркәве дәрәҗәсенә кайтарыла, ә епископ кафедрасы Преображение соборына күчерелә. Гыйбадәтханәгә «Градо-Якутский» (Якутск шәһәре) дигән өстәмә исем бирелә..
Искәрмәләр
Төркем:Россия православие чиркәүләре Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр