Китап көе — татар традицион музыка мәдәниятендә дини, әдәби һәм дидактик әсәрләрне махсус мелодик интонация белән көйләп уку традициясе. Китап көйләре, нигездә, урта гасыр татар язма әдәбияты әсәрләрен, кыйссаларны, бәетләрне һәм дини китапларны башкарганда кулланылган.Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - ISBN 5-85401-082-8. С. 47
Тарихы Китап көе татар халкының ислам мәдәнияте белән бәйле борынгы музыкаль традицияләренең берсе булып санала. Китапларны көйләп уку гадәте күп гасырлар дәвамында авыл көнкүрешендә һәм гаилә мохитендә сакланган. Татарларда китапка хөрмәт аеруча зур булган, шуңа күрә кулъязма һәм басма китапларны өйләрдә саклаганнар, аларны кулдан күчереп язганнар һәм гаилә әгъзаларына кычкырып укыганнар.
Урта гасыр татар әдәбияты әсәрләре — Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы, «Таһир белән Зөһрә», «Бәдәвам» һәм башка китаплар — еш кына махсус көйләргә салынып башкарылган. Һәр укучы бер үк әсәрне үзенә хас интонацияләр белән башкара алган.Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - ISBN 5-85401-082-8. С. 48-55
Башкару үзенчәлекләре Бер үк әсәр төрле төбәкләрдә төрлечә көйләп укылган. Шуңа күрә китап көйләре каты канунлаштырылган форма түгел, ә башкаручы традициясенә бәйле музыкаль үрнәкләр системасы булып тора.
Китап көйләрен башкаручылар арасында күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр, мәдрәсә белеме алган затлар һәм дин әһелләре очраган. Кышкы озын кичләрдә гаилә әгъзалары һәм күршеләр җыелып китап тыңлау татар авылларының киң таралган мәдәни күренешләренең берсе булган.
Музыка фәнендә өйрәнелеше XX гасырның икенче яртысыннан башлап китап көйләре татар музыка фольклорын өйрәнүче галимнәр тарафыннан язып алына һәм тикшерелә. Алар татарларның эпик, дини һәм көнкүреш музыкаль традицияләренең мөһим өлеше буларак карала.
Китап көйләре татар мөнәҗәтләре, бәетләре һәм озын көйләре белән тарихи һәм интонацион бәйләнештә үсеш алган дип исәпләнә. Аларның үзенчәлекләре татар традицион музыкаль фикерләвен, сөйләм интонацияләрен һәм ислам мәдәниятенең йогынтысын чагылдыра.
Мәдәни әһәмияте Китап көе татар халкының матди булмаган мәдәни мирасының әһәмиятле өлеше булып тора. Бу традиция әдәби әсәрләрне генә түгел, ә аларның эмоциональ эчтәлеген, әхлакый кыйммәтләрен һәм тарихи хәтерен дә буыннан-буынга тапшыру чарасы булган.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Бакиров, Марсель Хәернас улы. Татар фольклоры : югары уку йортлары өчен дәреслек / М. Х. Бакиров. - Казан : Мәгариф, 2008. - 358, с.; ISBN 978-5-7761-1861-6 Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - ISBN 5-85401-082-8. Макаров Г.М. Музыка старотатарской письменной поэзии как составная часть средневековой элитарной культуры Волго-Камского региона // Музыка. Искусство, наука, практика: Научный журнал Казанской государственной консерватории имени Н.Г. Жиганова. 2016. № 1 (13). С. 29-40. Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. – 384 б.
Төркем:Җырлар Төркем:Ислам сәнгате