Португаль телле илләр берләшмәсе () — 1996 елның 17 июлендә төзелгән һәм португал теле рәсми булган илләрне берләштергән халыкара оешма.

Берләшмәгә Португалия һәм аның элекке колонияләре — Ангола, Бразилия, Гвинея-Бисау, Кабо-Верде, Мозамбик, Сан-Томе һәм Принсипи керә. 2002 елда бәйсезлек игълан иткәннән соң берләшмәгә Көнчыгыш Тимор кушыла. Моннан башка оешмага күзәтче буларак Экваториаль Гвинея, Маврикий һәм Макао керә.

2005 елда Берләшмәнең әгъза-илләре Анголаның башкаласы Луандада 5 май көнен «Бөтендөнья португал теле һәм мәдәниятен бәйрәм итү көне» итеп игълан итә.

Моны да карагыз Португал теле рәсми тел булган территориаль берлекләр исемлеге

Искәрмәләр

Сылтамалар Берлекнең рәсми сайты Берлекнең сайты

Төркем:Португал теле Төркем:Халыкара оешмалар