Айдар Рәис улы Метшин (1963 елның 27 августы, ) — Россия дәүләт эшлеклесе, 2021 елның 19 сентябреннән ― VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. 2006―2021 елларда ― Түбән Кама районы (2006―2021) һәм Түбән Кама шәһәре (2008―2021) башлыгы. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Юридик фәннәр кандидаты.

Биография Айдар Метшин 1963 елның 27 августында Түбән Кама шәһәрендә туа. 1980 елдан «Түбәнкаманефтехим» ААҖ аппаратура җиһазларын ремонтлау буенча слесарь, аннары Псков өлкәсендә җәнлек совхозында инженер, баш инженер булып эшли. Түбән Камада кадрлар сәясәте һәм социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнә.

1986 елда «Суыту һәм компрессор машиналары һәм җайланмалары» белгечлеге буенча С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын, 1996 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1999 елда Түбән Кама Халык депутатлары берләштерелгән советы депутаты, шулай ук «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы депутаты итеп сайлана. 2000—2006 елларда — «Түбән Кама нефть эшкәртү заводы» ААҖнең административ директоры». 2005 елда «Эшлекле идарә итү остасы» белгечлеге буенча Мәскәү Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясен тәмамлый.

2006―2021 елларда — Түбән Кама муниципаль районы Советы рәисе, «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы. 2008―2021 елларда шәһәр Советы депутаты һәм Түбән Кама шәһәре мэры. 2010 елның октябрендә шәһәр Советы сессиясендә кабат Түбән Кама мэры һәм муниципаль район башлыгы итеп сайлана.

2010—2013 еллар чорына Евроазиат региональ бүлегеннән Бөтендөнья советы әгъзасы, «Түбәнкаманефтехим» ААҖ директорлар советы әгъзасы.

2021 елның 19 сентябреннән ― VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Главу Муслюмовского района Татарстана назначат мэром Нижнекамска. МК, 4.10.2021.

Гаилә

Айдар Метшин эшче гаиләдә үскән, әтисе — инженер, әнисе шәфкать туташы булып эшләгән.Ике абыйсы бар: Илсур Метшин — Казан мэры һәм Айрат Метшин — «Түбән Кама нефтебазасы» ҖЧҖ директоры.

Хатыны — Наилә Камил кызы Метшина, «Старый Амбар» халык трактирлары челтәре һәм «Тимерхан» сәүдә компаниясе хуҗасы. Кызы — Алинә Метшина, улы — Морат Метшин.

Бүләкләр 2002 ― «Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен» медале; 2005 - «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале; 2008 ―I дәрәҗә Бөек Петр ордены; 2012 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале; 2018 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале. 2021 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены ― Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен Айдар Метшин награжден орденом Президента за заслуги перед Республикой Татарстан. Республика Татарстан, 4.10.2021 2024 ― Дуслык ордены (Россия) ― Россия парламентаризмын үстерүгә керткән өлеше, актив закон чыгару эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Вячеслав Володин Айдар Метшинга Россиянең Дуслык орденын тапшырды. Татар-информ, 18.01.2024. 2024 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив гражданлык позициясе өчен Миңнеханов Айдар Метшинга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Татар-информ, 6.09.2024

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Мэрлар Төркем:Юридик фәннәр кандидатлары Төркем:Түбән Кама Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр