Айнур Баянов, Айнур Айрат улы Баянов (Айнур Айратович Баянов; 1982 елның 25 октябре, СССР, РСФСР, БАССР, Чакмагыш районы, Имәнлекул) ― драма артисты, җырчы, Уфа дәүләт «Нур» татар театрының әйдәп баручы актеры. М. Царев исемендәге премия лауреаты (2011). Башкортстан Республикасының (2023) һәм Татарстан Республикасының (2026) атказанган артисты.
Тәрҗемәи хәле 1982 елның 25 октябрендә Чакмагыш районы Имәнлекул авылында туган. 6 яшендә гармун уйнарга өйрәнгән. Бабайларының икесе дә Бөек Ватан сугышында катнашкан, исән-сау әйләнеп кайткан Айнур Баянов о своем прадедушке. Видео, 07:30. Айнур 9 класста укыганда әнисе Лилия мәрхүм булган, 2 яшькә кече энесе белән икесен әтисе Айрат үстергән, аннары Яңа Коты авылында яшәүче туганнары Шәяхмәтовлар тәрбияләгән. Бертуган энесе Айвар Чакмагыш район дәваханәсендә онколог булып эшли. Актер Айнур Баянов Чакмагышка кайтып киткән! «Кызыл Таң», 7.10.2019. Мәктәпне тәмамлагач, авыл хакимиятендә яшьләр бүлегендә белгеч булып ике еллап эшләгән. Юридик көллият тәмамлаган.
Уфа сәнгать училищесының академик вокал бүлеген (2006) һәм З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең театр факультетын «драма театры һәм кино актеры» белгечлеге буенча тәмамлаган (Таңчулпан Бабичева курсы, 2007―2011). Студент вакытта Афәрим Акчурин җитәкчелек иткән вокал ансамбльдә җырлый башлаган. Бер ел эчендә төрле концертлар куеп, конкурсларда урыннар алып өлгергән.
Уфа дәүләт «Нур» татар театрында 2005 елдан бирле эшли. Концертлар, тамашалы кичәләр алып бару остасы. Гармунда уйнап, җырлап уйныйсы образларда Айнур аеруча алыштыргысызБер килсәң, театрдан китеп булмый. «Өмет», 7.02.2020.
Уйнаган рольләре Хәйретдин ― «Хаҗи әфәнде өйләнә» Ш. Камал Дональд Бейкер ― «Ирекле күбәләкләр» Л. Герш Габдулла Тукай ― «И, мөкатдәс нурлы сазым!» Р. Ключарева Иясез эт ― «Авыл эте Акбай» Т. Миңнуллин Егет ― «Чүлмәкче сере» Ә. Кәшфуллин Гашыйк егет ― «Гомер юллары» Н. Яппарова Марат ― «Туй алдыннан» Х. Вәхит Галимҗанның дусы ― «Башмагым» Т. Гыйззәт, Җ. Фәйзи Соло ― «Җырлар гөлләмәсе» Траутон ― «График буенча мәхәббәт» Р. Куни Тугыш ― «Һиҗрәт» Н. Исәнбәт Расфар ― «Кулларымда тургай!» Х. Иргалин, И. Вәлиев Незнамов ― «Соңлаган бәхет» А. Островский Рәшит ― «Гашыйклар көне» Н. Гаетбай Нурислам ― «Ак чәчәк - сиңа бүләк» Р. Нурлыгаянов Дәрвиш ― «Нурлы сәфәр» театрлаштырылган тамаша Фабрицио ― «Шаян хуҗабикә» К. Гольдони Президент ― «Бер вакыйга тарихы» В. Жеребцов Сәлим ― «Американ» К. Тинчурин Рәзим ― «Безнең авыл артистлары, яки татарча дель-арте» Аманулла Хәйдәр ― «Балконнан төшкән мәхәббәт» Н. Гаетбай Ирек ― «Упкын өстендә уен» Г. Каюмов Хәзерге рольләре Сәяр ― «Әниемнең ак күлмәге» Ш. Хөсәенов Исмәгыйль ― «Галиябану» М. Фәйзи Бәчке ― «Гөргөри кияүләре» Т. Миңнуллин Илһам ― «Ычкындырмыйк кияүне» Г. Хугаев Нәфкать ― «Хыял йорты» И. Зәйниев Журналист ― «Тау» И. Юзеев"Самовар" 12 сентября: о премьере спектакля «Гора» рассказали Чулпан Раянова и Айнур Баянов. Башкортостан 24, 12.09.2024 Габдулла Тукай ― «Туташ» А. Әхмәтгалиева Рафик ― «Мин көтәм сине» Д. Сәлимҗанов Николай ― «Соң килгән мәхәббәт» А. Островский Соң килгән мәхәббәт. Театр «Нур» Әхмәр ― «Урланган яшьлек» З. Кадыйрова Гарифҗан ― «Киң урамнар тар иде» Н. Асанбаев Якуп ― «Фатыйма» З. Кадыйрова Мүрит ― «Мәхәббәт тозагы» З. Хәким Шәфкать ― «Бер мәл шәһәрдә» М. Багаев Мәхмүт ― «Җәяүле Мәхмүт» М. Кәрим Муса ― «Яшик әле» В. Жеребцов Наши спектакли. Театр «Нур»
Фильмография 2023 ― «Җылак» (режиссеры һәм сценарий авторы Алмаз Нургалиев) ― урта яшьләрдәге Әзһәр Шакиров Алсу Гәрәева. “Нур” театры актеры Айнур Баянов кинога төште! «Өмет», 6.09.2023
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2011 – М. Царев исемендәге премия лауреаты 2023 – Башкортстанның атказанган артисты 2026 ― Татарстанның атказанган артисты ― театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Әлфия, Әлшәй башкорты, театрда кассирлар белән җитәкчелек итә. Кызы Мәликә, улы МирасӘтиләр көне. Айнур Баянов. Видео, 10:23.
Искәрмәләр
Сылтамалар Баянов Айнур Айратович. Театр «Нур» Айнур Баянов җырлый Эльвира Бигалиева и Айнур Баянов. Кызган казан 17.05.2026 видео, 00:26:00. Айнур Баянов и Чулпан Раянова. Видео от Tatfolk, 0:15:28
Төркем:Татар артистлары Төркем:Башкортстан артистлары Төркем:Нур театры актерлары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар