ТулыКуәт 2 (ингл. FlatOut 2) — Багбир Энтертэйнмент тарафыннан булдырылган һәм Эмпайр Интерактив тарафыннан Виндоус, ПлейСтейшн 2 һәм Иксбокс өчен чыгарылган экшн узыш уены. Ул Рәсәйдә 2006 елның 29 июнендә, Ауропада 30 июньдә һәм Төньяк Америкада 1 августта чыккан һәм уңай күзәтүләр алды.
2004 елгы ТулыКуәт дәвамы булып торган ТулыКуәт 2 урам узышларына һәм импорт сәхнәсенә күбрәк игътибар итә. Сизелерлек үзгәреш ул тәгәрмәчләрне юл белән тоташтыру. Уенчылар үз машинасын яхшырак контрольдә тота алалар, һәм шулай итеп, кискен борылышлардагы шуу турында дулкынланмый алалар. Уенда өч машиналар төре бар: дерби, узыш һәм урам.
ТулыКуәт: Максималь сугыш исемле киңәйтелгән порт 2007 елда Иксбокс 360 һәм Виндоус өчен чыккан. ПлейСтейшн Портабл платформасындагы Максималь сугыш порты ТулыКуәт: Маңгай (FlatOut: Head On) исеме астында 2008 елда чыккан. Шул ук елда, Virtual Programming МакОС'тагы юраманы чыгарган. 2024 елның июлендә ШС'тагы (шәхси санак) юрама өчен чыккан яңарыш Стим остаханәсенә (Steam Workshop) ярдәм өстәде, Стим Палубасына (Steam Deck) ярдәм яхшырткан һәм башка күптөрле яхшыртулар керткән.
Уен барышы
Чүпрәк курчак физикасы Чүпрәк курчак физикасы беренче уен белән чагыштырганда бик нык камилләште. Узыш вакытында, йөртүче югары тизлектә диварга килеп бәрелсә, ул машинадан очып чыга ала. Күптөрле трюк мини-уеннарында, уенчылар кегляләр бәреп төшерү, дартс мишененә эләгү, гол кертү яки янучы боҗралар аша очу кебек биремнәр тәмамлау өчен үз йөртүчесе белән машинасыннан ата алалар. Йөртүчене очышта контрольдә тоту өчен уенчылар “аэробатика”ны кулланырга тиеш, ләкин артык куллану каршылыкны арттыра ала, ә бу йөртүчене әкренәйтер һәм йөртүче, мөгаен, билгеләнгән максатка җитмәс. Әгәр йөртүче максатка эләкмәсә, уенчылар “этәрү”не куллана алалар. Бу кечкенә вертикаль этәрүне йөртүчегә бирә һәм бераз каршылыкны киметә. Таш кагу трюгы(инглиз. Stone Skipping Stunt) мини-уенында, йөртүче су өслеген кагылганда, ул иң нәтиҗәле рәвештә дәвам итсен һәм иң озын җитсен өчен, уенчылар этәрүне кулланырга тиеш.
ТулыКуәт: Максималь сугыш ТулыКуәт: Максималь сугыш(инглиз. FlatOut: Ultimate Carnage) ул ТулыКуәт 2 яңа уен режимнарын, музыканы, графиканы һәм кимендә ике яңа машинаны тәкъдим иткән киңәйтелгән порты. Электә ул ТулыКуәт: Тулы сугыш(инглиз. FlatOut: Total Carnage) исеме астында билгеле иде. ТулыКуәт: Максималь сугыш Ауропада 2007 елның 22 июлендә чыкты, Австралиядә 1 августта һәм Төньяк Америкада 2 октябрьдә Xbox 360 өчен чыкты.
Виндоус'тагы юрама Стим аша 2008 елның 26 августында һәм кибетләрдә 2 сентябрьдә чыкты. ТулыКуәт: Маңгай исемле кесә юрамасы ПлейСтейшн Портабл өчен 2008 елның 12 мартында Австралиядә, Ауропада 14 мартта һәм Төньяк Америкада 4 апрельдә чыкты.
Уен барышы Максималь сугыш чакыру сериясе режимы булган һәм үзенә 36 чакыру керткән “Сугыш” режимын кертә. Режим чакырулары арасында трюклар, җимергеч дерби көрәшләре, җимергеч узышлар һәм бомбадан узу (инглиз. beat the bombs).
Соңгы динамик яктыру һәм күләгәләр технологияләре белән машиналар сериянең әүвәлге уеннар чагыштырганда күбрәк детальләштерелгән. Физик двигатель шулай ук яхшыртылды һәм шулай итеп, һәр машина үзенә 40 кадәр җимерелә торган детальне кертә. Бер кулланучылы уен ясалма интеллект кондрольдә тоткан 11 кадәр узышчыга ярдәм итә.
Яңа күп кулланучылы режим шулай ук кертелгән. Ул һәр кулланучыны я Xbox LIVE хисап язмасына, я “Виндоус өчен уеннар – Live Геймертаг” (инглиз. Games for Windows – LIVE Gamertag) хисап язмасына кертергә, я бушлай рәвештә теркәргә мәҗбүр итә торган Виндоус өчен уеннар – Live системасында эшли. Виндоус өчен чыккан алдагы ике ТулыКуәт уеныннан аермалы буларак, Локаль челтәр (инглиз. LAN) функциясе ТулыКуәт: Максималь сугыш өчен ябык.
Искәрмәләр
Төркем:2006 елгы санак уеннары Төркем:Багбир Энтертэйнмент санак уеннары Төркем:Эмпайр Интерактив санак уеннары Төркем:ТулыКуәт (санак уеннары сериясе) Төркем:Геймз фор Виндоус хезмәтен кулланган уеннар Төркем:Луа телен кулланган санак уеннары Төркем:МакОС өчен уеннар Төркем:Күпкулланучылы һәм беркулланучылы санак уеннары Төркем:ПлейСтейшн 2 өчен чыгарылган санак уеннары Төркем:ПлейСтейшн Портабл өчен санак уеннары Төркем:Санак уеннарының дәвамнары Төркем:Транспорт сугышы санак уеннары Төркем:Финляндиядә булдырылган санак уеннары Төркем:Протагонистының җенесен сайларга ирек биргән санак уеннары Төркем:Виртуал Программинг (ширкәт) санак уеннары Төркем:Windows өчен уеннар Төркем:Иксбокс 360 өчен уеннар Төркем:Иксбокс өчен чыгарылган санак уеннары