Россия Федерациясендә (Россиядә) 2018 елгы президент сайлаулары — РФ президентын сайлаулар 2018 елның 18 мартында уза. РФ Конституциясе буенча, дәүләт башлыгы 6 елга туры, яшерен сайлау юлы белән сайлана. Сайлауларны РФ Үзәк сайлау комиссиясе (рәисе Элла Памфилова) уздыра.
Тарих 2012 елның 4 мартында узган сайлауларда РФ президенты итеп 6 елга В. В. Путин сайлана.
2017 елның 15 декабрендә РФ Федераль мәҗлесенең Федерация Шурасы рәсми рәвештә сайлау көнен билгели. Әлеге дата Кырымны Россия Федерациясенә кушу көненә туры килә.
2018 елның 18 марты – сайлаулар көне.
2018 елның 30 мартына кадәр сайлау нәтиҗәләрен санау төгәлләнә.
2018 елның 1 апреленә кадәр сайлау нәтиҗәләре игълан ителә.
2018 елның 8 апреле сайлауларның икенче туры үткәрелә.
Кандидатлар Исеме, фамилиясе Фирка Вазифасы Сергей Бабурин() Россия гомумхалык берлеге (РГБ) РГБ () фиркасе рәисе (2011 елдан) Павел Грудинин(57) фиркасез,КПРФ кандидаты Видное шәһәре депутатлар шурасы рәисе (2017 елдан) Владимир Жириновский(71) ЛДПР ЛДПР рәисе (1992 елдан) Владимир Путин(65) бәйсез кандидат РФ президенты (2012-2018) Ксения Собчак(36) Ватандашлар инициативасы Ватандашлар инициативасы фиркасе сәяси шурасы әгъзасы (2017 елдан)Максим Сурайкин(39)Россия коммунистлары Россия коммунистлары фиркасе ҮК рәисе (2012 елдан)Борис Титов(57)Үсеш фиркасе Үсеш фиркасе () рәисе (2016 елдан)Григорий Явлинский(65) Яблоко Яблоко фиркасе рәисе (1993-2008)
Нәтиҗә
Нәтиҗәләр. КандидатларФиркаТавышлар%Сергей Бабурин Россия гомумхалык берлеге 479 013 0,65% Павел Грудинин КПРФ 8 659 20611,77% Владимир Жириновский ЛДПР 4 154 9855,65% Владимир Путин бәйсез кандидат56 430 712 76,69% Ксения Собчак Ватандашлар инициативасы 1 238 0311,68% Максим Сурайкин Россия коммунистлары 499 3420,68% Борис Титов Үсеш фиркасе 556 8010,76% Григорий Явлинский Яблоко 769 644 1,05%Яраксыз/буш бланклар791 258 1,08%Теркәлгән сайлаучылар/килү109 008 428/73 629 58167,54%Чыганак:
Сылтамалар Бюллетень утвержден. В список кандидатов в президенты вошли восемь человек. Российская Газета Неделя, 15-21 февраля 2018. ЦИК РФ
Искәрмәләр
Төркем:2018 ел сайлаулары Төркем:Россия Федерациясендә сәясәт