Рамил Нотфуллин, Рамил Рәшит улы Нотфуллин (1961 елның 28 июле, ТАССР, Балтач районы, Салавыч Сәрдегәне) — авыл хуҗалыгы эшлеклесе, 2012 елдан Татарстанның Балтач районы башлыгы. ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2001). ТР фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе иясе (2013). Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2024).
Тәрҗемәи хәле 1961 елның 28 июлендә Татарстан АССР Балтач районы Салавыч Сәрдегәне авылында туган. «Галим-агроном» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган (1983). 1983-1985 елларда хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы 1978 елда Татарстан АССР Балтач районы «Социалистик Татарстан» күмәк хуҗалыгы эшчесе.
1983 елда, армиягә киткәнче, шул ук хуҗалыкта агроном - орлык белгече.
1985-1996 елларда ТАССР (1991 елдан ТР) Балтач районы «Татарстан» күмәк хуҗалыгында терлек азыгы җитештерү цехы башлыгы.
1996-2004 елларда ТР Балтач районы «Татарстан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе.
2004-2012 елларда ТР Балтач районы ««Татарстан» авыл хуҗалыгы ширкәте» ҖЧҖ рәисе. (соңрак ҖЧҖ белән улы Айнур җитәкчелек итә) Из жизни ООО «Элита»: Что накопал Марс Бадрудтинов на глав пяти районов. Балтасинское досье: приписки, приписки... БИЗНЕС Online, 12.12.2017.
2012 елның 8 ноябреннән ТР Балтач районы башлыгы (ТР Дәүләт Шурасы депутаты - экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы булып сайланган Марат Зарипов урынына)ТР Дәүләт шурасы сайтында.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2001 ― ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре 2013 ― Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге 2024 ― Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре ― авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы эше өченПутин Балтач районы башлыгы Нотфуллинга мактаулы исем бирде. Татар-информ, 22.04.2024 2026 ― «Дуслык» ордены ― төбәкара хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлары һәм районның икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өченУказ Раиса РТ № 621 от 24.07.2026
Искәрмәләр
Сылтамалар
Татарстанның Балтач районы рәсми сайты Р. Р. Нотфуллин турында «Чикләрсез татарлар» порталында Рәсми Татарстан. Шәхесләр белешмәлеге Бердәм Россия фиркасе регион бүлеге сайты Денис Зарипов. В Татарстане возбудили дело против главы района. ProKazan.ru, 26.01.2018
Шулай ук карагыз
Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Район башлыклары Төркем:Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары