Роман Александр улы Шәйхетдинов ( яки , 28 август 1974, Казан) — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры (2012 елның 28 маеннан 2019 елның 5 июненә кадәр).

Тәрҗемәи хәле Р. А. Шәйхетдинов 1974 елның 28 август көнендә Казанда туа. Казан дәүләт университетында «юриспруденция» белгечлеген үзләштерә (1996 ел), шунда ук аспирантураны тәмамлый (2000 ел),Танылган КФУ студентлары Россия академиясенең халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә "Җитәкчелек осталыгы: төбәк такымнарын үстерү" буенча квалификация күтәрү өчен өстәмә һөнәри программаны үтте (2016). 2017 нче елда Мәскәүдәге "СКОЛКОВО" идарә мәктәбе һәм Казан (идел Буе) федераль университетының уртак "Татарстан Республикасы стратегик проектлары белән идарә итү моделе" программасы чикләрендә белемен арттырды. 2018 нче елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең "Executive Master in Public Managment" программасы буенча профессиональ сәләтләрен үстерү курсында катнашты.

Инглиз телен белә.

1995—1997 еллар — Татарстан Республикасы тышкы икътисади элемтәләр министрлыгының хокуки департаментындагы I категорияле белгеч.

1997—1998 еллар — Татарстан Республикасы финанс министрлыгының юридик бүлегендәге әйдәп баручы белгеч.

1998—2000 елларда — «Телесет» ҖЧҖның юридик бүлеге җитәкчесе.

2000—2002 елларда — «Сети телекоммуникационных компаний» ҖЧҖның генераль директоры (Мәскәү).

2006—2011 елларда — Teleset Networks компанияләр төркеменең баш операцион директоры.

2006—2011 елларда — «ТНПКО» ААҖның генераль директоры.

2002—2011 елларда — «Телесет» ҖЧҖның генераль директоры.

2011 елның июль - 2012 елның май ае — Татарстан Республикасында «Ростелеком» ААҖның филиалы Teleset Networks PLC баш операцион директоры.

2012 елның 28 маеннан 2019 елның 5 июненә кадәр Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән Р. А. Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте министры вазыйфасындагы эшчәнлеге

Шәйхутдинов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә килгәч, Николай Никифоров башлап җибәргән комплекслы мәгълүматлаштыру эше актив үсеш ала. Шулай Шәйхутдинов министр вазыйфасы вакыттында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү өлкәсендә планлы эш дәвам иттә. Әгәр 2012 елда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 86 хезмәт электрон рәвештә булса, бүгенге көндә аларның саны 250 гә якын,Татарстан электрон хезмәтләре исемлеге татарстанлыларның 80% тан артыгына «читтән торып» режимда хезмәт күрсәтелә 2017 елда Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү проекты белән Татарстан БМО каршындагы Халыкара электр элемтәсе берлеге (ru) конкурсында беренче урынны яулады.

Шәйхетдинов гражданнар һәм дәүләт хезмәттәшлеген арттыру өчен краудсорсинг (ru) платформаларын үстерүгә аерым игътибар бирә. Шулай итеп, Шәйхутдинов министр вазыйфасы вакыттында «Халык инспекторы» сервисы эшли башлый, аның ярдәмендә татарстанлылар республика юлларында хокук тәртибен тәэмин итүдә катнаша ала. Әлеге сервисны Россиянең башка төбәкләрендә дә куллану планлаштырылган. Шәйхетдинов министрлыгы вакытында, мөһим мәсьәләләр буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү максаты белән «Халык контроле» системасы эшли башлый Инде өч елдан соң әлеге система «Дәүләт һәм җәмгыять элемтәсен тәэмин итүдә мәгълүмати технологияләр» номинациясендә «ПРОФ-IT.2014» Бөтенроссия IT-проектлар конкурсында беренче урынны яулады

2010-2011 елларда мәктәпләрне яңа компьютерлар белән җиһазландыру Татарстанның электрон белем бирү системасын үстерүгә зур йогынты ясады. Әлеге системаны үстерү кысаларында, республика мәктәпләрендә 11 меңнән артык Wi-Fi (ru) нокталары урнаштырылган, шулай ук 2018 ел ахырына кадәр урта һөнәри белем бирү оешмаларында 1,5 мең нокта барлыкка киләчәк.

Роман Шәйхетдинов катнашында 2014 елда Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә эшкә яраксызлык хакында электрон таныклыклар бирү буенча проект гамәлгә ашырылды. 2018 елдан башлап ул республиканың барлык медицина оешмаларында кулланылышка керде. Бүгенге көндә авыру таныклыгын электрон рәвештә бирү буенча Татарстан 2 нче урында тора.

2012 елның 1 мартында DVB-T2 (ru) форматындагы цифрлы ТВ Россиядә беренче булып Татарстанда эшли башлады. Ә 2013 елның 25 июнендә, Шәйхетдинов ярдәмендә, Казан Россия Федерациясендә цифрлы телевидениенең (ru) икенче мультиплексын (ru) башлап җибәргән беренче шәһәр булды.

Шәйхетдинов җитәкчелегендә Министрлык кәрәзле элемтәнең территориясен арттыруда актив эш алып бара. Шулай 2017 елда сыйфатлы кәрәзле элемтә белән тәэмин итү буенча «Төбәкара инфраструктура төркеме» компаниясе барлыкка килә.

Шәйхетдинов Республикада 2011 елдан бирле алып барыла торган асылма элемтә линияләрен бетерү эше буенча куратор булып тора. Бу проектны тормышка ашыруда төбәкнең тугыз шәһәре катнаша. 2018 ел башына Татарстанда барлык асылмалы линияләрнең 50% ы инде җир астына күчерелде.

Роман Шайхутдинов катнашында ИТ-белгечләр өчен яңа шәһәр – Республиканың Югары Ослан муниципаль районындагы Иннополис шәһәре төзелеше актив алып барыла. «Проект чит илгә китәргә теләгән белгечләр өчен яхшы альтернатива булачак, аның бурычы - кызыклы эш урыннары, бизнес алып бару һәм эшләнмәләрне капитализацияләү өчен шартлар булдыру», - диде Шәйхетдинов. Шәһәрнең рәсми ачылышы 2015 елның 9 июнендә булып узды. Бүген биредә барлык инфраструктура да эшли, шәһәрдә 3 меңгә якын кеше яши, 160 компания теркәлгән, аларның 77се «Иннополис» резидентлары һәм партнерлары, шулар арасында - Тинькофф банк (ru), Сбербанк, Schneider Electric (ru) һәм башкалар.

Шулай ук биредә Россиянең ИТ-индустриясе өчен Карнеги Меллон Университеты (ru) белән хезмәттәшлектә Иннополис Университеты (ru) ачылды. Шәйхетдинов фикеренчә, әлеге университет Россиядә IT-белгечләр әзерләүнең сыфатын арттыруга зур өлеш кертәчәк.

Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында эшләү дәверендә, Шәйхетдинов Россиянең эре компанияләре белән актив диалог урнаштырды. Аның инициативасы буенча региональ хөкүмәт «Ростелеком» һәм «Яндекс» компанияләре белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Әлеге килешүләрнең нәтиҗәсе буларак 2018 елның маенда Иннополиста 5G (ru) челтәре эшли һәм беренче пилотсыз таксилар йөри башлады. Шулай ук Роман Шәйхетдинов Россия Федерациясе Хөкүмәте адресына Иннополистны пилотсыз транспортларны (ru) сынау буенча мәйданчык буларак куллануны тәкъдиме белән чыкты.

Республика һәм татар халкы файдасына Вики-технологияләрне куллануны җиңеләйтүгә юнәлгән башка гамәлләр арасында, Россия Федерациясендә һәм дөньяда беренче булып Татарстан Республикасының "Рәсми Татарстан" порталында урнашкан бар республика һәм муниципаль башкарма хәкимият органнарының веб-сайтларны «Creative Commons» ирекле эчтәлек лицензияләренә күчерә.

2018 елда Шәйхетдинов Татарстанда «Цифрлы икътисад» (ru) милли проектының кураторы итеп билгеләнде. Аның фикеренчә, цифрлаштыру – гражданнарның дәүләт (ru)'' һәм муниципаль органнары белән элемтәсе, һәм элеге элемтәне ныгыту өчен барлык процессларны мөмкин кадәр электрон рәвешкә күчерергә кирәк.

Балалары Ике кызы Елена һәм София, улы Борис.

Бүләкләре "Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе хезмәткәре" шәрәфле исеме (2018 ел) "2018 елның 18 март көнне үзган Россия Федерациясе Президентын сайлауларны уңышлы үткәрүдә кулланылган ГАС "Выборы" системасының, тавыш бирү процедураларны видео каналлары аркылы тапшыру һәм видеотрансляций процедур голосования и реализации возможностей мобиль сайлаучы мөмкинлекләрнең туктаусыз эшләвен тәэмин итүгә кертем өчен" Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрының рәхмәт хаты (2018 ел). "Россия почтасы" Федераль дәүләт унитар предприятиесенең "Казанда почта логистикасы үзәген төзүдә булышлык өчен" рәхмәт хаты (2018 ел). Россия Федерациясе буенча Татарстан Республикасының позитив имиджын үстерүдәге проектларында актив катнашу өчен Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының рәхмәт хаты (2016 елда). "2015 елда Казанда узган XVI нчы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты" истәлекле медале 2015 елда Казанда узган XVI нчы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм XVI нчы су спорт төрләре буенча "Мастерс" дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга кертән зур өлеш өчен Татарстан Республикасы Президентының рәхмәте "Профсоюз эшчәнлегендә актив катнашу һәм партнерлык кысаларында Профсоюз белән нәтиҗәле хезмәттәшлек" өчен "Элемтә өлкәсендә социаль партнерлыкның 20 еллыгы" истәлекле медале "2014 елда Сочида узган XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Кышкы Паралимпия уеннары" истәлекле медале «Дәүләтнең мәгълүмат саклау системасын ныгыту өчен» медале (2014) II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медале (14 гыйнвар, 2014 ел) «Элемтә остасы» мактаулы исеме (2010 г.). «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 г.) «» номинациясендә Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы «Тармакның иң яхшы җитәкчесе – 2004» конкурсында җиңүче Россиякүләм «Ел Менеджеры — 2004» бәйгесе лауреаты Татарстан Республикасы элемтә министрлыгының мактау грамотасы (2003 ел)

Сылтамалар

Министрлыгының рәсми сайтында Роман Шәйхетдинов Instagram'да

Роман Шәйхетдинов турында рус телле массакүләм мәгълүмат чараларында:

Интервью TAdviser: Глава Мининформсвязи Татарстана Роман Шайхутдинов – о цифровой трансформации региона Республика цифровой трансформации – Леонид Коник – Журнал "Стандарт" Почему министр связи РТ не купил биткоин и кого еще привлечет Иннополис: Роман Шайхутдинов подвел итоги года - «События» Роман Шайхутдинов ответил на критику подготовки к WorldSkills: «Мы троечники среди двоечников» – интернет-газета «Реальное время»

Искәрмәләр

Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:28 август көнне туганнар Төркем:1974 елда туганнар Төркем:Казанда туганнар Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар