Муса Җәлил урамы () — Казанның Вахит районында урнашкан урам. Язучы Муса Җәлил (1906-1944) исемен йөртә.

Географиясе Болак елгасыннан башланып, Черек күл паркына барып җитеп тәмамлана. Тарих

Урамның элеккеге исемнәре — Петропавел урамы (Октябрь инкыйлабына кадәр), Банк урамы (Совет хакимиятенең беренче елларыннан 1956 елгача). Хәзерге исемен 1956 елның 13 февраленнән йөртә.

Игътибарга лаек объектлар 3 нче йорт — Сәүдәгәрләр банкы бинасы, 1880 ел. 5 нче йорт — Банк, XIX гасыр азагы — XX гасыр башы. 7 нче йорт — Идел-Чулман банкы бинасы, XIX гасыр азагы. Профсоюз ур., 5/16 нчы йорт — Н. Бауман туган йорт, XIX гасыр азагы. 19 нчы йорт — Михләев (Дрәблов) йорты, XVII гасыр азагы. 21 нче йорт — Петр һәм Павел чиркәве

Искәрмәләр

Төркем:Казанның Вахит районы урамнары