Истәми каган ( — , ) — Көнбатыш Төрки каганлыгына нигез салучы һәм беренче каганы (553-576). Бумын каганның энесе. Аның җитәкчелеге астында 558 елда төрки кабиләләр Идел буйларына чыкканнар. 563 елда Иран шаһы Хөсрәү I белән берлек төзеп, ак һуннарны (эфталитларны) тар-мар иткән һәм Урта Азияне басып алган. 571 елда Византия белән Иранга каршы берлек төзегән, болгарларны, аланнарны һәм башка Төньяк Кавказ халыкларын буйсындырган.
Kaynak ve lisans
Kaynak: Wikipedia — Истәми каган · katkı geçmişi.
Metin: CC BY-SA 4.0.
Metin düzenlemesi hakkında
Viki işaretlemesi ve şablonlar çıkarıldı; uzun metinler kısaltıldı.