Борис Шульгин, Борис Владимир улы Шульгин (, 1905 елның 12 сентябре, Казан — 1962 елның 1 ноябре, Киев) — генерал-лейтенант (1954), Советлар Берлеге Каһарманы (1945). Бөек Ватан сугышында 17нче гвардия танк бригадасы командиры. 1954-1960 елларда Киев хәрби округы урынбасары.

Тәрҗемәи хәле

1905 елның 12 сентябрендә Казанда эшче гаиләсендә туган. Мәктәптә 8 сыйныфны тәмамлагач, В.И. Ленин исемендәге 40нчы завод (дары заводы) каршындагы ФЗӨдә шөгыльләнә, заводта слесарь, электрообмотчик булып эшли. Комсомол белән Мәскәүгә китә. 1926 елда Кызыл гаскәргә чакырылган. исемендәге хәрби мәктәпне (Мәскәү, 1929), механикалаштырылган һәм бронетанк гаскәрләре команда составының белемен күтәрү курсларын (1934) тәмамлаган.

Бөек Ватан сугышын танк полкы штаб башлыгы сыйфатында каршылый. 1943 елда гвардия танк бригадасы командиры. 1нче Беларус фронтының 65нче армиясе 1нче гвардия танк корпусының 17нче гвардия (Орел) танк бригадасы командиры гвардия полковнигы Б.В. Шульгин Мәскәү янында сугыша, Сталинград сугышын, Курск дугасын уза, Орёлны азат итә, Беларус өчен барган сугышларда катнаша. Польшаны азат иткәндә батырлык күрсәтә. Дошманның Көнбатыш Буг елгасындагы сызыгын өзеп, танк бригадасы Вышкув шәһәре тирәсендә елганы кичә, Варшауның төньягындагы Нарев елгасына чыга. 1944 елның 5 сентябрендә Нарев елгасын кичә, көнбатыш ярдагы ала. Бригада дошманның 2 пехота батальонын, 3 артбатареясын, 6 танк һәм самоходкасын, 10 бронетранспортерын юкка чыгара. Әлеге батырлык өчен 1945 елның 6 апрелендә 17нче гвардия (Орел) танк бригадасы17 танк бригадасы Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, Суворов ордены белән бүләкләнгән командиры Б.В. Шульгинга Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

Сугыштан соң М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршындагы офицерлар составын камилләштерү курсларын (1948), Генераль штаб хәрби академиясе каршындагы академик курсларны (1954) тәмамлаган Шульгин Борис Владимирович (1905-1962) танк гаскәрләренең генерал-лейтенанты Б.В. Шульгин Киев хәрби округы урынбасары булып хезмәт итә. 1960 елның маенда отставкага чыга.

1962 елның 1 ноябрендә Киевта вафат. Шәһәрнең Байково зиратында () .

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Советлар Берлеге каһарманы (06.04.1945) Өч Ленин ордены Биш Кызыл Байрак ордены II дәрәҗә Кутузов ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены

Хәтер Орёл шәһәрендә шәһәрне дошманнан азат иткән танк бригадасы командиры истәлегенә урамга исеме бирелгән Генерал-лейтенант Борис Владимирович Шульгин. 2005 елда Казанның Киров районындагы Димитров белән С. Халтурин урамнары арасындагы квартал эчендәге исемсез урамга Шульгин урамы исеме бирелгән.

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. К.: ТКН. 1966. Белокопытов В.И., Шевченко Н.Я. Их именами названы улицы Казани. К.: ТКН, 1977. Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь в двух томах. Т. 2 (Любов — Ящук). Пред. ред. коллегии И.И. Шкадов. М.: Воениздат, 1988. Герои Советского Союза – наши земляки. К.: ТКН, 1985. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. К.: ТКН, 1990. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар Шульгин Б.В. «Ватан каһарманнары» порталында http://podvignaroda.ru/?n=46545317 Шульгин Борис Владимировичның бүләкләнү документлары Танковый фронт. Все о бронетанковых частях и танкистах второй мировой. Шульгин Борис Владимирович Гараева Ильсия. В каком состоянии казанские улицы, названные в честь героев войны? «Казанские ведомости», 23.04.2015

Искәрмәләр

Төркем:Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Танкистлар Төркем:Генерал-лейтенантлар