Марсель Таишев, Марсель Мазһар улы Таишев (1943 елның 2 гыйнвары, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — Татарстан Республикасының мәдәният министры (1985-1999), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992), тарих фәннәре кандидаты (1984).
Тәрҗемәи хәле 1943 елның 2 гыйнварында Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында укытучылар гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1961, алтын медаль белән), Казан дәүләт химия-технология институтының КИПиА факультетын (1967) КХТИ тәмамлаучылар исемлеге, фотолары белән, Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1984) тәмамлаган. Мәскәүдә тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1984).
Хезмәт юлы 1961-1962 елларда Казан компрессор заводында слесарь-җыючы.
1967 елдан Казан Оргсинтез заводында контроль-үлчәү приборлары буенча мастер, ноябрьдә заводның ВЛКСМ комитеты сәркатибе итеп сайлана.
1971-1972 елларда ВЛКСМ Ленин райкомы беренче сәркатибе.
1972-1973 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе.
1973-1978 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетында пропаганда-агитация бүлеге мөдире урынбасары.
1978-1981 елларда мәдәният Татарстан өлкә комитеты рәисе.
1981-1984 елларда Мәскәүдә укый.
1984-1985 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире урынбасары.
1985-1999 елларда Татарстан АССР (1991 елдан ТР) мәдәният министры.
1999 елдан соң ТР министрлар кабинеты аппаратының мәдәният һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе, ТР министрлар кабинеты каршындагы рәисе, ТР премьер-министрының мәдәният, сәнгать һәм гаммәви чаралар буенча киңәшчесе, ТР мәдәният министрлыгы каршындагы җәмәгать пулаты рәисе (2010), ТР президенты каршындагы Г. Тукай исемендәге ТР дәүләт премияләре буенча комиссия әгъзасы (2014) БИЗНЕС Online, 31.03.2014.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Хөрмәт Билгесе ордены 1992 Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Гаиләсе Хатыны, ике баласы.
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Д. Гарифуллин. Сарман районы энциклопедиясе. 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000.
Сылтамалар
«Лица Рунета» сайты «Депутатские Дела» мәгълүмати-сәяси порталы
Моны да карагыз
Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар Төркем:Тарих фәннәре кандидатлары