Ле́о Ва́радкар () (1979 елның 18 гыйнвары, Фингал графлыгы, Ирландия) — Ирландиянең һинд чыгышлы сәясәтчесе, Фине Гэл фиркасе җитәкчесе (2017 елдан). 2017 елның 14 июненнән премьер-министры.
Тәрҗемәи хәле 1979 елның 18 гыйнварында Фингал графлыгында туган. Әтисе Һиндстанның Бомбей (Мумбай) шәһәреннән, әнисе Ирландиядән. Әти-әнисе Бөекбританиядә эшләгәндә танышканнар. Гаилә 1973 елда Ирландиягә күченгән. Әти-әниләре кебек, гаиләдәге өч бала да (София, Соня, Лео) табиблык һөнәрен сайлаган. Дублинда Тринити-колледж (ru) тәмамлаган.
Варадкар сәясәт белән табиблыкка укыганда Фине Гэл (ru) фиркасенең яшьләр оешмасында шөгыльләнә башлый. 1999 елда Малуддартта җирле сайлауларда уңышсызлыкка очрый. 2004 елда Фингал графлыгы шурасына сайлауларда җиңә.
2007 елда Ирландия парламентының түбән пулаты — Дойл Эренга сайлана.
2011 елда Фине Гэл фиркасе парламент сайлауларында җиңгәч, транспорт, туризм һәм спорт министры була.
2015 елда Ирландия RTE телеширкәтенә биргән интервьюсында үзенең гомосексуал булуын ача.
2016 елда Көнбатыш Дублин округыннан Ирландия парламентының түбән пулатына сайлана.
2016 елның 6 маенда Энда Кенни хөкүмәтендә социаль яклау министры итеп билгеләнә.
2017 елның 2 июнендә хаким итүче фирка җитәкчесен сайлауларда торак хуҗалыгы министры Саймон Ковнины, 60% тавыш җыеп, җиңә. Шул җиңү нәтиҗәсендә илнең премьер-министры вазифасына керешә.
Искәрмәләр
Төркем:Ирландия сәясәтчеләре Төркем:Ирландия премьер-министрлары Төркем:Табиблар