Кукмара аграр көллияте, «Кукмара аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе () — Татарстанның Кукмара районы Янил авылында (әүвәлге исемнәре — Новое Село Головино, Яңа Авыл) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Казан дәүләт аграр университетының фәнни-белем бирү кластерына керә. Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы.
Тарих 1936 елда Янил авылында 37 күмәк хуҗалыкка хезмәт күрсәтүче машина-трактор станциясе (МТС) оештырыла.
1959 елда Янил МТСы каршында тракторчы-машинист һөнәренә өйрәтүче берьеллык 21нче авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы (УМСХ-21) ачыла.
1962-1963 елларда УМСХ-10.
1963 елдан 10нчы урта һөнәри-техник укуханә (СПТУ-10).
1978 елдан укуханә өчьеллык уку срогына күчә: урта белемле тракторчы-машинистлар әзерли башлый. Укуханә территориясендә яңа укыту корпусы, студенлар өчен тулай торак төзелә.
2009 елга кадәр 78нче һөнәри лицей (ПЛ-78), 2009 елдан Кукмара аграр көллияте.
2011 елда Кукмара аграр көллияте составына 39 нчы номерлы һөнәри училище кушыла.
2018 елда көллияткә Ресурс үзәге статусы бирелә .
Белгечлекләр 2017-2018 уку елына Кукмара аграр көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманыТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016 буенча 150 студент кабул ителә. Төзелештә шомарту эшләре остасы Аш-су остасы, кондитер Тегүче Газ белән тәэмин итү корылмаларын һәм системаларын монтажлау һәм файдалану Автомобиль транспортын техник файдалану һәм ремонтлау Авыл хуҗалыгын механикалаштыру
Шәхесләр Директорлар 1962-1963 — Камал Солтан улы Дәүләтшин 1963-1966 — Нур Зиннур улы Мингалимов 1966-1967 — Кәрим Нәби улы Нәбиев 1967-1968 — Мәсләви Гали улы Галиев 1968-1987 — Нургали Булат улы Хисмәтов 1987-1998 — Илнур Гыйният улы Хәкимов, ТР атказанган укытучысы 1998- — Азат Хәлил улы Гатин.
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Тәмамлаучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Искәрмәләр
Сылтамалар
Уку йортының рәсми сайты Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Наши выпускники у работодателей на вес золота. «Известия Татарстана», 28.08.2015 «50 лет – не преде»л,– считатют в Кукморском аграрном колледже. «Элита» (журнал), 31.10.2012
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1962 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Авыл хуҗалыгы юнәлешле урта һөнәри уку йортлары Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Кукмара районы уку йортлары