Байкиннар — актерлар һәм театр әһелләре гаиләсе. Әстерхан, Баку, Казан, Ырынбур, Акмәчет, Ташкәнт, Әндиҗан шәһәрләре һөнәри татар, кырымтатар, үзбәк театрларына нигез салучылар. Җәләл Мөхәммәтҗан улы Байкин(1886-1954), актер, режиссер, педагог, Әстерхан татар театрын оештыручы. Зөлкарнәй Мөхәммәтҗан улы Байкин (1888-1936), актер, режиссер, Әстерхан татар театрында, кырымтатар, үзбәк театрларында уйный. Сара Нәби кызы Байкина (1895-1972), актриса, РСФСР атказанган артисты. Әстерхан, Казан, Ырынбур, Җаек, кырымтатар, үзбәк театрларында уйный. Җ. Байкинның хатыны. Гөлчәһрә Әхмәт кызы Байкина (1903-1997), актриса, ТАССР атказанган артисты, Әстерхан, кырымтатар, үзбәк театрларында, Камал театрында уйный. З. Байкинның хатыны. Габдрахман Мөхәммәтҗан улы Байкин (1905-1944) — драма артисты, музыкант, композитор (Әстерхан татар театры). Зәйни Сәлах улы Байкин (1911—1943) — театр рәссамы (Әстерхан татар театры). Вил Байкин (1925—2009) — химик-технолог, Зөлкарнәй Байкин улы.

Моны да карагыз Байкиев

Төркем:Фамилияләр