Ольга Васильева, Ольга Юрий кызы Васильева (, 1960 елның 13 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә) — Россия галиме һәм мәгариф эшлеклесе, 2021 елның 30 июненнән Россия мәгариф академиясе президенты, Россия Федерациясенең мәгариф министры (2018—2020), РФ мәгариф һәм фән министры (2016—2018), тарих фәннәре докторы (1998), профессор (2005), академигы (2021), дин тарихы белгече, 2нче класслы РФ дәүләт киңәшчесе (2014).

Тәрҗемәи хәле

1960 елның 13 гыйнварында Татарстан АССР Бөгелмә шәһәрендә математик гаиләсендә туган. Бөгелмәдә урта мәктәпне (1974), Мәскәү дәүләт мәдәният институтының дирижер-хор бүлеген, В.И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтының тарихи фәннәр һәм археология факультетын, РФ тышкы эшләр министрлыгы Дипломатия академиясенең Халыкара мөнәсәбәтләр факультетын, ССРБ тарих институтында (хәзерге РФ фәннәр академиясенең Россия тарихы институты) аспирантура (1990) тәмамлаган. «Совет дәүләте һәм Бөек Ватан сугышы елларында Рус православие чиркәвенең ватандарлык эшчәнлеге» () темасына кандидатлык (1990), «Совет дәүләтенең 1943-1948 еллардагы сәясәтендә Рус православие чиркәве» () темасына докторлык (1998) диссертацияләре яклаган.

Хезмәт юлы

Мәскәү мәктәпләрендә укытучы 1991-2002 РФ фәннәр академиясенең Россия тарихы институтында Дин һәм чиркәү тарихы үзәгендә: кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, әйдәүче фәнни хезмәткәр, Дин һәм чиркәү үзәге җитәкчесе. 2002 елдан РФ президенты каршындагы РФ дәүләт хезмәте академиясенең дин гыйлеме кафедрасы мөдиреКто такая Ольга Васильева. «КП». 2003 елдан Сретенка руханилар семинариясендә укыта. 2012 елның 20 октябреннән РФ президенты администрациясенең иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары. 2016 елның 19 августыннан, РФ премьер-министры Д.А. Медведев тәкъдиме Встреча с Дмитрием Медведевым белән, РФ мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнә Путин назначил новым министром образования и науки известного религиоведа Ольгу Васильеву. 2018 елның маеннан 2020 елның гыйнварына кадәр (РФ мәгариф һәм фән министрлыгы ике министрлыкка аерылгач) РФ мәгариф министрыПутин утвердил новый состав правительства. РИА Новости, 18.05.2018.. 2021 елның 30 июнендә Россия мәгариф академиясе (ru) президенты итеп сайланган Экс-министр просвещения Ольга Васильева выбрана президентом Академии образования. tass.ru, 30.08.2021, 16 августта әлеге вазифада расланган Мишустин утвердил Васильеву на должность президента РАО. РИА Новости, 16.08.2021.

Фәнни эшчәнлеге Гыйльми эзләнүләр өлкәсе: Рус православие чиркәвенең XX гасырдагы тарихы, совет чорында дәүләт-чиркәү мөнәсәбәтләре, халыкара мөнәсәбәтләр, дини-сәяси экстремизм проблемалары. 24 фәннәр кандидаты, 2 тарих фәннәре докторы әзрләгән. Тарих һәм дин темаларын яктыртучы күп санлы ССРБ, РФ һәм чит ил фәнни журналларында («Вопросы истории», «Российская история», The New Times, La Nuova Europa һ.б.) мәкаләләре басылган. 110 фәнни хезмәт, шул исәптән 5 монография авторыХезмәтләре исемлеге.

Карашлар Ольга Васильева Сталинның эшчәнлегенә уңай бәяләр бирде, аеруча 1943 елда православие чиркәвенең кайбер институтларын торгызуны хупладыhttp://echo.msk.ru/programs/personalnovash/1823050-echo/, ләкин сугыштан соң дини оешмаларга эзәрлекләү, репрессияләр, җәберләү турында онытып исәпкә алмый.

Оппозицион белгечләр православие дине карашлы шәхесне магариф министры урынына раслауны тәнкыйтьлиләр, хәттә "мракобесие килүе" дип атыйлар .

Хезмәтләре

Иҗтимагый эшчәнлеге

РФ хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр эше буенча комиссия әгъзасы. РФ фән һәм мәгариф министрлыгы каршындагы «Ватан тарихы» курсы буенча программалар әзерләү буенча шура әгъзасы. Дин тарихы белгечләренең халыкара ассоциациясе әгъзасы. РФ матбага, телерадиотапшырулар һәм гаммәви багланыш чаралары министрлыгы каршындагы электрон гаммәви багланыш чараларында дини тематиканы яктырту буенча шура әгъзасы.

Кызыклы факт О. Ю. Васильева — Россия тарихында хатын-кызлардан беренче мәгариф министры.

Сылтамалар Россиянең яңа мәгариф министры итеп православ дине белгече Ольга Васильева билгеләнде. Азатлык Радиосы О.Ю. Васильева турында ВИПЕРСОН сайтында О.Ю. Васильева «Электронная школа» ЧҖҖ сайтында

Искәрмәләр

Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:РФ Чит ил эшләре министрлыгы Дипломатия академиясен тәмамлаучылар Төркем:Россия тарихчылары Төркем:Россия дин белгечләре Төркем:Россия мәгариф академиясе академиклары